"Җырлыйк әле" тапшыруының алып баручылары - Алинә һәм Азат Кәримовлар бәби көтә!
Алинә һәм Азат Кәримовлар гаиләсендә яңалык көтелә.

Азат белән Алинә икенче тапкыр әти-әни булырга җыена. "Балабыз апрельдә туачак, Алла теләсә. Кыз, дигән булдылар", - диде Интертатка Алинә.
Кәримовларның беренче мәхәббәт җимеше Азалина 2015 елда туган иде. "Кызыбызга 2 яшь тә 3 ай. "Ябалак" исемле татар балалар бакчасына йөри башладык, Аллага шөкер. Ә "Җырлыйк әле"гә килгәндә, шулай ук без алып барачакбыз, китәргә ашыкмыйм әле", - диде безгә Алинә Кәримова.