Татарстанның тикшерү изоляторлары: тоткыннарны ашату күпмегә төшә, аерым камераларда кемнәрне тоталар

6 Января 2018

Укылган: 696 тапкыр

Автор: Елена КРИВОПАТРЕ, sntat.ru
Фото: Солтан ИСХАКОВ, Расих ФӘСХЕТДИНОВ
Тикшерү изоляторларына җинаять кылуда шикләнелүче һәм гаепләнүчеләрне озаталар. Моннан тыш, биредә хуҗалык эшләрен башкару өчен үз теләкләре белән калган хөкем ителүчеләр дә тотыла – хәзерге вакытта республикада аларның саны 100дән артып китә. Шулай ук изоляторда алдагы тикшерү чараларында катнашу өчен калдырылган тоткыннар да бар. 

15 ел эчендә бер тоткын да качмаган

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең тикшерү изоляторлары һәм төрмәләр бүлеге башлыгы Илдар Вәлиев сүзләренчә, Татарстанда биш тикшерү изоляторы эшли, шуларның икесе – Казанда, Бөгелмә, Минзәлә һәм Чистайда - берәр изолятор. Аларда 800дән артык хезмәткәр исәпләнә. 15 ел эчендә республика тикшерү изоляторларыннан бер тоткын да качмаган.

Тикшерү изоляторларына җинаять кылуда шикләнелүче һәм гаепләнүчеләрне озаталар. Моннан тыш, биредә хуҗалык эшләрен башкару өчен үз теләкләре белән калган хөкем ителүчеләр дә тотыла – хәзерге вакытта республикада аларның саны 100дән артып китә. Шулай ук изоляторда алдагы тикшерү чараларында катнашу өчен калдырылган тоткыннар да бар.

«Кайвакыт кешеләр тикшерү изоляторларын Эчке эшләр министрлыгы структурасына керә торган вакытлыча тоту изоляторлары белән бутый. Аларда 10 тәүлеккә кадәр кулга алынган гражданнар тотыла», - ди Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең тикшерү изоляторлары һәм төрмәләр бүлеге башлыгы Илдар Вәлиев.

Тикшерү изоляторы хезмәткәрләре җинаятьләрне ачу юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара.



«2017 елның 9 аенда, башка хокук саклау органнары белән берлектә, тикшерү изоляторларының оператив бүлекчәләре тарафыннан 536 җинаять ачылган», - ди Илдар Вәлиев.

Узган ел белән чагыштырганда, барлык тикшерү изоляторлары да күрсәткечләрен яхшырткан һәм мондый динамика саклана.

Татарстанның тикшерү изоляторларында тотылучыларны яшь һәм сәламәтлекләренә бәйле рәвештә бушлай ашаталар. Аларга урын-җир әйберләре, савыт-саба, гигиена чаралары һәм ел фасылына туры килә торган киемнәр бирелә.



«Тикшерү изоляторындагы барлык кешеләр дә тигез хокук һәм вазифалардан файдалана. Ягъни алар арасында бернинди чикләүләр дә юк, алар әйберләр һәм азык-төлек белән тәэмин ителеш ягыннан бернәрсә белән дә аерылмый», - дип искәртте Вәлиев.

Сүз уңаеннан, тикшерү изоляторында тоткыннарны өч тапкыр ашату бәясе 90 сум 50 тиен тәшкил итә.

Моннан тыш, 405 камераның 146сы тартмаучылар өчен билгеләнгән. Илдар Вәлиев сүзләренчә, тоткыннар белән тәмәкедән тулысынча баш тарту яки тартуны сизелерлек киметүгә юнәлдерелгән кисәтү эшләре алып барыла.

«Соңгы мониторинг күрсәткәнчә, тикшерү изоляторларындагы тоткыннарның 28 проценты тәмәке тартмый», - диде ул.

«Быелдан башлап барлык тикшерү изоляторлары да электрон хат системасына тоташтырылган. Ул хатларны кабул итү һәм җибәрү эшен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә, шулай ук махсус контингентның туганнары белән хат алышу процессын тизләтә», - дип хәбәр итте Илдар Вәлиев.

Бүгенге көндә Татарстандагы тикшерү изоляторларында балигъ булмаганнар да утыра, алар барлыгы 22 кеше. Шул ук вакытта, бер генә балалы хатын-кыз да юк. 2 меңнән артык хөкем ителүченең 200гә якыны – хатын-кызлар.

«Балалы хатын-кызлар өчен җайланган камералар һәр изоляторда бар», - ди Вәлиев.

Яңа тикшерү изоляторы кирәк

«Өченче квартал ахырына төзелгән статистика хисабыннан күренгәнчә, республика тикшерү изоляторларында 2245 шикләнелүче, гаепләнүче һәм хөкем ителүче исәпләнгән, бу - тиешле лимиттан 203кә артык», - ди ТР тикшерү изоляторлары һәм төрмәләре башлыгы.



Ул билгеләп үткәнчә, Татарстандагы тикшерү изоляторларында гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә әлеге проблема бик кискен тора.

«Безнең идарә үз компетенциясе чикләрендә бу мәсьәләне хәл итә, әлбәттә. Мониторинг үткәрәбез һәм башкарган эшебез нигезендә районнарны тикшерү изоляторларына яңадан беркетү турында карарлар кабул ителә», - ди Вәлиев.

Кайбер очракларда тоткыннарны, Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте белән килештереп, Мари Эл Республикасындагы тикшерү изоляторына озаталар. Әмма бу рәвешле генә проблеманы тулысынча хәл итеп булмый.

«Яңа тикшерү изоляторы төзегән очракта гына әлеге хәлдән чыгу юлы табылырга мөмкин», - дип искәртә Вәлиев.



Аның әйтүенчә, 2017-2025 елларга исәпләнгән җинаять-үтәтү системасын үстерү буенча федераль максатчан программа проектында Татарстанда 930 урынлы яңа изолятор төзү дә каралган. Моннан тыш, максатчан программа буенча административ бина төзү һәм 2нче тикшерү изоляторында режим корпусына реконструкция үткәрү дә күздә тотыла. Әмма проект расланмаган әле.

Төзелеш һәм реконструкция хакында сөйләгәндә, Казанның 1нче тикшерү изоляторы хакында да телгә алмыйча булмый. Аңа быел 210 ел тулды. Бина мәдәни мирас объекты санала һәм ЮНЕСКО тарафыннан саклана. Хәзерге вакытта изоляторның ике корпусы капиталь төзекләндерүне таләп итә.



«Бу – архитектура һәйкәле һәм без аңа ниндидер үзгәрешләр кертә алмыйбыз, ягъни әлеге корпуслар элек ничек торса, хәзер дә шулай торачак. Аларга бары тик реставрация ясарга гына мөмкин. Әлеге ике корпуста (аларның берсе – 2007, икенчесе 2012 елда ябылды), алар алга таба да үз функциясен дәвам итә алсын өчен, төзекләндерү эшләре үткәрергә кирәк. Әмма бу уңайдан бернинди дә карар кабул ителмәгән әле», - ди 1нче тикшерү изоляторы җитәкчесе Айрат Вәлиуллов.

Видеокүзәтү

Хәзерге вакытта республикадагы тикшерү изоляторларының 63 проценты видеокамералар белән җиһазландырылган.

«Безнең тарафтан актив эш алып барыла һәм ел ахырына кадәр бу күрсәткеч 100 процентка җитәчәк», - дип билгеләп үтте Илдар Вәлиев.



«Видеокүзәтү учреждениенең эшчәнлеген объектив рәвештә контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, хезмәткәрләрнең эшен җиңеләйтә һәм аны тагын да нәтиҗәлерәк итә. Оптимальләштерү һәм шәхси составны кыскарту шартларында тикшерү изоляторларын техник яктан җиһазландыруга зур игътибар бирелә», - ди Вәлиев.

Хәзерге вакытта видеокүзәтү системаларын яхшырту эше алып барыла – аклы-каралы видеокамералар төсле камераларга алыштырыла.

Тикшерү изоляторы хезмәткәрләре үз эшләрендә техник чараларны бик телән куллана. Әйтик, алар квадрокоптерлар белән көрәшергә өйрәнде инде. Изоляторлар территориясенә шулар ярдәмендә тыелган әйберләр алык керү омтылышлары әледән-әле булып тора.

Фикерләр








Җәмгыять

"Бала гына түгел, үзең дә үләргә мөмкинсең..." Куркыныч диагноз куелган Гөлнара ничек әни булган?

Абдуллиннар икенче балаларын алып кайту турында берничә ел хыяллана. Көтмәгәндә Гөлнара инсульт кичерә, катлаулы операция ясыйлар. Табиблар балага узарга ярамый дип, өметләрен өзә. Әмма тугыз айдан соң сау-сәламәт кыз бала туа! Бәхетле әни моны "Аллаһ могҗизасы һәм табибларның эшләрен җиренә җиткереп эшләве" дип бәяли.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла