Яңа татар ризыгы сайлыйбыз: яшелтыбый, кызыктыбый, тавыктыбый...

7 Декабря 2017

Укылган: 306 тапкыр

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Илнар Төхбәтов
... Әле тагын кыстыбургер, балыктыбый, татлыбый, вегантыбый... “Түбәтәй” татар хәләл тиз туклану челтәренә нигез салучыларның берсе Солтан Сафинның Казанда ресторан ачу хыялы тормышка ашты. Әлегә колакка ят атамалы милли ризыкларны "Түбәтәй" ресторанында авыз итәргә була.

"Түбәтәй" рестораны ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Түбәтәй”леләргә киләчәктә тагын да киңрәк колач җәярлек эшкә хәер-фатихасын биреп, изге теләкләрен җиткерде. “Бүген без милли татар ризыклары ресторанын ачып җибәрдек. Сыйфаты, эчтәлеге ягыннан башка билгеле брендлардан күпкә уңай. Аны Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә хуплап кабул итәрләр дип уйлыйм, киләчәктә чит илләрдә дә безнең ризыкларыбыз, милләтебез турында халыкка җиткерүнең бер формасы бу. Хәерле сәгатьтә! Беренче чиратта, Казаннан башларга кирәк, Казанда нокталары артырга тиеш”, - дип Рөстәм Миңнеханов янәшәсендә утыручы Казан мэры Илсур Метшинга ишарәләде. Президент “Түбәтәй”нең республикада да киң таралган булырга тиешлеген билгеләп узды, чит өлкәләрдән партнерлар да бу проектны алга этәрер дип өмет баглады.


Рөстәм Миңнеханов ризык пешерү зонасын карады, яшелтыбый (кыстыбыйның бер төре), гөбәдия, чәйгә заказ бирде. Заказ әзерләнгән арада, балалары белән тамак ялгап утыручы гаиләне сәламләде, балаларга китаплар бүләк итте. Алар янәшәсендә генә берничә бала өчен мастер-класс уза иде. Уклау тотып камыр җәяргә өйрәнүче балаларга пешекчеләрнең камыр әзерләү серләре турында сөйләгән мәле. “Гаврош” приюты балалары иде бу. Сүз уңаеннан, “Түбәтәй” пешекчеләре балалар йортларында, реабилитация үзәкләрендә тәрбияләнүче, катлаулы тормыш хәленә калган балаларны чакыруны традициягә кертергә уйлый.

Башта алар түбәтәй рәвешендәге павильоннардан башлап, аннары кафетерийлар белән дәвам иттерсәләр, хәзер менә шундый ресторан рәвешендәге биналар ачуны күздә тоталар.

“Безнең максат – татар милли ризыкларын яңа юлга бастыру”

– Нәкъ өйдәгечә тәмле итеп, кайнар ризыкны кешегә 2-5 минут эчендә бирерлек механизмнарны кулланабыз. Ачтык та, бар да җайлы-майлы гына бара дигән сүз түгел, әле баш күп тишелер, - дип проект авторы Солтан Сафин авырлыкларны да инкарь итми.


Бүгенге көндә “Түбәтәй” ризыкларын Казан, Чаллы, Болгар шәһәрләрендә, Сургут, Самара, Югары Пошма, Ульяновск, Мәскәү, Свердловск өлкәсе Арамиль шәһәрләрендә очратырга була. Якын чит илләрдән беренче партнер – Казахстан. Киләчәктә географияне тагын да киңәйтү нияте бар, тик акрынлап, ашыкмый гына. “Икмәк, өчпочмакны бер минут эчендә генә пешереп булмый бит, халык күңеленә мәдәниятне сеңдерү дә озак вакыт таләп итә. Әгәр бик тиз генә үсеп китеп, киңрәк таралсак, эшебезнең асылы югалыр иде. Бу проектның максаты – әниләребез, әбиләребез пешергән ризыкларның рецептларын кире кайтару. Татар ризыкларыбыз тәмле, ләкин алар өйдә пешерә торган гына форматта калган иде, безнең максатыбыз – аларны яңа юлга бастыру”, - ди Солтан Сафин.

“Түбәтәй” ничек туган?

“Түбәтәй” ничек барлыкка килгән соң? Милли ризык челтәре хуҗасы белән шушы идея туган елларга кайтып килдек.

– Әбием Самара өлкәсе Камышлы районында 45 ел аш остасы булып эшләде. Кондитер эшләнмәләре, тортлар пешерү буенча төрле бәйгеләргә йөрде. Балачакта әбинең пешергән ризыклары күңелгә бик сеңеп калган...

Мин 2007 елда Казанга килеп, Казан дәүләт университетына укырга кердем, студент буларак мин шундый парадокс белән таныштым: үзебез татарның йөрәге саналган Казанда кебек, ә өйдәгечә тәмле милли ризыкларны таба алмадым. Студент вакытта күбрәк көнчыгыш, төрек кухнясы ризыкларын ашадык. Менә шул борчу гел күңелне тырнап торды, җитмәсә, әбием аш остасы булгач, гел тәмле ашатып үстерделәр...

Дусларым Айнур, Руслан да шушы идеяне тормышка ашыруда этәргеч бирүчеләр, булышучылар. 4 нче курста микән, дустым Айнур белән тренировкадан кайтып киләбез, тамак ач. Кая ашарга икән дип, машинада баш ватып утырдык, ахыр чиктә көнбатыш фаст-фудка кердек. Шунда ашап утырганда, күңел касәсе тулып ташыды диләр бит әле, бездә дә шул тойгылар булды. Нигә татарлар тиз туклану челтәре ачмый соң, дип аптыраштык. Безнең бит үзебезнең тәмле, ашарга уңайлы булган ризыкларыбыз бар, дим. Камыр ризыкларын алсак, алар бит тиз туклануга идеаль туры килеп тора. Гамбургерга караганда да уңайлырак өчпочмакны ашарга. Акмый, чәчелми...Шул фикер кереп оялады да күңелгә, тиз туклану челтәрен ачу турында уйланып йөри башладык. Бренд буенча концепция төзү кирәк иде, әмма миңа нефть юнәлешендә укырга һәм эшләргә чит илгә китәргә туры килде.

Өч ел чит илләрдә йөргәндә, Татарстанны тагын да ныграк сагына башладым. Командада бер дизайнер килеп чыкты да, Айнур, Руслан... –  барыбыз да концепцияне уйный башладык. Атнага бер-ике җыелышып, скайптан шулар турында сөйләштек. Киткәндә үк түбәтәй исеме сеңеп калган иде. Баш киеме бит ул, туры килми диючеләр дә булды, ләкин миңа туристларны үзенә тартып торучы отышлы исем кебек тоелды. Павильоннарны да түбәтәй формасында ясап була, уңайлы бит.

2011 елдан башлап 2014 елга кадәр бизнес-план, бизнес-модельне төзедек. 2015 елда миңа егетләр, булды, башларга вакыт, диләр. Мин бик яхшы компаниядә эшләп, шактый акча җыйган идем. Шул акчага бер-ике ноктаны ачып җибәрергә уйладык, ләкин без ризыкларны бүтән производство ясар дип уйладык. Алай булмады, беркемнең дә шундый рецептлар буенча эшлисе килмәде. Кире каккач, безгә бизнес-модельне үзгәртергә туры килде, һәм без үз производствобызны, вокзал кырыенда бер ноктаны ачып җибәрдек. Мин Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына бер ай кала Казанга кайттым. Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенә презентация ясадык, алар бездән алты “Түбәтәй” сорадылар. Без шаккаттык: чемпионатка кадәр бер ай калган иде һәм без алты “Түбәтәй” төзедек. Инвестиция таптык. Озакка сузылыр дигән идек, Ходайның рәхмәте белән тиз эшләнде, - дип искә ала Солтан эшли башлаган елларын.

Бәрәңге генә кыстырырга димәгән

Хәзер инде “Түбәтәй” өлеш, кыстыбый, өчпочмак, бәлеш, гөбәдия кебек традицион камыр ашлары белән генә чикләнми, төрле эчлекле яңа төр продуктлар уйлап чыгара.

– 2016 елда АКШ та ресторанда практика узган идем, шунда башыма фикер килде: уйлап карасак, бездә бит дөньяга таралган төрле кухнялар бар. Пиццалар, сушилар, бурито, тако бар... Буритоны алсагыз, таконы, пиццаны алсагыз, күпме төрлесе бар, ә принцибы бар, эчлекләре генә төрле. Безнең татар ашларында да кулланып була бит моны дип уйладым. Кыстыбыйны алыйк... аңа бит бәрәңге генә кыстырырга димәгән. Кыстыбыебыз нигезендә заманча продуктлар тәкъдим итеп була икән, ләбаса. Ит, сыр, яшелчәләр белән дә ясарга була. Шул ук кичне 15-20 ләп төрле кыстыбый яздым. Эремчек, ит, балык, диңгез продуктлары, төрле салатлар, сгущенка һәм башкалар белән. Шул исемлекне төзегәч, егетләргә хәбәр иттем. Кыстыбургер, тавыктыбый, балыктыбый, татлыбый, итсез-сөтсез ашаучылар өчен вегантыбый... Мондый комбинацияләрне халык татар телен онытмасын өчен уйлап чыгардык, - ди Солтан Сафин.

Кара тышлы кыстыбыйлар

Түбәтәйнең максаты – бер яктан, әбиләрнең рецептларын кайтару булса, икенче яктан, милли ризыкларны популярлаштыру. Ә моның өчен заманча инструментлар, тенденция кирәк, ди Солтан. “Кыстыбургер – кыстыбыйның заманча төре, татар бургеры, камыры да юка гына, ул файдалы”, - ди “Түбәтәй” хуҗасы. Беренче карашка көйгән кебек тоелган кыстыбыйлар да ашаталар монда. “Бу хәзер тренд бит, кара тышлык өчен натураль өстәмә ингридиентлар файдаланабыз. Тышы көйгән дип уйлаучылар га аңлатабыз”, - ди Солтан Сафин. Аның әйтүенчә, менә шул төрле эчлекле кыстыбыйларны халык бигрәк тә үз итә.


“Түбәтәй”нең максаты милли ризыклар белән тукландыру гына түгел, ә татар культурасы, татар менталитеты белән дә таныштыру. “Бездә чәйләрне дегустацияләү, килүчеләргә ризыкларны пешерттереп карау кебек чаралар да оештырыла”, - диде “Түбәтәй”нең хуҗасы.

Шәһәр үзәгендә мондый бина ачу, билгеле, чыгымлы. Мәйданы 350 квадрат метр булган бинада эш башлау өчен, 20 млн сум тирәсе инвестиция кертелгән. “3 ел эчендә проектны акларбыз дип уйлыйбыз”, - ди Солтан Сафин.

Фаст-фуд бизнесының башка тарафдарларын көндәш итеп күрмиләр алар.

– Мин конкурент төшенчәсен яратмыйм, без барыбыз да союзник булырга тиеш. Төрле милли ашларны үстерергә кирәк. Әйбәт бит, булсын, димәк, күбрәк кеше беләчәк. Дөрес максат белән эшләүче барыбер үз кешесен таба. Мин, гомумән, “Түбәтәй” дигәндә, аны бизнес дип сөйләргә яратмыйм. Миңа “Түбәтәй” ул бизнестан бигрәк, күбрәк мәдәниятне алга сөрү проекты. Без, беренче чиратта, бизнес вәкилләре түгел, ә мәдәниятебезне тәкъдим итүчеләр. Сургутта, мәсәлән, кеше “Түбәтәй”гә керә икән, ул Татарстан, татарлар турында уйлый, ди Солтан Сафин.

Якын киләчәккә планнарга тукталсак, Чаллыда тагын ике кафе ачу ниятләнә. Казанда исә, мондый ресторан бердәнбер булмас, ди “Түбәтәй” хуҗалары.  

Фикерләр








Җәмгыять

Telegramда татарлар өчен файдалы 10 канал

“Эт өрә тора, бүре йөри тора”, - диләрме әле? Туган телне саклап калырга тырышкан татар зыялылары заман сулышын тоеп эш итә. Алар Telegram мессенджерында милли җанлылылар өчен менә дигән файдалы каналлар булдырган. Әлеге каналларга күзәтү тәкъдим итәбез.

Җәмгыять

Калҗа һәм гөбәдия, кәҗә һәм тавык: иң оста пешекчеләр һәм ветеринарлар Буада

Татарстанда WorldSkills Russia чемпионатының иң зур күләмлесе узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Буа ветеринария техникумы горурлана ала - иң оста һөнәрчеләр исемлегендә бу уку йорты студентлары да бар.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла