Быел яз Татарстанда кайда нәрсә ауларга ярый?

13 Апреля 2018

Укылган: 569 тапкыр

Автор: Арсений МАВРИН, sntat.ru
Татарстанда 16 апрельдән язгы чорда аучылыкка рөхсәт бирелә башлый.

Башкача әйткәндә, республиканың аучылык урманнарында һәм кырларында каурыйлы киек кошларны ату хокукы бирә торган юлламалар сату башлана. Рөхсәтнең уртача бәясе бер кеше өчен сезон дәвамында атуга 2 мең сум, йә бер тәүлек өчен 500 сум була.

Кайчан?

Татарстанда язгы аучылык вакыты Президентның 12.04.2013 (УП-303) санлы Карары нигезендә билгеләнә. Документтагы мәгълүмат буенча, аучылык сезоны башлану апрельнең дүртенче шимбәсенә туры килә. Сезон төгәл ун көн дәвам итә. Шуны да әйтергә кирәк, быел язгы аучылык сезоны ачылу бик соңга калды: ул 28 апрельдән 7 майга кадәр дәвам итәчәк. Чагыштыру өчен: 2015 елда Татарстанда язгы аучылык чоры 18 апрельдә, 2016 елда 23 апрельдә, 2017 елда 22 апрельдә башланган иде.

Нәрсәне һәм кайда?

Язгы сезонда Татарстан аучылары өчен төп табыш – ата үрдәкләр һәм казлар. Аучылар күпчелек очракта нәкъ менә каз аулау өчен чыга. Аучылар ау рөхсәт ителгән вакытка кадәр өч атна алдан казларның кайта башлавын әйтте инде.

Татарстан аучыларының Интернеттагы төркемнәрендә кырлардагы мәгълүматлар даими рәвештә яңартылып тора. Күзәтүләр буенча, зур булмаган казлар төркеме 5 апрельдә Алабуга, 6 апрельдә Нурлат, 8 апрельдә Әлки районы күгендә күренгән инде.


Аеруча түземсез аучылар атарга рөхсәт бирелгәнче казларның төп төркемнәре китеп бетәр дип борчыла. Тәҗрибәлерәкләре исә, әле кырда кар күп, казлар озак очачак, дип тынычландыра. Казларның аерым транзит төркемнәрен хәтта июньдә дә күреп булачак.

Инде бер дә түзәр чамасы калмаганнарга сезонны Татарстаннан читтә башларга тәкъдим итәләр. Каурыйлы киек кошларга аучылык якындагы регионнарның түбәндәгеләрендә рөхсәт ителә: Пенза, Самара, Мордовия якларында 14 апрельдән 23 апрельгә кадәр, Ульяновск өлкәсендә, Марий Эл һәм Чувашстанда 21 апрельдән 30 апрельгә кадәр, Удмуртиядә 25 апрельдән 4 майга кадәр.

Нәрсә рөхсәт ителә, нәрсә тыела?

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аучылык коткысына бирелеп, чикләүләр һәм тыюлар турында онытмаска кирәген искәртә. Татарстанда урман тавыкларын (суерларны) аулау тулысынча тыела. Ата көртлекне аулау республикада бары тик тугыз урында гына рөхсәт ителә: “Бөгелмә”, “Забава”, Караеш”, “Никольский”, “Питрәч”, “Поповский”, “Юкә” аучылык хуҗалыкларында, шулай ук Баулы һәм Бөгелмә районнарындагы бөтен кеше керә ала торган аучылык урыннарында.

Россия Табигать министрлыгының 04.09.2014 (№383) санлы Боерыгы гамәлдә. Бу соры киек казны аулау тыелган дигән сүз. Ак маңгайлы казларны, ындыр казларын гына атарга ярый. Бер аучы тәүлегенә ике кош кына ата ала. Очып баручы казларны ничек танырга дигән сорауга Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре гади җавап бирә: табышыгызның тавышын аерырга өйрәнегез. Төрле казлар төрлечә кычкыра. Һәм барлык очрак өчен дә бер җавап: тәгаен танымасаң, ышанычың булмаса – атма.


Шулай ук аучының тәүлеклек нормасына өч ата үрдәк һәм өч вальдшнеп керә. Монда да нюанс бар: иртән кайтып баручы вальдшнепны атарга ярамый. Бары тик кичкесен генә мөмкин. Каргаларны аеруча яратмаучылар рөхсәт юлламасына бу кошны атуны да яздыра ала. Каргаларга шома көпшәле мылтыктан да, пневматик коралдан да атарга ярый.

Теләсә кайсы транспорт чарасы, шул исәптән моторлы һәм ишкәкле көймәләр белән ауга чыгу тыела. Йөзү чарасын бары тик табышны барып алу өчен генә суга төшерергә рөхсәт ителә.

Бары тик шома көпшәле мылтыкны гына үзең белән алып йөрү рөхсәт ителә. Пуля йә картечь (ядрәсе 5 мм дан да зур булмаган) белән корылган патрон катгый рәвештә үзең белән булырга тиеш түгел. Нумерация буенча: максимум – 0000. Аучы-инспекторлар “кирәк булса дип кенә алган идем” кебек җавапларга карап тормаячак. Закон каршында җавап тотарга, штраф түләргә туры киләчәк.

Ау урынына алданрак, мәсәлән, 27 апрельдән кич белән килеп мылтык куючыларга да административ җаваплылык яный. Төн уртасына кадәр, ягъни ау сезоны рәсми рәвештә ачылганга кадәр, мылтык чехолында һәм корылмаган килеш торырга тиеш. Юкса – штраф.

Мылтыкны урыннан-урынга корылган һәм чехолсыз килеш алып йөрергә ярамый. Тагын бер мөһим урын: аулап табылган һәр кош турында мәгълүмат рөхсәт кәгазенең махсус баганасына язылган булырга тиеш. Табышны алып кайтканга йә түшкәсен эшкәрткәнгә кадәр үк язып куярга кирәк. Бу таләпне үтәмәү җитди кагыйдә бозу булып исәпләнә.


Уылдык чәчү вакытындагы тыюлар турында берничә сүз

Аучылык сезоны башланырга берничә көн кала, Татарстанда уылдык чәчү вакытына тыюлар чоры башлана. Быел бу чор 25 апрельдән 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшергәнчә, республикада бары тик бер урында гына һәвәскәрләр өчен балык тоту тыела: Түбән Кама ГЭС плотинасы янында. Елга агымы буенча 5 км ераклыкта һәм гидроэлектростанциядән 500 м югарырак суга бер генә калкавыч та төшәргә тиеш түгел.

Башка сулыкларга килгәндә, бары тик яр буеннан гына, бер калкавычлы яки төпкә төшә торган кармак ярдәмендә балык тотарга ярый. Бу кармакта элмәкләр саны икедән артык булу тыела. Кармакка эләккән балыклар арасында мәрсин балыклар, хариус (сөләйман балыклар семьялыгы), таймень, керкә (форель), ачыкый (горчак), подуст булмаска тиеш.

Фикерләр








Җәмгыять

Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов: Инновацион компанияләр - яңа туган бала кебек

Бүген Казанда илнең венчур индустриясендә үзәк вакыйга саналган Россия венчур форумы ачыла. Быелгы форумның үзенчәлекләре, бу өлкәдә республиканың казанышлары, Татарстан фонды турында "Татар-информ" Татарстанның Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов белән әңгәмә корды.

Җәмгыять

Рубль тагын арзанайды: акча кәнфит кәгазенә калмасын дисәң, аны кайда сакларга?

Елгалар ярларыннан чыгып, халыкны муеннан суга батырган быелгы апрельдә икътисад өлкәсендәге тетрәнүләр дә җир тетрәүгә тиң булды кебек. Финанс базары белгечләре дә юатырга ашыкмый, борчылырга соң инде, ди. Шулай да күпне күргән безнең халык паникага бирелми, әллә инде акчасы юкмы?

Җәмгыять

Фатих Сибагатуллин: Кадрлар бар, койрыкларын боручы юк, бар да шомартып кына йөриләр!

Дәүләт Думасы депутаты, күпсанлы китаплар авторы Фатих Сибагатуллин татар мәктәбен ачарга кирәк түгел дип саный. "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында ул татар әдәбияты, матбугаты, эстрадасы турындагы фикерләре белән уртаклашты, нинди көрәш төрен үстерергә кирәклеге турында әйтте.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла