Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев сайлаудан соң хиҗама ясаткан

Әбри организмнан пычрак канны алдыру видеосын инстаграмга урнаштырган.

news_top_970_100
Әбри Хәбриев сайлаудан соң хиҗама ясаткан
"Кичә сайлаулардан соң хиҗамага барып кайттым. Күптән барасым килгән иде. Ринат абый Вәлиевнең сөйләгәннәреннән соң кызыгып калган идем, ниһаять, теләгәнемне чынга ашырдым. Бераз гына процедура турында: хиҗама - тәннән шакшы канны чыгару процессы. Ул иммунитетны ныгыта, организмнан холестерин һәм башка зарарлы матдәләрне чыгарырга ярдәм итә. Химия белән уратып алынган заманда организмны чистарту әһәмиятле процесс. Шулай ук хиҗама ярдәмендә торле авыруларны да дәвалап булганын белдем. Тимур барысын да, квалификацияле оста буларак, сөйләп аңлатып бирде. 2-3 айга бер тапкыр профилактика өчен бу процедураны ясатып торсаң, кеше үзен башкача тота, авыруларга бирешми башлый. Барысы да чиста, урысча әйтмешли, "стерильно". Синең каршыңда ачалар, кулланалар, ташлыйлар. Авырта дип курыкмагыз. Бернинди куркынычы да юк. Ходай кушса, бер-ике айдан кабаттан барам", - дип язган Әбри Хәбриев. 

Искәрмә: бу язма рәсми булмаган медицина чараларына реклама түгел. Күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, бу дәвалау чарасын куллану алдыннан дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез.  


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100