Яңа Чишмә халкы авария хәлендәге торакта яшәүгә каршы: Монда череп үләр хәл юк!

19 Сентября 2017

Укылган: 1012 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Чулпан ШАКИРОВА
“Аварияле торакны яңарту” программасы буенча республикада барлыгы 1195 йорт сүтелеп, дистә меңләгән кеше яңа фатирга күченде. Кайберәүләр йортларын яңа дип исбатларга тырышып, хакимият белән судлашып та йөрделәр. Ә Яңа Чишмә районында киресенчә – хакимият “җиргә сеңгән” йортны сүтәргә каршы килеп, халык белән ызгыша. 

Республикабызда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы күктән төшкән бәхет булды. 2013 елдан гына эшли башласа да, гомере буе уңайлы торак шартлары күрергә зар-интизар булганнарны шактый сөендерде ул. “Өстән” фәрман бирелү белән, шәһәр хакимиятләре дә, районнар да җиң сызганып эшкә кереште. Дөрес, үз халкының яшәү шартларына бармак аша гына караучы районнар да юк түгел. Һәрхәлдә, Яңа Чишмә районына барып кайткач, шулай тоелды миңа.

Яңа Чишмә бистәсенең Ленин урамы, 46 йорттан Любовь Елушова “каравыл” кычкырып, Президент Аппаратына мөрәҗәгать иткән. “Рәтле кешенең мал-туары да мондый шартта яшәми, акча җитмәгәч, тәрәзә төпләренә калайны шөреп белән борып куйдылар. Тәрәзә яңакларыннан ук өйнең нинди хәлдә икәне күренә”, - ди ул. “Татар-информ” хәбәрчесе дә Президент Аппаратының коррупциягә каршы комитеты белән бергә, юлга кузгалды. Күгәргән стеналар, чалшайган тәрәзә яңаклары, буе белән кубып төшкән обойлар әле пүчтәк булган икән. Үз күзләребез белән әлеге йортны барып күргәч, хәйран калдык.



Чәчәксез Яңа Чишмә

Татарстан башкаласыннан нибары 200 чакрымда урнашкан Яңа Чишмә районы җәмгыятьтән аерылган төсле тоелды миңа. Дөресрәге, аулакта гына мыштым гына яшәп ята кебек. Көне буе йөреп тә, чәчрәп торган бер генә матур йорт, бина күрмәдем. Чәчәкләр дә күзгә ташланмады. Администрация биналары каршында сәрви агачлары, наратлар үсә. Капкалар, совет чорындагы кебек, арматурадан ясалган.


“Глава” утыра торган хакимият бинасы да күптән ремонт күрмәгән. Кайчандыр цемент белән вак таштан катырылган баскычлар шактый таушалган, берән-сәрән әрсез чүп үләннәре дә башын төрткән әле. Күп районнарда администрация бинасы урнашкан үзәк урамнан машина түгел, чебен дә очмый, анда шаулап чәчәк үстерәләр. Ә Яңа Чишмә бу яктан да тыйнаклыгын саклаган, биредә чәчәккә урын юк, алагаем киң юлдан тыз-быз тимер атлар чаба.

Тыштан ялтырый, эчтән калтырый

Ленин урамының беренче линиясендә урнашкан 46 нчы йорт 1970 елда төзелә, өч елдан соң тәрәзәләрдә берән-сәрән ут яна башлый. Ике катлы йортта 24 фатир. Уртача алганда, 24 квадрат метрлы бүлмәләр. Биредә балкон да, душ та юк. Әмма таныша торгач, монда “юк”лар буа буарлык булып чыкты.


Читтән караганда, йорт гөлләр кебек. Түбәсенә кызыл калай ябылган, диварлары аксыл сайдинг белән тышланган, кызыл төсле “итәк” тә кидерткәннәр. Идеал! Әмма тыштан ялтырый, эчтән калтырый торган торак булып чыкты бу.

Подъездга керү белән, дымлылык, аннан хасил булган күгәрек исе буып ала. Бәдрәф исенә чыдарлык түгел. Каян килә соң монда шулкадәр дымлылык? Баксаң, йорт су өстендә утыра икән. Дөресрәге, әлеге өйнең идән асты (биредә подвал юк, фатир идәне белән җир астында чама белән ярты метр ара) тулы су. Гафу итегез, әйтсәм-әйтим, кәкәйләр йөзеп йөри хәтта.



“Монда череп үләр хәл юк”

Любовь Михайловна инде ярдәм сорап кая гына бармаган. Төрле инстанцияләр белән алышкан хатлары бер букча аның. Судлар аша да узган. Әмма җирле хакимият йортны һич кенә дә авария хәлендә дип табарга теләми. Киресенчә, 2008 елда кәртинкә кебек тышлап куйган. Шул рәвешле, ыржаеп торган ярыклар да, буявы уңган тәрәзә яңаклары да үткәндә калган. Яңа Чишмә түрәләре шулай итеп, халыкның күзен буядым, авызын яптым дип уйлаган.

 

Дөрес, авария хәлендәге йорт дип тану өчен янып-көеп йөрүче төп кеше, хәтта бердәнбер дисәң дә дөресрәктер, Елушова ханым. Әмма ул барлык инстанциягә гаризаны апасы Будкина Тамара Михайловна исеменнән язган. Биредә аның әнисеннән калган фатир, апасы һәм туганнан-туган апасының куышы бар. Барысы да беренче катта. Ул безгә бу фатирларның барысына да экскурсия ясады. Чыннан да, стеналар күгәрек белән тулган, идәндәге палас та дымлы хәтта. Обойлар да колагы салынган эт төсле. Әмма әлеге өч фатирның берсендә генә дә яшәүче юк. Елушова ханым моны болай аңлата. “Әни дә шушында яшәп, үпкә авыруыннан үлде, апаның да йөрәге авырта”, барыбыз бергә череп үләр хәл юк” янәсе.



“Китмибез!”

Любовь Будкинаның ут күршесе Ольга Тицлова фатирына да кереп карадык. Коридор, кухня ягында дымлылык сизелсә дә, җыеп-юып торган өй икенче инде.


– Дымлылык аркасында обой гына куба. Аны алыштырсак, рәхәтләнеп яшәргә була монда, – ди үзе

– Подвалдагы су сезне борчымыймы

– А че толку? Аны берәр кеше килсә генә суырталар. Менә сез килер алдыннан җыйдылар. Мин монда 2000 елдан бирле яшим. Барысы ике тапкыр суыртканнардыр, шул. Монда бөтен җирдә су иде, тактадан басма салып йөрдек

– Димәк, сез канәгать? Елушова арбасына утырырга теләмисез

– Аның эше юк, тик йөрсен!

Икенче катта яшәүчеләрнең дә ишеген кактык. 16 фатирда гомер итүче Вера Михайловнаның барысы да ал да гөл. Елушова ханымның исә җавабы әзер. Икенче катка су да, дым да, ис тә менми!

“Мин – кечкенә кеше”

Үзе идарә иткән торак милекчеләренең мәнфәгатен кайгыртасы кеше – “Кристалл” идарәче компания генераль директоры Халит Галимов җилкә сикертүдән узмады. Торак кодексы нигезендә, алар турында уйлап, том-том гариза тотып йөрергә тиешле бу җитәкче “Мин монда кечкенә кеше” дию белән канәгатьләнде.


– Бу катлаулы йорт. Ул аста урнашкан. Урамга күтәртеп юл салганнан соң шулай булган, диләр. Шуңа грунт сулары өскә күтәрелә дә, ул подвалга җыелып ята. Коммуникацияләрне идән астына шуышып кереп тикшерәбез. Су торбалары, канализация шунда бит. Йорт бик начар хәлдә, билгеле. Комиссия төзедек. Язын тикшерү килде. Йә кимчелекләрне төзәтергә, йә йортны сүтәргә дигән карар чыкты. Моңа риза булучылар да, булмаучылар да бар. Ә Елушованың бар белгәне: йортны авария хәлендә дип табып, акча алу. Ә монда яңа гына ипотекага фатир алып яшәүчеләр дә бар. Алар нишләп бетә, ике җиргә дә ничек түли? Ул хакта уйламый ул, – диде.


Төптән уйлап карасаң, ведомствоара комиссия төзеп, бәяләмәне әллә кайчан Төзелеш министрлыгы белән премьер-министрга җибәрәсе бит инде. Ә юк! Монда алманың пешеп, авызга төшүен көтәләр.

Елушова ут ханым, ишектән кусалар, тәрәзәдән дә керә. Ул инде берничә тапкыр прокуратурага да мөрәҗәгать иткән. Бәйсез экспертлар комиссиясе дә төзеткән, йортның сәламәтлеккә зыян тудыруын дәлилләлеп, Роспотребнадзор карарына да ия булган. Шулар нигезендә ул, ведомствоара комиссия төзүне сорап, башкарма комитетка кабат гариза язган. Төзелмәгән дип әйтеп булмый, андый кәгазь бар. Тик анда риза булучы-булмаучыларның да, икеләнүчеләрнең дә тавышы юк. Хәтта кайбер вәкилләр имза куеп та мәшәкатьләнмәгән. Шулай итеп, бу кәгазьнең юридик яктан тамчы да көче юк.


Идарәче компания җитәкчесе, ул әле аның учредителе дә, халыкның яшәү шартлары белән иң таныш кеше бу комиссия составына кертелмәгән. Халит Галимов моны әлеге дә баягы “Мин кечкенә кеше” шаблоны белән аңлата.

“Без сулы урында утырабыз”

Яңа Чишмә башкарма комитет җитәкченең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Ренат Габетдинов су проблемасын әнә шулай хәл итте дә куйды. Янәсе, без сулы урында утырабыз. Чишелешен дә күрә ул.


– Менә бу йортның күршесендә балалар сәнгать мәктәбе белән ЗАГС бинасы. Ул шулай ук иске бина. 1991 елдан бирле су төшә. Узган ел аны күтәртеп, ремонт ясадык. Аның да бар подвалы. Проект буенча, капиталь гидроизоляция төзедек. Әнә, зәңгәр түбәле шәхси йортны күрәсезме, аның да подвалында даими су тора. Район үзәгендә язын 3 йортка су төшмидер. Барысының да подвалында су. Суырткан очраклар да була, табигый юл белән дә кибә, – диде ул.


Минемчә, бу җавапта төп басым “яз” сүзенә төшә. Әмма урамда яз түгел. Язын күтәрелгән грунт суы инде күптән кибәргә вакыт. Ә 46 йортның идән асты инде сазлыкка әйләнгән.

Түрәләрнең тыныч тормышы тәмугка әйләнә

Һәр кирпеченнән ком коела торган өйнең, кеше сыярлык ярыкларын профнастил белән тышлап куйганнан соң, Яңа Чишмә чиновниклары җиңел сулап куйган булгандыр. Һәрхәлдә, узган елның ноябренә кадәр тыныч яшәгән әле алар. Любовь Елушова “сугыш” башлаганчы.

Боз ничек кузгалган соң? Түрәләр сүзләренчә, Елушова ханым Түбән Камада яши. Көннәрдән бер көнне аның башына Яңа Чишмәдәге әлеге йортны авария хәлендә дип табып, сүттереп, компенсация алырга дигән уй килә. Шуннан соң ул ике арага тузан кундырмый инде. Ноябрь аенда ул прокуратурага беренче гаризасын яза. Шуның нигезендә, инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе белән Түбән Кама зона торак инспекциясе җитәкчесе Наилә Ихсанова әлеге йортка рейд оештыра.


– Без йорттагы дымлылыкны, вентиляциянең эшләмәвен теркәдек. 2008 елда йортның тышкы ягына ремонт булгач, ярыклар күренми. Шуннан соң мин махсус оешма белән тикшерү үткәрергә кирәк дигән фикергә килдем, – ди Наилә Наримановна.

Йортны сүтәргә!

Алга китеп әйтим, “Казанский Гипрониаавиапорм” оешмасы быелның маенда йортны тикшерергә килә. Фундаментларны казып, тикшереп, алар үз нәтиҗәсен чыгара.


Акка кара белән болай дип язылган:

“Техник тикшерү барышында чыгарылган күрсәтмәләр, кирпеч стеналар, һәм идән асты торышы буенча әлеге йортны сүтәргә тәкъдим итәбез. Әгәр заказ бирүче (бу очракта хакимият) торакны саклап калырга уйласа, ышанычлы тормыш тәэмин итү өчен 2017 елның 1 октябренә кадәр алда санап үтелгән кимчелекләрне төзәтергә һәм кичекмәстән авария хәлендәге барлык су юлы коммуникацияләрен алыштырырга тиеш. Күрсәтмәләрне үтәмәгән очракта, тиешле срокта йортта яшәүчеләрне моннан күчерергә”.

Пунктлап язылган анализны укысаң, чәчләр үрә тора. Кыскасы, 46 яшьлек йортның бер генә сау-сәламәт җире дә юк. Хәер, моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, биш дистә ел эчендә әлеге йортка бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган!

1 октябрьгә кадәр бу кимчелекләрнең төзәтелеп бетмәве көн кебек ачык. Кешеләрне дә күчермәячәкләр. Әмма Яңа Чишмә түрәләре Такташ шигырендәгечә:

Кемнең монда кемдә эше бар,

Һәрбер җылы тунлы кешеләрнең 

Җылы бүрке, торыр төше бар".

“Башкарма комитет: “Күз уңыннан ычкындырдым”

Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсәхов әлеге хәлне “күз уңыннан ычкындырдым” дип бәяләде.


–Мин 2010 елдан бирле эшлим бу вазыйфада. Мин килгәндә 4 фатирлы бер йорт авария хәлендә дип табылып, шушы программада утыра иде. Мөмкинлек килеп чыгу белән Кызыл Октябрь урамында урнашкан 8 фатирлы ике йортны, Слобода Петропавловскаядагы тагын бер йортны кертүгә ирештек.

Ә 46 йортка килгәндә, без аның шул халәттә икәнен белмәдек. Бәлки, бу ситуация безгә билгеле булса, шул вакытта ук программага керткән булыр идек, – диде.

“Глава”ның да йокысын качырган йорт

Ә район башлыгы Вячеслав Козлов бу мәсьәләне ишеткәннән бирле, тынычлап йоклый алмаганын әйтте. Шулай булмый ни, ул бит үзе дә монда 4 ел яшәп алган.


–Экспертиза нәтиҗәләре буенча, ТР премьер-министры Алексей Песошинга да бардым, аңлаттым. Ремонт өчен акча алуга ирештек. Авария хәлендәге йорт дип тапсак, тендер отканчы, төзегәнче, фатирларны кулланылышка тапшырганчы күпме гомер уза. Яшәүчеләрнең дә күбесе йортларын сүтүгә каршы, – диде Козлов.

Әмма бернәрсә ачык: сәбәп арты сәбәп табып, кул кушырып утырганчы, мәсьәләнең чишелеш юлларын эзләргә кирәктер.

Кычытмаган җирне кашып...

Хәтерегездә булса, Лениногорскида да булган иде моңа охшаш хәл. Анда начар, подвалы ярылган йорт урынына, аның күршесендәге менә дигән йортны керткәннәр иде әлеге программага. Начар хәлдәге йорт утырып калды, әле яшәп булырлыгын сүтеп аттылар. Идарәче компания директоры үлеп киткәч, гаепне аңа тагып калдырдылар. Янәсе, ул гаепле, ул бутаган.

Ә Яшел Үзәндә, киресенчә, шыгырдап торган йортны авария хәлендә дип таптылар. Халык елый. Китәсе килмичә, сүттерәсе килмичә елый.

“Йорт ишелсә, безне утыртачаклар”

Инде килеп, нишләргә җыена соң район хакимияте? “Акча табачакбыз, ремонт ясарга кирәк, кышка болай калдырып булмый. Нефтьчеләргә чыгарбыз, дренаж системасы ясарбыз. Фундаментны ныгытырбыз”, – ди Ринат Рифатович.




Түрәләр сүзләренчә, алар әлеге йортны капиталь ремонт программасына кертүгә ирешкән. Шул рәвешле алар Песошиннан 6 млн сум акча да сорап алган. 3,5 млн үзләрендә бар. 9 млн сумга тәрәзәгә кадәр стенаны ныгыту, йортны җылыту, фундаментны күтәртү эшләре башкармакчылар. Смета да әзер, Казанның бер подрядчик оешмасы белән дә сөйләшенгән. Тулы сумманы түләгән очракта, алар бүген-иртәгә эш башларга мөмкин. Иң кызыгы, сметада су-канализация коммуникациясе ремонты турында ләм-мим. “Анысын үзебезнекеләр дә ясый ала” диләр. Кызык, ничек итеп? Ныгытылган фундаментка ничек кермәкчеләр? Бу турыда белми алар.

Сер түгел, суда утырган йорт белән бер-бер хәл булса, таякның юан башы кемгә төшәсе билгеле. “Йорт ишелсә, безне утыртачаклар” дип берничә тапкыр кабатлады Фәссахов. Дөрес, иң гаепле булып үзе калачагын белә. Шуның өчен ул ничек тә тиз арада ертыкны ямау белән ямап куярга тели.

Ремонт эшен ул, гәрчә 1 октябрьгә тапшырылырга тиеш булса да, быел очлап чыгарга уйлый Яңа Чишмә хакимияте. Тик быел дигәндә, календарьда январь дип уйлыйлар булса кирәк. Акча алынмаган, эш башланмаган. Шулай да, башкарма комитет җитәкчесе тик утырмавын, июньнән бирле хатлар йөрүне кабат-кабат телгә алды. Эш – сүздә бар, гамәлдә юк.

Кисәтүдән курыкмыйлар

Бу районда әлеге яшәп булмаслык йорт язмышына битараф булмаган бердәнбер кеше дип мин прокурор Алексей Парамоновны таптым. Ул хакимиятнең хаталарын да таный, хәтта Фәссаховка шушы йорт буенча гына да 6 тапкыр кисәтү ясалуын әйтеп узды. Хәзер җиденче кисәтү ясалачак! Йорт кына шул урында.


Кисәтү дигәннән, Чистай, Алексеевск, Спас, Яңа Чишмә районнары буенча баш санитар табиб тарафыннан “Кристалл” идарәче компаниясе җитәкчесе Халит Галимовка да ясалган кисәтү. Идән асты тулы су, аннан чыккан черкиләр авыруларга китерергә мөмкин. Хәер, Елушова сүзләренә карасаң, монда яшәүчеләрнең яртысы тын юллары, үпкә авыруларынна интегә. Әнисе дә астмадан үлгән. Чернобылең бер якта торсын, кыскасы.



Инде нәтиҗә ясап шуны әйтергә була. ТР төзелеш министры белгече исәпләвенчә, 24 фатирдан торган ике катлы йорт төзү 17 млн сумга төшә. Ә Яңа Чишмә түрәләре шушы сумманың яртысыннан артыгы - 9,5 млн сумы җыелып бетүгә карамастан, ишелергә торган өйгә ремонт ясамакчы. Йортны сүттерергә ник каршы алар, ни оталар – үзләренчә аргументлар китерсәләр дә, бу аларны акламый. Әллә инде районда  9,5 миллионны башка максатларга куллану планлаштырылып, акчалары да бүленеп беткәнме?


Любовь Елушова башлаган бу эш инде район киңлегенә генә сыешмыйча, Татарстанга чыкты. Ә ул тукталып кала торган ханым түгел, Мәскәүгә үк барачак. Менә шул вакытта бүген җилкә сикерткән, битарафлык күрсәткән җитәкчеләрнең кем генә башыннан сыйпар да, утырган кәнәфиләрен кем саклап калыр?

P.S. Язмага нокта куйгач, шуны уйладым. Шәһәр, район халкына яшәве барыбер җиңелрәк инде, әйеме? Авыл агае “Йортым ишелә, капиталь ремонт ясагыз” дип, берәүдән дә барып акча сорый алмый бит. Кычкырып көләчәкләр! Ә шәһәр, бистә халкы ул яктан маладис. Аерма да юк кебек: авыл йортында яшәүче дә, катлы йортта көн күрүче дә милекче. Шәһәр фатирында яшәүче әле ай саен капиталь ремонт өчен түләгәнгә, идарәче компаниянең якасыннан тотып, ремонт сорый ала. Ә Яңа Чишмәнең проблемалы йортында яшәүчеләр моны таләп итмәгән.

Дәүләт авария хәлендәге торакны сатып ала икән, милекчегә федераль, региональ, муниципаль бюджеттан акча түләнергә тиеш. Яңа Чишмә түрәләре соңгысы өчен ут йота. Җавап бер: акча юк!

Фикерләр








Җәмгыять

Telegramда татарлар өчен файдалы 10 канал

“Эт өрә тора, бүре йөри тора”, - диләрме әле? Туган телне саклап калырга тырышкан татар зыялылары заман сулышын тоеп эш итә. Алар Telegram мессенджерында милли җанлылылар өчен менә дигән файдалы каналлар булдырган. Әлеге каналларга күзәтү тәкъдим итәбез.

Җәмгыять

Калҗа һәм гөбәдия, кәҗә һәм тавык: иң оста пешекчеләр һәм ветеринарлар Буада

Татарстанда WorldSkills Russia чемпионатының иң зур күләмлесе узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Буа ветеринария техникумы горурлана ала - иң оста һөнәрчеләр исемлегендә бу уку йорты студентлары да бар.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла