news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның борыны нигә зурайган?

Сезнең кайчан да булса Данир Сабировның колакларына игътибар иткәнегез бар идеме? Минем юк. Нигәдер берни дә сизмәгәнмен. Баксаң, аның колаклары тырпаеп тора торган булган икән, турайткач кына күрдем. Карап торышка болай бик чибәр кеше ул, бер кимчелеге дә юк кебек...

news_top
Данир Сабировның борыны нигә зурайган?
- Данир, гомер иткән колакларыгызның кисәк кенә нәрсәсе ошамый башлады соң?

- Колакның тырпаеп торуы ошамады, җыебрак куясы килде. Сул колак күбрәк нервыга тия иде. Бәлки, аны тамашачы күрмидер дә. Табиблар да, үзеңә генә күренә ул, башкалар сизми аны, диделәр. Ниятләгәч, үзгәреш кертәсе килде, шул уңайдан ясаттым.

- Менә хәзер борыныгыз зур кебек калган. Тора-бара анысы да борчып торыр шикелле түгелме?

- Борчый башласа анысын да эшләтербез. Минем борын болай да кәкре (искривление носовой перегородки), аны да төзәтергә дигәннәр иде. Әлегә анысы өчен борчылмыйм.



Ә сезгә Данирның турайткан колаклары ошадымы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар