Алинә Заһитовага "Хатико" кебек эт бүләк иттеләр
Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың хыялы чынга ашты.
Өч айлык көчекнең исеме — Масару.
Алинә Заһитова Олимпиада җиңгән өчен, «Хатико» фильмындагы кебек эт сораган булган. Япония вәкилләре Алинәгә шундый бүләк вәгъдә иткән иде. Ниһаять, Алинәнең хыялы ашты, дип "Р-Спорт" хәбәр итте.
Акита-ину считаются символом верности и преданности хозяину. #Загитова #AKITAINU pic.twitter.com/KCtLf0Y6FG
— Мировые РИА Новости (@RIA_Worldnews) 26 мая 2018 г.
«Бүгенге көн минем өчен бик дулкынландыргыч. Мин бүләк өчен рәхмәт әйтәм. Сез бу көчекне яхшы кулларга тапшырасыз, мин аны бик яхшылап тәрбияләячәкмен. Зур рәхмәт», — дигән Алинә бүләкне алганда.
Японский премьер о чём-то поговорил с подаренным Загитовой щенком. #AKITAINU pic.twitter.com/STwpADKJih
— Мировые РИА Новости (@RIA_Worldnews) 26 мая 2018 г.