"Мин янында, әтисе аяк очында йоклап чыга идек". Нәни Риязга дәвалану өчен ярдәм кирәк

10 Апреля 2018

Укылган: 1492 тапкыр

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Лилия Исмәгыйлева архивыннан
1 яшь тә 5 айлык Рияз Исмәгыйлев 3 яшькә кадәр аягына басарга тиеш – табиблар сабыйның әти-әнисен шулай дип өметләндерә. Әмма дәвалану юлы әле башлана гына, әле бу юлның шактый озын булуы бар.

Рияз 2016 елның 25 ноябрендә Балтач бала тудыру йортында якты дөньяга аваз сала. Тәүге тапкыр әни булу бәхете Лилиягә җиңелләрдән бирелми, шактый азаплануларга дучар була ул. Бер айга кадәр чирнең әллә ни билгеләре күренмәсә дә, сабыйның михнәтләре бер айдан соң башлана. Казан белгечләре Риязга симптоматик эпилепсия, микроцефалия диагнозы куя. Лилия Исмәгыйлева нарасыеның авыруы, аңа нинди ярдәм кирәк булуы турында сөйләде. 

– Мине йөклелек вакытында ук хастаханәләргә саклануга берничә тапкыр салдылар. Баланың йөрәк тибеше начар дип килделәр, аннары туар вакыты җиткәч, табиблар суны алдан җибәреп, үзең табасың дип, 14 сәгать баланы сусыз тилмерттеләр. Башта табар өчен төрле уколлар ясадылар, аннары булышмагач, ашыгыч кесарево ясадылар. Нәтиҗәдә, бала бер генә балл белән туды, әмма Казанга җибәрмәделәр, балтачлылар үзләре генә карады. 

5 көннән безне прививка да ясамыйча чыгардылар. БЦЖны бер ай узгач кына кададылар. Атна-ун көннән бала эпилепсиядәге кебек зәңгәрләнә башлады.  Казанга табибка барып, безгә Веста синдромы дигән диагноз куеп кайтардылар. Хәзер 8 нче хастаханәгә йөри башладык, сезнең Веста синдромы түгел, гади эпилепсия диләр. Нәселдә дә юк безнең андый нәрсә. Кая гына барсак та, родовая травма, туганда килгән зыян дип әйтәләр. Бала зәңгәрләнеп тугач, бөтен гаеп шул баш мие күзәнәкләрендә кислород җитмәүдән диделәр. Казанда табиблар, вакытында беренче ярдәм күрсәтмәүдән шулай булган, берничек тә баланы 14 сәгать сусыз тилмертергә тиеш түгел иде алар, дип әйтәләр. Тугач та Казанга җибәрергә тиешләр иде, диделәр миңа ДРКБ да. Баланың үсеше юк, көзән җыерган саен баш мие күзәнәкләре үлеп бара, - дип борчылып сөйли Лилия.


Яшь әни район табибларының битарафлыгына, ваемсызлыгына үпкә белдерә. Начар хәлдә туган баланы, югыйсә, Казанга җибәрсәләр дә була иде, ди. Анда вакытында ниндидер ярдәм күрсәтә алган булулары бик ихтимал.

– Бала тудыру йортыннан чыкканда да табибларга күренегез дип аны-моны әйтмәделәр. Балалар караучы хатын “баланы елатмагыз” дип кенә кисәтте. Балам иммәде, кешеләрнеке имә иде, минекен гел смесь белән кертә иделәр. Имезә генә башлыйм – имә алмый, елый. Шунда, “елатмагыз балагызны” дип кенә әйтте ул хатын. Педиатрлар да бер сүз әйтмәде. 

Бер айга кадәр авыруның бернинди билгеләре күзәтелмәде. Әле БЦЖ прививкасына кадәр, 24 көндә баланы сөннәткә утырттык, анда да утыртырга ярыймы-ярамыймы – беркем бер сүз әйтмәде. Мин шунысына гына аптырыйм: миннән соң икенче көнне тагын бер хатынның баласы авыр хәлдә иде, аныкын ДРКБ га шул көнне үк җибәрделәр, ни өчен минекен җибәрмәделәр – шуның сәбәбен белмим. Минем бала бер генә балл белән туып та Казанга җибәрмәделәр. Ул хатынның инде баласы тәпи йөри, аралашып торабыз, - ди Лилия.

Аның әйтүенчә, бүген Риязның хәлендә алга китеш берникадәр бар. Республика клиник балалар хастаханәсе табиблары билгеләгән даруларны эчкәч, 8 нче хастаханә табибларына күренеп йөри башлагач, ятып кына торган бала яртылаш әйләнә ала.

