Социаль челтәрләрдәге буран: Ландышның улын җил очырта язган, карда батсагыз, Тямаевка шалтыратыгыз

5 Февраля 2018

Укылган: 1527 тапкыр

Автор: Чулпан МОТЫЙГУЛЛИНА
Фото: Рамил Гали
Кичә һәм бүген республикада рекордлы кар явуы күзәтелде. Мондый явым-төшем күпләрнең планнарын үзгәртте. Билгеле, бу күренешкә беркем дә игътибарсыз калмады. Интертат социаль челтәрләрдәге популяр фото-видеоларны туплады.

Кар сатам, кем ала?

Казанның Нагорный бистәсендә яшәүче Ксения Хисмәтуллинаның кардан туюы җиткән. “Кар сатам, кем ала” дип кар тәкъдим итә Ксения. Алучысы гына күренми.

Апокалипсис❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄ Люююди, у кого как обстановка? Это посёлок Нагорный #уприродынетплохойпогоды Я такого ещё не видела!! #Казань #Kazan #Казаньметель #метельвказани #Казаньзамело #5февраля #апокалипсис #снегопад #снежнаябуря #смешно #коры #гдемоямашина #машинасугроб #кругомснег #явшоке #снег #буран #метель #вказани #снегопад #снегидет #05022018 #❄ #замело #казаньинста #пурга #snow

Публикация от Ксения Хисматуллина (@ksenia_his)


Кар яуган – шатлык!

Буранга һәм карның күплегенә кайберәүләр шатлана гына. Мондый максаттан файдаланып Мамадыш трактында сноубордта шуалар.

А кому то снег только в радость Паренёк катается на сноуборде по Мамадышскому тракту #Казань #vkazani_interesno #kazan #tatarstan #татарстан #татары #вказаниинтересно #мояказань #kzn #набережная #ilovekazan #akbars #набережныечелны #rubinkazan #доброеутротатарстан #бугульма #азнакаево #чистополь #лениногорск #казанькудасходить #нашареспублика #чм2018 #альметьевск #болгар #арск #нурлат #иннополис #татары

Публикация от В Казани Интересно | Татарстан (@vkazani_interesno_)


Кеше “бөкесе”

Бүгенге һава торышы машиналар гына түгел, ә кешеләр бөкесе дә ясаган. Кремль метро станциясендә искиткеч чират. Бөтен өмет метрога гына, диләр.

Ә авылда рәхә-әт!!! Капка биеклеге кар, рәхәтләнеп көрә!


Биектау районы Коркачык авылында яшәүче Роза Минһаҗева бураннан зарланмый, ә киресенчә “авылда рәхәт” ди.

Өйдә буран булмасын!


Ландышның улын җил очырып китә язган!


Ландыш Нигмәтҗанова “балаларны тараттык, җыеп алып булыр микән” дип борчыла. Җырчы үзе белән булган бер кызыклы һәм куркыныч хәлне дә сөйли – улы Әнвәрне җил очырып алып китә язган!



Буран өйрәтте безне дус булырга һәм этәргә бергә автобус...


Казанда баткан автобусларны пассажирлар этеп чыгара. Кешеләр автобуска кергәнче үк бер-берсе белән танышкан, буран берләштерә дип саный кайберәүләр.


Фирдүс Тямаев – көн меценаты

Фирдүс Тямаев карда баткан газельны чыгарырга булышкан. “Юлда ярдәм кирәксә, миңа шалтратыгыз, килеп җитәм” дип яза ул.


Буран яратучы Гөлназ

Гөлназ Сәфәрова мондый бураннарны үлеп ярата икән. “Ниндидер тынычлык, рәхәтлек алып килә мондый көннәр”, - дип яза ул.


Җил юл инспекторын очыра язган

Татарстанның М7 трассасында көчле җил булу сәбәпле ЮХИДИ хезмәткәре очып китә язган.


Трамвай карда баткан!

Казанда буран трамвайны да батырган. Трамвайның тәгәрмәчләре рельсларда әйләнеп утыра, ә моны төшергән кеше рәхәтләнеп көлә һәм йөртүчегә “көч бирә”.

Рамил Шәрәпов авариягә очраган!

Рамил Шәрәпов буран аркасында авариягә очраган. Үзебезгә зыян килмәде, шулай да күңелдә авыр тойгы, ди Рамил.


Чын кыш җитте!

Автобусларда урын юк, юлларда бөкеләр дип зарлана Казан халкы. Ә кайберәүләр исә чын кыш җитте дип шатлана.



Уңда юллар, сулда юллар... Юллар кайда?

“Монда юл булырга тиеш, кайда ул?! Бүген көн дәвамында шундый буран булачак дип хәбәр иттеләр, ә иртәгә безне нәрсә көтә?” дигән сораулар борчый Антонны.

Трактор – иң кулай транспорт

Казан егете тракторга заказ биргән: “Берәр кая барам дисәң, бары тик шулай гына йөреп була”.

 

Фикерләр








Җәмгыять

Пулеметчы Таисия Сабирҗанова: Адым саен миналар куелган хәтәр кырлардан исән кайта алдым

Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен яу кырына китүчеләр арасында гүзәл затларыбыз да бик күп булган. Сугыш афәте аларны да ил азатлыгы хакына аяусыз көрәшкә күтәрелергә, нәфис кулларына корал алырга мәҗбүр иткән. Радист, шәфкать туташы, элемтәче, снайпер, зенитчы кызлар Җиңү көнен якынайтуга саллы өлешен керткән.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла