Казанда Хәния Фәрхи исемендәге урам булачакмы?

3 Декабря 2017

Укылган: 1168 тапкыр

Автор: Илгиз ШӘКҮРОВ
Фото: Рамил Гали
Казандагы берәр урамга Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи исеме бирелергә мөмкин. Җырчының иҗатын яратучылар, шуны сорап, интернетта петиция ачкан. Якын арада тамашачылар башкала мэриясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә җыена.

Бу эш белән шөгыльләнүчеләрнең берсе -  Булат Газизов «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.

Булат - Башкортостанның Чакмагыш районы егете. Хәзерге көндә Екатеринбургта юрист булып эшли. Ул кечкенәдән Хәния Фәрхи иҗатын яраткан.


̶  Булат, Казанда Хәния Фәрхи урамын булдыру идеясе ничек барлыкка килде?

̶  Бу идея Хәния апаның тамашачыларыннан еш ишетелде. Ә интернетта петиция ачу эшен Азат Садиков башлап җибәрде. Азат  ̶  Хәния Фәрхинең «ВКонтакте» сайтындагы төркеменә нигез салучы. Хәния апаның фанаты буларак, мин дә читтә кала алмадым. Мондый эштә тәҗрибәм дә бар.


̶  Эшегездә нинди документларга һәм кагыйдәләргә таянасыз?

̶  Урамнар белән бәйле барлык эшләр шәһәр мэриясендә эшләнә. Иң элек инициатив төркем мэриягә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Казан мэрының 2015 елгы топонимика турындагы карары нигезендә, гариза белән мөрәҗәгать иткәндә, анда ун яки аннан күбрәк кешенең исеме һәм шәхси мәгълүматы язылырга тиеш. Без әлеге кешеләрне Хәния Фәрхинең «ВКонтакте» сайтындагы төркеме аша табарга уйлыйбыз.

̶  Ә петиция эшкә ничек тәэсир итә соң?

̶  Петицияне гаризаның кушымтасы дияргә була. Ул фикердәшләрнең күпме икәнен күрсәтә. Гариза белән бергә без петиция турында да мәгълүмат тапшырачакбыз. Хәзерге көндә аны 200 кеше имзалады. Бу сан тагын да күбрәк булыр иде, тик өлкән буын кешеләре петицияне имзалау тәртибен белеп бетерми. Хәзерге көндә дә Казанда Хәния Фәрхи урамын булдыру турында петициягә имзалар җыю дәвам итә. Җырчының «ВКонтакте» сайтындагы төркемендә барлык мәгълүмат та бар.


̶  Гаризаны кайчан тапшырачаксыз?

̶  Канун буенча, гражданнарның мөрәҗәгатьләре дәүләт органнары тарафыннан 30 көн карала. Гаризаны бу атнада тапшырачакбыз. Җавап ике атнадан да озак көттермәс, дип уйлыйм.

̶  Казанлылар сезгә теләктәшлек күрсәтер дип уйлыйсызмы?

̶  Әйе, дип уйлыйм. Күп тапкыр әйтелде инде, Хәния Фәрхи иҗаты  ̶  татар халкының милли мирасы. Үзенең җырлары белән ул татар телен һәм мәдәниятен саклауга зур өлеш керткән шәхес. Мин үзем аның концертлар графигын күреп шакката идем. Хәния апа Россия буенча иң күп татар концертлары куйган аз артистларның берсе. Ә иң мөһиме: Хәния апаның концертларына билетлар арзан иде. Ул акча өчен түгел, ә халык өчен җырлады. Андый шәхеснең гомеренең күп өлеше узган шәһәрендә үз урамы булырга тиеш.

 ̶  Хәния апаның Екатеринбургта тамашачылары күп идеме?

̶  Екатеринбургта аны һәрвакыт тулы зал каршы алды. Ул Екатеринбургны Башкортостанның Тәтешле, Борай, Аскын районнарына якын урнашканга күрә «башкала» дип атый иде. Хәния апа концертларын сәхнәдән түгел, ә залдан чыгып башлады. Бу да аның халыкка якын булганын күрсәтә. Екатеринбургта Хәния апа концертына аның күп туганнары, авылдашлары, укытучылары килә иде. Соңгы елларда ул Әлфия Авзалованың һәм үзенең 90 елларда җырлаган җырларын башкарды.

̶  Хәния апаның кайсы җырларын яратып тыңлыйсыз?

̶  «Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә», «Гомер юлы» җырлары бик ошый.  

̶  Кайгылы хәбәрне сез ничек белдегез?

̶  Хәния апаның үлеме турында эштән кайтканда белдем. Апам шалтыратып, бу хакта радиодан ишеткәнен әйтте. Башта ышанмадык. Туганнар булмасак та күңелгә шундый авыр булды. Соңрак һәркөн аның җырларын тыңлап йоклап китә башладым.


Искәртеп үтик, Хәния Фәрхи 2017 елның 27 нче июлендә Башкортстанның Тәтешле районында йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. 29 нчы июльдә аны Камал театрыннан озаттылар, аннары Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр.

Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була. Хәния Фәрхинең биографиясе .

Фикерләр








Җәмгыять

Telegramда татарлар өчен файдалы 10 канал

“Эт өрә тора, бүре йөри тора”, - диләрме әле? Туган телне саклап калырга тырышкан татар зыялылары заман сулышын тоеп эш итә. Алар Telegram мессенджерында милли җанлылылар өчен менә дигән файдалы каналлар булдырган. Әлеге каналларга күзәтү тәкъдим итәбез.

Җәмгыять

Калҗа һәм гөбәдия, кәҗә һәм тавык: иң оста пешекчеләр һәм ветеринарлар Буада

Татарстанда WorldSkills Russia чемпионатының иң зур күләмлесе узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Буа ветеринария техникумы горурлана ала - иң оста һөнәрчеләр исемлегендә бу уку йорты студентлары да бар.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла