Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бертуган Ганиуллиналарның төпчекләре Гөлсу Аллаһка ышана, ләкин муенына тәре тага

"Биш кыз" төркеменең төпчеге белән"Татар-информ" хәбәрчесе сөйләште.

news_top_970_100
Бертуган Ганиуллиналарның төпчекләре Гөлсу Аллаһка ышана, ләкин муенына тәре тага

- Гөлсу, хәерле көннәр. Сине мөселман кызы дип уйлый идем, син тәре тагасың мени?

- Мөселман кызы мин, ләкин соңгы елларда христиан дине белән кызыксына башладым. Мәчеткә дә йөрим, чиркәүгә дә еш барам.

- Алай ике арада йөрү дөрес микән соң?

- Минем өчен нинди диндә булу мөһим түгел. Күңелең чиста булып, Аллаһка йөрәгең белән ышану кирәк. Нинди генә диндә булуыма карамастан, мәчеткә керәмме мин, чиркәүгәме, багышлаган догаларым бер. Үз йөрәгемә ышанып, күңелемне ачып эшлим.

- Христиан дине белән кызыксына башларга нәрсә этәрде сине?

- Тормышымда мине сындырып сынаган ике вакыйга булды. 2016 елда әниебез озак кына үлем белән тартышты, икенче вакыйга турында әлегә сөйләргә теләмим. Менә шулар этәргеч булды.

- Мөселман динен тотып, тәре тагып йөрүегезгә гаиләгез, туганнарыгыз каршы чыкмадымы? Һәрхәлдә, ризасызлык белдерүчеләр булмый калмагандыр...

- Каршы килүчеләр юк, дип әйтә алмыйм. Апаларым тарафыннан да ризасызлык тоям, ләкин аларга ошамаса да, миңа каршы килеп сүз әйткәннәре юк. Шулай булгач, авыз тутырып гаиләм тыныч карый, дип әйтә алам.

Исегезгә төшерик, бертуган Ганиуллиналар тирәсендә җәнҗаллар даими чыгып тора. 2016 елда Резеда Ганиуллина Болгардагы Ак мәчет фонында ярымшәрә килеш биеп җырлады һәм шулай ук җәнҗал куптарды. Биш кызның иң олысы - Рәфинә Ганиуллина - Габделфәт Сафин клибында иңбашларын ачып күрсәтте. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100