Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанча "Ирония судьбы": Уфада яшәүче Альбина фатирына чит ир кереп, Яңа ел чыршысы төбенә ятып йоклаган

Яңа ел алдыннан Уфада яшәүче Альбина Маркова фатирына чит ир кереп йоклый.

news_top_970_100
Башкортстанча "Ирония судьбы": Уфада яшәүче Альбина фатирына чит ир кереп, Яңа ел чыршысы төбенә ятып йоклаган

 "Ирония судьбы" фильмындагы кебек үк Альбина да яңа фатирга күчкән генә була. Ирен эшкә озаткач, ул ишекне ябарга оныта. Душтан чыкканда сигез яшьлек улы аңа "таныш түгел абый" кергәнен әйтә дип яза "АиФ-Уфа". 

"Минем котым чыкты. Бәлки, ирем кайткандыр дип уйлаган идем, әмма юрган астыннан чыгып торган башын күргәч, башка кеше икәнен аңладым. Урларга кергәч, йоклап киткән карактыр дип уйладым", - дип сөйләгән Альбина. 

Чакырылмаган кунак өстенә "Ирония судьбы" фильмындагы кебек су агызып уятырга курка ул. Телефоннан да шалтырата алмый - батареясы утырган була. Баласы белән ваннага кереп бикләнә, телефонын зарядкага куя һәм иренә шалтырата башлый. 

Ирен көткән арада, теге адәм уяна. Ванна ишеген тартып карый. Аннары чыршы төбенә матрас җәеп, ятып йоклый. 

Ире кайткач, егетне уята. Әмма егет берни дә аңлата алмый - мыгырдана гына. Ир полициягә шалтыратырга мәҗбүр була. 


Егетне җибәрә алмагач, сумкасын актаралар. Егет медицина институтында укучы 4 курс студенты булып чыга. Исеме белән эндәшә башлагач, ул уяна, җавап бирә башлый. Әмма фатирга ничек килеп кергәнен аңлата алмый. Егетнең социаль челтәрдәге аккаунтын табалар, ул клубларга йөрергә яраткан кеше булып чыга. Күрәсең, ул төнге клубтан соң ялгыш фатирга кайткан. 

Дусларына аңлаткач, алары шаярта башлый, имеш, бу Альбинаның язмышы. Әмма ире "Ирония судьбы"дагы Ипполит кебек җебек булып чыкмый - егетне куып чыгара. "Хәзер мин ишекне берничә тапкыр тикшерәм", - ди Альбина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100