Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алла Пугачева, салмыш килеш, ишек белән тәрәзәне бутаган

Пугачева күп итеп балык ашаган, аннары эчәсе килә башлаган.

news_top_970_100
Алла Пугачева, салмыш килеш, ишек белән тәрәзәне бутаган

Җырчы Алла Пугачева 5 каналда бара торган «Минем совет яшьлегем» программасында Михаил Боярскийга интервью биргән.

Тапшыруны алып баручы Пугачевадан кайчан исерткеч эчемлекләр эчә башлавын сораган. Җырчы исә беренче тапкыр 16 яшендә исереп караганын әйткән.

Ул иптәшләре белән бер рәссамда кунакта булган. Рәссамның стеналарына кипкән балык эленгән булган. Үсмерләр барысы да сыра эчкән. Пугачева исә күп итеп балык ашаган, аннары эчәсе килә башлаган. Сусауны басар өчен ул сыра эчеп куйган.

Сырадан соң аракыга күчеп киткәннәр. Бераздан Алла ишекне дә таба алмавын абайлап алган, дип "Татар-информ" язды.

«Мин уйлыйм: Ишек ник шулай биек икән соң? Ә без ярымподвал бинада идек. Мин тәрәзәгә карап торганмын. Мин уйлыйм: Ничек чыгыйм инде мин? Нишләп ишек шулай биегәйгән соң?" дип сөйләгән Пугачева бу тапшыруда.

Шулай ук исерүнең бик начар тәмамлануын да әйткән. Бу көннән соң ике атна авырып йөргәнен искә алган.

Видео YouTube. видеохостингында чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100