Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның кәләше төнге клубта гауга чыгарган

«Bash-news.ru» сайты яшь җырчы Гөлназ Асаева үзенең дус кызы белән төнге клубта ял иткәндә гауга чыгарган дип яза.

news_top_970_100
Элвин Грейның кәләше төнге клубта гауга чыгарган
bash-news.ru/ сайтындагы мәкаләне тәкъдим итәбез.

"Ретро" клубында булучылар өчен көтелмәгәндә, татар эстрадасының кабынып килүче йолдызы үзен начар яктан күрсәтә. Клубта булучыларның берсе хәбәр иткәнчә, анда кергәндә акча түләргә һәм махсус беләзек кияргә кирәк. Әмма, ни сәбәпледер, башкалар өчен гадәти булып саналган кагыйдәләр җырчыда агрессия уята. "Әйтерсең ул наркотиклар кулланган иде. Күзләре кып-кызыл, үгезнеке кебек иде", дип яза булган хәлләрнең шаһиты. Шулай ук,  "Беләсеңме мин кем? Эшеңнән кудырам мин сине!" дип, сакчыга ташланды, дип тә өсти. 

Шаһит сөйләгәнчә, җырчыны клубтан чыгарырга туры килгән, ләкин ул тынычлана алмаган, чыкканда икенче сакчыга ташланды - битен тырнарга теләде, тибенде дип яза. "Тынычлану турындагы күп санлы сорауларга агрессив җавап бирде. Клубта булган башка кешеләрне кимсетте", - дип, сүзен дәвам итә шаһит. Күргән хәлләр аның ачуын китерә, ул үзенең хәбәренә һәм фотографияләргә репост ясарга тәкъдим итә. 

"Башкортстан йолдызларының буш вакытларын ничек уздырулары турында барысы да белсен. Бу хәлнең нечкәлекләре кызыксындырса миндә видео бар. Тексттагы мәгълүмат дөрес һәм моңа дәлилләр дә бар", - дип өсти ул. 

Искәртеп үтик, Гөлназ Асаева белән популяр җырчы Элвин Грей очрашып йөриләр дигән сүз бар. Кайбер басмалар аларга инде якын арада туй да юрап куйды".  

Гөлназ Асаева белән интервьюны "Интертат" сайтыннан укыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100