Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа: "Хәния кечкенәдән җырчы булырга хыялланды"

28 Июля 2017

Укылган: 5466 тапкыр

87 яшьлек Фәния апа Әзмөхәммәтова кайгылы хәбәр ишеткән минутларын искә алып сөйләде.
Бүген, 28 июльдә, Башкортстанның Тәтешле районында Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлаштылар. “Аның әтисе гармунчы иде, ул җырлады, биеде. Кечкенәдән артистка булырга хыялланды. Укырга кергәнче үк: “Мин җырчы булам”, - дип әйтә иде. Ишегалдында, урамда бөтен бала-чаганы җыеп, концертлар куя иде. Кыш көне булса, чыршы утырта итек, балалар аның белән җырлый-җырлый чыршы тирәли әйләнә иде...”, - дип искә алып сөйләгән җырчының әнисе Фәния Әзмөхәммәтова Башкорстанның БСТ телеканалына.

Мәгълүм булганча, Хәния Фәрхи 87 яшьлек әнисе янына кунакка кайткан булган. 27 июльдә аның йөрәге туктый. “Балалар кайтты да: “Әни, Хәния китте...”, - диләр. Мин: "Кая китте", - дип сорыйм, әллә Казанга кайтып җиткәнме дим, баштан аңламыйча тордым. Аны әле генә балалар озатып, үзләре кунакка гына киткән иде, ә Хәния өенә кайтып китте. Шуннан соң миңа Хәния мәңгегә китте, дип әйттеләр...”, - дип сөйләгән Фәния апа кайгылы хәбәр ишеткән минутларын искә алып.

Җырчыга 57 яшь иде. Ул 29 июльдә Казан җирләнәчәк. Хушлашу чарасы Г.Камал театры бинасында булачак (рәсми өлеше сәгать 10да башлана).

Хәния Фәрхинең җырлары белән биредә танышырга мөмкин.


Хәния Фәрхинең биографиясе.

Фикерләр








Җәмгыять

Татарстанның яңа тарихын фотосурәтләрдә чагылдырган фотографны соңгы юлга озаттылар

Бүген танылган фоторәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловскийны соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасы Казанның Актерлар йортында узды. Михаил Козловскийның 20 нче гыйнварда 63 яшендә йөрәге тибүдән туктаган. Яман чиргә каршы көрәшсә дә, авыруын җиңә алмаган ул. Әмма авыруы турында белгәч тә, төшенкелеккә бирелмәве, хәле булганда эшләп йөрүе ихтирамга лаек.

Җәмгыять

Көчләүче-рецидивист ничек үтерүчегә әверелгән – биш вакыт намазын, уразасын калдырмаган Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнүче адәм кулга алынды (видео)

Түбән Камада яшәгән Гөлшат Котенкова 9 гыйнвар кичендә югалды, 10 гыйнварга каршы төндә аның мәете табылды. Бер тәүлектән соң, полиция хезмәткәрләре үтерүдә гаепләнүчене тоткарлады. Сорау алганда, Данил Котенев 29 яшьлек кызны үтерүен үзе таныган. Коточкыч һәм мәгънәсез җинаять турында “Татар-информ” агентлыгы репортажы.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла