Сәяхәттә һәлакәткә очрап, Президент ярдәме белән аякка баскан Рәйхан Халитов Япониягә күченергә тели?

9 Января 2018

Укылган: 1367 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Салават Камалетдинов, Яков Абрамов, социаль челтәрләр
Кулында нибары 50 мең сум акчасы булган килеш җир тирәли сәяхәткә чыгып киткән сәяхәтче-блогер, Казан егете Рәйхан Халитов турында белмәгән кеше юктыр. Тиздән Рәйханны күңелле мәшәкатьләр көтә. Хәер, бу турыда интервьюдан укып белерсез.

Актив яшьләр аның шулай, җәяү диярлек сәяхәткә чыгып китүенә тел шартлатса, Һиндстанда килеп чыккан бәхетсезлек очрагыннан соң аны белүче дә, белмәүче дә сәламәтлек теләп, акча җыйды. Өч атна комада ятып, үлем белән күзгә-күз очрашкан егет бүген тулы канлы тормыш алып бара. Уң кулы әле төзәлеп җитмәсә дә, үзен сәламәткә саный һәм акча эшли. Рәйханны күңелле мәшәкатьләр көтә. Хәер, бу турыда интервьюдан укып белерсез.

Сәяхәт һәм һәлакәт

Рәйхан Халитов 2015 елның 3 апрелендә “автостоп” белән зур сәфәргә чыгып китә. Ярты ел эчендә 6-7 илдә булырга өлгерә ул.

“Сәяхәтем Япониядән башланды. Россиядә иң озак машина көтеп торган вакыт - 40 минут булды. Ә Кореядан өч көн китә алмадым, рәттән биш сәгать машина көткән вакытлар да булды.


Кайсыдыр илгә барыр алдыннан, мин аның турында берни белми идем, берни укымадым да хәтта, - ди Рәйхан. - Бар белгәнем - бу илдә чыгарылган машина һәм телефон маркалары. Иң ошаганы Корея булды, мин анда үземне өйдәге кебек хис иттем. Япониядә яшәү арзанрак. Вьетнамда инглиз теле укытучыларының хезмәт хакы әйбәт. Мин бу телне камил белгәч, укытучы булып урнаштым.

Шулай итеп, ярты айда 50 мең сум акча эшләдем. Ниятем - сәфәремне Австралиягә кадәр озайту иде. Әмма бер ел эшләгәч, мотоцикл алып, дуслар белән көньякка - Шри-Ланка, Гоага карап юл тоттык. Әмма барып җитеп булмады, төнге юлда каршы як полосага чыккан индус автобусы белән бәрелешүемне беләсез инде.


Бу сентябрь азагы иде. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан Рәйхан Халитовны Һиндстанның Нью-Дели шәһәреннән РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычы белән Казанга алып кайттылар.


 Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшләнде.


Биш төрле Рәйхан: “Сәяхәт мине тамырдан үзгәртте”

Рәйхан үткән көннәре өчен үкенми. Алай гына да түгел, акчасыз сәяхәтне пропагандалап йөри ул.

– Рәйхан, хәзер бөтенләй терелеп аякка баскач, тагын дөнья буйлап сәяхәткә чыгып китү уе юкмы?

– Юк, булды. Җитәрлек йөрдем, күрдем, үз дигәнемә ирештем.

– Әгәр моннан өч ел элек сәяхәткә чыгып китмәгән булсаң, бүген, уянып китеп, чыгып китә алыр идеңме?

– Әйе, бик рәхәтләнеп, нәкъ ул вакыттагы кебек, ике дә уйламыйча.

– 50 мең белән җир тирәли сәяхәткә чыгып китү һәркемнең кулыннан килми. Ярым хәерче хәлдә, илдән, җирдән аерылып йөргән вакытлар кызганыч булып тоелмыймы бүген?


– Юк, ул еллар, үтелгән юллар минем өчен зур тәҗрибә булды. Мин бит анда интекмәдем, барысы да рәхәт һәм күңелле булды. Кызганып, үкенеп утырырлык чакларым юк.

– Һиндстанда авариягә эләккәннән соң, аңсыз Рәйхан Президент Карары белән Казанга кайтарылды, югары медицина ярдәме күрсәтелде. Инде аякка баскач, илбашына шәхсән рәхмәт әйттеңме?

– Мин аңа мөрәҗәгать тә яза башлаган идем инде, әле җибәрергә өлгермәдем. Чыннан да, Рөстәм Нургалиевичның үз янына барып, кулын кысып, чын йөрәктән чыккан рәхмәтләремне ирештерәсем килә.

– Рәйхан, бер тапкыр үлеп терелгәннән соң тормышка караш үзгәрдеме?

– Нык. Хәер, минем тормыш һаман үзгәреп барды. Сәяхәткә кадәр Рәйхан ул бөтенләй башка кеше. Сәяхәт вакытында икенче төрлегә әйләндем. Вьетнамда тукталгач – өченче, гашыйк булгач – дүртенче төрле кеше. Һәлакәттән соң мин бөтенләй башка Рәйхан. Тугандагы Рәйхан юк инде ул. Алай гына да түгел, ике ел элек булган Рәйхан да юк.


Рәйхан, синең һәлакәткә очравың, әтиеңнең вакытсыз үлеме әниеңне шактый талкыгандыр.

– Ана йөрәге теләсә нәрсәне көчлерәк кичерә: шатлыкны да, кайгыны да. Әтинең үлеме аның өчен шок булды. Кайвакытта “племяннигым”, машина килеп туктаса, “Дәү әти килде”, – дип шатлана. Шул вакытларда ул еламыйча түзә алмый.

– Әниең хәзер ничек сөйли? Өч атна комада яткан улын көннәрдән бер көнне югалтырбыз дип курыкканнармы?

– Югалтырбыз дип уйламаган да алар. Алар яхшыга өметләнде димме соң, өметләнү генә дә түгел, алар минем аңга киләчәгемә, аякка басачагыма ышанды. Әни миңа шул вакытларны сөйләгәндә бер нәрсәне аңладым. Ана кешенең төшенкелегеннән дә куркынычрак күренеш юк икән ул.


– Бүген ниләр белән мәшгульсең?

– Көннәр буе эшлим. Һәр кеше кебек үк иртәдән кичкә кадәр. Онлайн инглиз теле дәресләре бирәм. Менә шулай итеп, Япониягә барыр өчен билетка акча җыям.

– Әллә кабат Япониягә китү уе бармы?

– Минем сөйгәнем Мадока – Япониядә. Ул инде минем янга ике тапкыр кайтып, хәл белеп китте. Башта өч көнгә килде, аннары бер атна кунак булды. Сентябрьдә мин Вьетнамга үзем дә аның янына барып кайттым. Апрельдә Япониягә барырга ниятлим. Тиздән очраша башлавыбызга ике ел була.


– Аралар хисләрне сүндерә диләр. Сезнең мәхәббәттә сизелмиме ул?

– Мәхәббәт ул – ялкын кебек, ераклык ул – җил кебек. Җил кечкенә ялкынны сүндерә, ә зур ялкынны көчәйтә. Бездә менә шундый хәлләр. Сер итеп кенә әйтәм: апрельдә сөйгәнемә тәкъдим ясарга барам. Ул әле моны белми. Ул хәтта минем аның янына барырга җыенуымны да белми.

– Кайда яшәячәксез? Киленне Татарстанга төшерәсеңме?

– Юктыр. Минем үземнең Япониягә күченеп яшисем килә. 

Фикерләр








Җәмгыять

"Бала гына түгел, үзең дә үләргә мөмкинсең..." Куркыныч диагноз куелган Гөлнара ничек әни булган?

Абдуллиннар икенче балаларын алып кайту турында берничә ел хыяллана. Көтмәгәндә Гөлнара инсульт кичерә, катлаулы операция ясыйлар. Табиблар балага узарга ярамый дип, өметләрен өзә. Әмма тугыз айдан соң сау-сәламәт кыз бала туа! Бәхетле әни моны "Аллаһ могҗизасы һәм табибларның эшләрен җиренә җиткереп эшләве" дип бәяли.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла