Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Евровидение"да Россия вәкиле җыр сүзләрен онытты - видео

Тарихта беренче тапкыр Россия артисты "Евровидение"нең ярымфиналын уңышлы уза алмады.

news_top_970_100
"Евровидение"да Россия вәкиле җыр сүзләрен онытты  - видео

2018 елгы «Евровидение» конкурсы Португалиядә уза. Быел Россияне физик мөмкинлекләре чикле булган җырчы Юлия Самойлова тәкъдим итте. 

Лиссабонда 10 майда булган икенче ярымфиналда Юлия «I Won’t Break» җырын башкарды. Аның чыгышы өчен махсус «тәхет» ясаганнар иде. Ул өстә утырган килеш җырлады.

Юлия Самойлова чыгышында калтыранган урыннар да шактый булды. Тәнкыйтьчеләр безнең җырчыны ноталарга туры китереп җырламаганын әйтте.

Җырның билгеле бер мизгелендә Юлия дулкынланудан сүзләрен онытты. Көй барса да, Юлия җырлый алмады. Бераздан гына кушылып китте.

«Евровидение» бәйгесенең рәсми твиттерында Юлия Самойлова чыгышы белән видео чыкты. Җырчының ялгышкан урыны 0.21 секундта булды.

Юлия Самойлованың бу чыгышы өчен тавыш бирүчеләр саны аз булды. Шулай итеп, ярымфиналлар кертелгән 2004 елдан башлап, беренче тапкыр Россия артисты «Евровидение» финалына чыга алмады.

  • Былтыр Украинада булган «Евровидение»га да Юлия Самойлова барырга тиеш иде. Тик ул вакытта Россия җырчыларын бәйгедә катнаштырмадылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100