Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: "Уйна, давай, диде"

Айгөл Бариева кулына гитара тоткан.

news_top_970_100
Айгөл Бариева: "Уйна, давай, диде"
Җырчы Айгөл Бариеваның Инстаграмын күзәтеп барсаң, таң каласың. Ун минут эчендә бәлеш ясап куючы да ул, төн эчендә кырык банка компот ябучы да, бүген Австралиядә, иртәгә Арчада концерт бирүче дә.

Ә бүген ул гитарачы. Баксаң, Айгөл гитарада уйный белә икән, әмма уен коралын инде күптән тотканы булмаган. Кулына яңадан гитара алырга аны Альбина Кармышева мәҗбүр иткән. "Уйна, давай!" - дигән Альбина.

"Ооохххх нинди дулкынландыргыч көн иде бүген минем өчен! Дөресен әйтәм, соңгы тапкыр гитараны 14 яшемдә тоттым. Әтием өйрәтте. Үзе бик оста уйный иде. Ә менә бүген, Альбинага килгәч, яңадан шул хисләрне яңарттым, Альбина гитараны тоттырды да, давай уйна диде, искә төшер диде))) Кемнәр туры эфирны карады - ничек сезгә?))) Бу видеода беренче тапкыр уйныйм! Так что гаепләмәгез Ә без @albinakarmysheva0417 белән сезгә сюрприз әзерлибез - "Өр яңа җыр!!" - Бу җыр миндә инде күүп еллар ятты... менә сәгате килеп җитте! Гайфулла Авзалов үзе тәкьдим итте: "Сөйләрмен серләремне..." дип атала. Видеода, әлбәттә, репетиция вакыты... Беренче тапкыр бергә җырлыйбыз, беренче тапкыр ничә елдан соң гитарада уйныйм))) Шуңа безгә скидка!" - дип язган Айгөл.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100