Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

70 яшьлек Ренат Ибраһимов тугызынчы тапкыр әти булырга әзерләнә!

Ренат Ибраһимовның сигезенче баласы мунчада туган булган.

news_top_970_100
70 яшьлек Ренат Ибраһимов тугызынчы тапкыр әти булырга әзерләнә!
Күптән түгел Мәскәү рестораннарының берсендә уза торган бәйрәмгә Ренат Ибраһимов һәм аның хәләл җефете Светлана Миңнеханова дә килгәннәр. Менә шунда сер ачылган да инде - танылган җырчы тугызынчы тапкыр әти булачак!

Starhit порталы хәбәр иткәнчә, кичәгә Светлана киң кием киеп килгән, әмма ул да ханымның түгәрәкләнгән корсагын яшерә алмаган. Кич буе кунаклар бәхетле парны туачак балалары белән котлап мәш килгәннәр. 



Исегезгә төшерәбез, Ренат Ибраһимов гаиләсендә сигезенче бала - кызы Мәрьям - 2017 елның февралендә туган иде. Туган урыны да билгеле - мунча. Баланы мунчада табуга пар яхшылап әзерләнгән, махсус курсларга йөргән. 

Мунчада бала табу Светланага ошаган, күрәсең. Әле узган елның ноябрь аенда гына Ренат Ибраһимов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кырымда бала таптыра торган мунча ачарга ниятләвен әйткән иде. “Кече кызыбыз Мәрьямгә 9 ай. Ул мунчада дөньяга килде. Бала табу өчен иң кулай урын - мунча, чөнки биредә өч "т" бар. Беренчедән, "тепло", икенчедән, "тихо", өченчедән, "темно". Сигез бала атасына ышаныгыз: бу уңайлыклар замана хастаханәләренең берсендә дә тәэмин ителмәгән. Хатыным Светлананың тулгагы башлангач, бабай яккан мунчага киттек (бабай - Светлананың әтисе, миннән ун яшькә яшьрәк ул). Кабартылган балалар бассейнына җылы су агыздым. Алдан сөйләшеп куелган акушерны чакырдык. Кендек кисәргә дип аптектан кайчы һәм кендек бәйләр өчен теш җебен дә алдан алып куйган идем. Барысы да уңышлы булды. Киләчәктә Кырымда бәлкем шундый бала тудыру мунчалары ачарга дигән фикер бар. Мин булдыра алмасам, башкалар эшли ала. Кырымда моның өчен шартлар тудырылган, анда җылы”, - дигән иде ул вакытта Ренат Ибраһимов.



Светлана иреннән 40 елга яшьрәк, ул аның өченче хатыны. Алар ресторанда танышканнар, Светлана анда официант булып эшләгән. Уртак 3 балалары бар - Асылбикә, Аишә, Мәрьям. Пар 2009 елда никахлашты. 

Ренат Ибраһимовның элекке никахларыннан биш баласы бар - Надежда, Вера, Солтан, Айя, Атилла. "Балалар - Аллаһ бүләге", - дип әйтә Ренат әфәнде. 

Светлана белән Ренат ислам дине кагыйдәләре буенча яши. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100