Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның ярымшәрә кызлар белән төшкән "Мишка" клибы тамашачыларны ике лагерьга бүлде (видео)

Кичә интернет-челтәрендә татар, башкорт яшьләренең яраткан җырчысы Элвин Грейның “Мишка” дип аталучы яңа клибы пәйда булды. Иҗатташ дусты I ON белән яздырылган әлеге видео, Радикның рәсми ютуб-каналында 1 көн эчендә 45 меңнән артык карау җыеп өлгергән инде.

news_top_970_100
Элвин Грейның ярымшәрә кызлар белән төшкән "Мишка" клибы тамашачыларны ике лагерьга бүлде (видео)
Җыр румын телендә булгангамы, әллә инде рус эстрадасына иярепме, җырчы егетләрнең артында ярымшәрә кызлар биеп тора. Тыйнак холыклы татар менталитеты һәм замана яшьләре шушы уңайдан ике лагерьгә бүленгән. Беренчеләре, әлеге күренеш татар халкына нишләтсәң дә, батмый дип санаса, икенче берәүләр замана шоу-бизыннан артта калмаска кирәк, дип, Элвин Грейның Инстаграмына яза.

“Шундый да ямьсез клип! Джастин Биберны кабатлап эшләнгәне күренеп тора! Моны күреп хафага төштем әле”; “Җыры әйбәт, ә менә клибы... Киресенчә, искелек калдыгы булган, бик фәкыйрь күренә. Радик, бу синең дәрәҗәңне төшерә! Без синнән бомба, матурлык, яңалык көтәбез. Ә бу исә “колхоз””, - дип уфтана клипны караучылар. 

 “Бик үзенчәлекле. Ниһаять, безнең клиплар да Голливудныкылар белән бер сафка баса башлады. Бар дөнья татарларның нинди икәнен белергә тиеш”, - дигән фикер дә юк түгел. 
Композитор, аранжировкалар остасы Марат Мухин да Радикны яклап бер-ике кәлимә сүз язып куйган: “Җырның тәрҗемәсен белегез башта! Һәм позитиврак булыгыз! Барыгыз да бигрәк җитди икән”, - ди ул. 

 50 меңнән артык язылучысы булган беренче татар блоггеры Татар Малай да клип буенча уңай фикерен белдергән. “Мишка”ны татарчага тәрҗемә итеп “Аю, аю... Клип шәп, бро!” – дип комментарий калдырган. Моңарчы татар рухлы, авыл тормышлы сәхифә алып баручы блоггер моны татар яшьләренә дә яңалык кирәк булуы белән аңлата.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100