– Башта бер ай эчендә шушы авыртулар барлыкка килгәч, бик борчылдык инде. Ул вакытта стресстан сөтем дә булмады. Өч ай буе баланы саклап чыктык, бала теләсә кайсы вакытта зәңгәрләнә иде. Мин янында, әтисе аяк очында йоклап чыктык. Табиблар өянәкләре вакытында безгә баланы яны белән салырга куштылар. Шулай эшләдек тә, өч айга кадәр бик авыр булды инде. Ул вакытта баланың теле артка китеп, шәмәхәләнеп бетә иде. 

Яшәрме икән, торырмын икән бу бала дип уйлаган вакытлар да булды. Өстәвенә, туганда ук баланың куллары, аяклары чыккан булган. Бер аягы озын, бер кулы кыска иде, остеопатларга йөреп, шуларны утыртканнан соң, бала торам дип маташа башлады. Хәзер инде уенчыкларны үзе кулларына тота ала. Безнең баш мие нервлары кысылгач, күз белән дә проблемалар бар. Күрү сәләте яхшы, ләкин нервлар кысылгач, күз алмалары йөри. Безгә анысын да баш миенә бәйле, башыгызны дәваласагыз, күзләре күрәчәк, диделәр.


Балаларын аякка бастыру өчен, Исмәгыйлевлар “Первый шаг” медицина үзәгендә дәваланырга җыена. 24 көнлек беренче курс өчен кирәкле сумма җыелып беткән. 121 мең сум акчаны оешмадан да күчергәннәр, битараф булмаганнар да кушылган.

– Без шул “Первый шаг”ка баручылар белән сөйләштек инде. Эпилепсиядән файдасы бар диләр, тик бер курс белән генә калып булмый, 3-4 тапкыр барырга кирәк диючеләр булды. Алга таба Германиядән ай саен 20 мең сумлык препарат кайтартып торырга туры киләчәк, ди табиблар. Бу гормональ дару баладагы көзән җыеруны бетереп, үсешен тәэмин итү өчен кирәк. Табиб әле бу даруның тәгаен күпме кирәк булачагын әйтмәде, әмма алдан ук акчагызны хәстәрли торыгыз, баланың көзән җыеру өянәкләрен видеога төшереп торыгыз, диде. Безнең соңгы тапкыр өянәкләр ешайды, шуңа күрә төшереп, табибка күрсәтергә кирәк. Аннары гормональ даруның кайсысы һәм нинди суммада кирәк, үзем билгелим, диде. Табиблар тернкәләнергә шанс бар дип юаталар. Йөри башлагансыз икән, 3 яшькә кадәр йөрегез, 3 яшькә кадәр аякка бастыра аласыз, диделәр.


Лилия Исмәгыйлевага бүген “Первый шаг” үзәгеннән шалтыратканнар. 16 апрельгә бала белән тернәкләндерү үзәгенә 24 көнлек дәвалану курсын узарга чакырганнар. Шулай итеп, нәни Рияз яшьтәшләре кебек утырырга, үрмәләргә, тәпи йөрергә өйрәнә башлаячак. Дәвалану юлы әле башлана гына, әле бу юлның шактый озын булуы бар. Алда җәй, Сабан туйлары, әйдәгез, шушы сабыйга үз аякларында йөреп китәргә булышыйк. Хәйрия ярдәме өчен реквизитлар түбәндәгеләр: Сбербанк картасы номеры 4276 8620 2099 1792 (Лилия Исмәгыйлева исемендә).

Фикерләр








Җәмгыять

Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов: Инновацион компанияләр - яңа туган бала кебек

Бүген Казанда илнең венчур индустриясендә үзәк вакыйга саналган Россия венчур форумы ачыла. Быелгы форумның үзенчәлекләре, бу өлкәдә республиканың казанышлары, Татарстан фонды турында "Татар-информ" Татарстанның Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов белән әңгәмә корды.

Җәмгыять

Рубль тагын арзанайды: акча кәнфит кәгазенә калмасын дисәң, аны кайда сакларга?

Елгалар ярларыннан чыгып, халыкны муеннан суга батырган быелгы апрельдә икътисад өлкәсендәге тетрәнүләр дә җир тетрәүгә тиң булды кебек. Финанс базары белгечләре дә юатырга ашыкмый, борчылырга соң инде, ди. Шулай да күпне күргән безнең халык паникага бирелми, әллә инде акчасы юкмы?

Җәмгыять

Фатих Сибагатуллин: Кадрлар бар, койрыкларын боручы юк, бар да шомартып кына йөриләр!

Дәүләт Думасы депутаты, күпсанлы китаплар авторы Фатих Сибагатуллин татар мәктәбен ачарга кирәк түгел дип саный. "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында ул татар әдәбияты, матбугаты, эстрадасы турындагы фикерләре белән уртаклашты, нинди көрәш төрен үстерергә кирәклеге турында әйтте.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла