Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның кызы матурлык бәйгесендә җиңде

«Татарстанның нәни гүзәле» республика матурлык һәм талантлар бәйгесенең финалы Татар дәүләт филармониясендә узды.

news_top_970_100
Данир Сабировның кызы матурлык бәйгесендә җиңде
8 яшьлек Мәрьям Сабирова - «Казанның нәни гүзәле-2018» булды.

Түбән Камадан 10 яшьлек Олеся Фәрдиева «Татарстанның нәни гүзәле-2018» дип табылды.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, финалда барлыгы 31 кыз катнашкан, аларны берничә этап нәтиҗәләре буенча сайлап алганнар. Сәхнәдә Казан, Чаллы, Болгар, Түбән Кама, Яшел Үзән, Менделеевск, Лаеш районы, Байлар Сабасы һәм Тәтештән килгән яшь модельләр чыгыш ясаган.

Шулай ук бәйгедә Казаннан Амелия Сөләйманова - «Фотомодель», Байлар Сабасыннан 8 яшьлек Анжелина Насыйбуллина «Иң сөйкемле кыз» номинациясендә җиңү яулаган. 11 яшьлек Азалия Шиһапова - «Икенче Принцесса», 9 яшьлек Милана Илюхина (икесе дә Казаннан) «Беренче Принцесса» титулына ия булган. 

Җиңүчеләр Россия, Халыкара матурлык һәм талантлар бәйгесенә бара.

Данир Сабиров кызының җиңүе турында инстаграмда хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100