ТНВ киләчәге: Илшат Әминов белән очрашудан 15 факт

9 Апреля 2018

Укылган: 784 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Рамил Гали
"Яңа гасыр" - ТНВ каналы җитәкчесе Илшат Әминов бүген журналистлар белән очрашты. Матбугат конференциясе яшь татар журналистларын табу һәм үстерү максатыннан #ӘЙДӘТНВГА# конкурсының башлануы хакында иде. Коллегалары белән бер сәгатьлек аралашу вакытында Әминов әфәнде ТНВның эчке структурасына бәйле кайбер яңалыкларны да “тиште”.

“Татар-информ” хәбәрчесе төп 15 яңалыкны чүпләп кайтты.

1.ТНВ быелдан башлап үзе өчен 3 татар тв-журналистын әзерли башлый. Әлеге мәртәбәгә ия булу өчен, компания игълан иткән конкурста катнашып, 3 этапны үтәргә кирәк. Җиңүчеләр Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу хокукына ия була. Шулай ук укуны тәмамлаганнан соң ул журналист «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эш урыны белән тәэмин ителәчәк. Яшь белгечнең “Яңа Гасыр” да күпме эшләргә тиешлеге әлегә хәл ителеп бетмәгән. Шулай да Илшат Әминов “Совет чоры практикасына таянып, мәҗбүри эшләү чорын 3 ел итәрбез” дигән фикердә. ТНВ хисабына укыган яшь белгеч, әлеге телеканалда калырга теләмәсә, уку өчен сарыф ителгән акчаларны кире кайтара. Сүз уңаеннан, журналистикада бер ел уку – 136 мең сум.

2. “Безнең планнарда - “Шаян ТВ”ны эшләп бетерү. Ул фәкать татар телендә булачак. Төрле планнар бар. Музыкаль канал, тагын... Әле бер-ике атнадан тагын очрашырбыз”, – диде барлык карталарны ачып бетермичә Илшат Әминов. Әминов сүзләренчә, Шаян ТВ күпләр шикләнгәнчә, Яшь ТНВның копиясе генә булмаячак. “Ничек инде тулаем эшли торган бер канал 3 сәгатьлек каналга копия булсын? Эчтәлеге ягыннан да кабатлау булмас, минемчә. Мөмкин түгел”, – диде җитәкче “Татар-информ” хәбәрчесенең сорауларына җавап биреп.

3. “Шаян ТВ” каналын эшләтеп җибәрү өчен барлык студияләрне, бөтен тәкъдимнәрне җыйдык. Барысын да планлаштырган бюджетка керттек. Ничек булыр – әлегә тулаем бюджет юк. Канал эшчәнлегендә катнашырга 10 партнер теләк белдерде. Болар - мультипликацон студияләр, танып-белү программалары студияләре, барлык балалар үзәкләре. Бюджет бүгенге көндә Финанслар министрлыгында карала. Һәр атна саен документлар әзерлибез. Төп чыгымнар дубляж һәм җитештерүгә китә”, –  диде җитәкче.

4. Татар тапшыруларына русча субтитрлар куела башлаячак. “Бу эш башланды инде. Барлык тапшырулар бу режимга кайчан күчеп бетәр, әлегә белмим. Бүген инде субтитрлар белән эфирга чыгучы татар программалары бар”, – диде ТВ җитәкчесе.

5.ТНВга тәүлек буе эшли торган тәрҗемәчеләр кирәк. Бу алда әйткән субтитрларны әзерләүдә төп көч. “Аларны төрле җирдән эзлибез. Автоматлаштыру программалары әлегә юк. Редактор бөтен җирдә кирәк. Язылган текстны калыпка салырга, кыскартырга редактор кирәк”, – диде Илшат Әминов.

6. ТНВ директоры яңа музыкаль канал ачарга тели. ТМТВ, "Мәйдан" каналларына конкурент булырлык канал әлегә хыял гына. 
  


7. Татарда ютуб-каналлар барлыкка килергә тиеш. “Бу гади генә түгел, билгеле. Башта бер-ике чыгарылышын уйнап кына чыгарасың, аннары эш киткәч, җитди эш икәнен аңлыйсың. Ютубка без җитди карыйбыз. ТНВның пиар бүлеген җитәкләүче Ринат Әхмәтҗанов сүзләренчә, бүген ТНВның социаль челтәрләрендә караулар һәм язылучылар саны кискен арткан. “Һәр программа азагында алып баручылар безне социаль челтәрләрдә карагыз” дигән белдерү ясый. Инстаграмны да үстерәбез. Киләчәктә вируталь киңлекне дә яулаячакбыз”, – диде ул. Аның сүзләрен Әминов җөпләде: “Бөтен социаль челтәрләргә чыгу буенча тулаем программа төзелә. Ринат Әхмәтҗанов җитәкли аны. Без хәзер бу өлкәдә кардиналь үзгәрешләргә ирешербез дип уйлыйбыз”.

8. ТНВ яңа идея белән килүче һәркемгә проект ачарга мөмкинлек бирәчәген әйтә. “Яңа кешеләр яңа форма, яңа тәкъдимнәр белән килә. Башкача була да алмый. Быел “Иң яхшы телевидение идеясе”нә дә бәйге игълан итәбез. Яңа идея белән килүче булса, аны финанслаячакбыз. Суммасы программаның бюджетына бәйле. Менә, Гөлназ Сәфәрова. Үзе килде минем янга. Өч ай эчендә “Мин” дип аталучы өр-яңа тапшыру төшерде. Бу – беренче карлыгач”, - диде Әминов.

9. Илшат Әминов татарчасын камилләштерә. “Татарча сөйләү һәм язу – ТВ өчен дә, басма матбугат өчен дә проблема”, – ди Илшат Әминов. Бу уңайдан аның шәхси, матур башлангычы бар. “Татарча сөйләшә торган кешеләр күп. Сөбханалла, бар. Әмма татарча дөрес сөйләшә торган кешеләр азаеп бара. Мин үзем дә күп кенә сүзләрне русча әйтәм. Менә хәзер кабат татарчага өйрәнәм, шуңа күрә китаплар укыйм”, – диде ул коллегаларына.



10. Илшат Әминов Татарстанда татар гуманитар университеты ачарга кирәк дип белдерде. “Безгә яңадан “Татар гуманитар университеты” дигән югары уку йорты ачарга кирәк. Моны мин ачыктан-ачык әйтәм. Чөнки татар интеллигенциясен саклау өчен татар гуманитар университеты ачмыйча булмый”, – диде ул.

11. Татар журналистларының кадрлар ягыннан кытлык кичерүе хакында Илшат Әминов Дәүләт Советында чыгышында әйтергә сүз бирде. “Күтәрәчәкмен, башка чарам юк. Чөнки бу юнәлеш буенча эшләргә, грантлар булдырырга, студентларга стипендия түләргә кирәк бит әле”, – диде ул. Шулай ук әлеге мәсьәләне дәүләт программасына керергә кирәклеген дә искәртте. “Әлбәттә, милли кадрларны әзерләү аерым бер бүлек булып, дәүләт программасына кертелергә тиеш. Милли кадр дигәндә укытучыны гына түгел, журналистларны һәм милли телдә эшләүче башка белгечләрне дә күз алдында тотабыз”, – диде Әминов.

12. ТНВ җитәкчесе татар журналистлары әзерләүдә башка матбугат чаралары да теләктәшлек күрсәтергә тиеш дип саный. “Без башлап җибәргән проект – 3 кенә журналист әзерләү, билгеле, аз. Моны мин аңлыйм. Төркем ун студенттан торсын дисәк, барыбыз да бу идеяне үстерергә тиеш. Бер студентны бер басма, икенчесен башкасы җибәрә. Начар булмас иде. Татар телле басмаларның башка редакторлары да теләктәшлек күрсәтсеннәр иде. Татар төркемен булдырырга кирәк. Аны эшләмичә ярамый. Әгәр татар телле пресса яшәсен дисәк, татар телле интернет, радио һәм телевидение яшәсен дисәк, безгә татар журналистлары кирәк”, – диде ул.



13. ТНВ Илшат Әминов белән бергә "иртәнге чәй" форматында очрашулар оештыра башлый. ТНВ журналистлар өчен дә ачык булачак. ТНВның пиар бүлеге башлыгы Ринат Әхмәтҗанов сүзләренчә, телевидение тормышын үтә күренмәле итү өчен, киләчәктә журналистлар белән иртәнге чәйләр узачак.

14. ТНВның яңа бинасы булачакмы? "Булыр", - ди Әминов. “Инде икенче тапкыр проект белән чыктык бит инде. Берсен кире каксалар, икенчесен күтәреп чыгабыз. Сурәтләре дә бар, планнары. Һичшиксез, яңа студия булырга тиеш. Моның кадәр эшне һаман шул бер студиядә эшләү дөрес түгел”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. Билгеле булганча, бүген ТНВ 1967-68 елларда төзелгән Казан телевидение студиясендә "яши".  Димәк, Шамил Усманов урамында урнашкан телевидение бинасына - 50 яшь. 

15. ТНВ хезмәткәрләренә акча җитәме? Илшат Әминов сүзләренчә, бүген телевидениедә 700гә якын кадр эшли. “Безнең хезмәт хакы коммерция сере булып санала. Аларга акча җитәме икән, күпме кирәк икән, үзләреннән сорагыз әле. Мин каршы килмим. Үземә дә кызык булыр”, – диде җитәкче медиахолдинг җитәкчесе.


Фикерләр








Җәмгыять

Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов: Инновацион компанияләр - яңа туган бала кебек

Бүген Казанда илнең венчур индустриясендә үзәк вакыйга саналган Россия венчур форумы ачыла. Быелгы форумның үзенчәлекләре, бу өлкәдә республиканың казанышлары, Татарстан фонды турында "Татар-информ" Татарстанның Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов белән әңгәмә корды.

Җәмгыять

Рубль тагын арзанайды: акча кәнфит кәгазенә калмасын дисәң, аны кайда сакларга?

Елгалар ярларыннан чыгып, халыкны муеннан суга батырган быелгы апрельдә икътисад өлкәсендәге тетрәнүләр дә җир тетрәүгә тиң булды кебек. Финанс базары белгечләре дә юатырга ашыкмый, борчылырга соң инде, ди. Шулай да күпне күргән безнең халык паникага бирелми, әллә инде акчасы юкмы?

Җәмгыять

Фатих Сибагатуллин: Кадрлар бар, койрыкларын боручы юк, бар да шомартып кына йөриләр!

Дәүләт Думасы депутаты, күпсанлы китаплар авторы Фатих Сибагатуллин татар мәктәбен ачарга кирәк түгел дип саный. "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында ул татар әдәбияты, матбугаты, эстрадасы турындагы фикерләре белән уртаклашты, нинди көрәш төрен үстерергә кирәклеге турында әйтте.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла