Буш зал, ватык проектор һәм күз яшьләре - Казанда Башкортстан журналистының иҗат кичәсе узды

7 Апреля 2018

Укылган: 1967 тапкыр

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: tatar-congress.org
“Казан” милли мәдәният үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче журналист, язучы Әнвәр Сөләймановның иҗат кичәсе узды. Гомере буе татар шәхесләрен данлаган кешенең үзен данларга бик аз кеше килгән иде. Әнвәр Сөләйманов – нечкә күңелле шәхес. Иҗат кичәсендә язучыны елау дәрәҗәсенә җиткергән күренешләр берничә тапкыр булды. 
Әнвәр Сөләйманов 1954 елда Башкортстанның Бишбүләк районында туа. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, гомерен журналистикага багышлый  — башта туган районында, аннан соң Уфада, республика матбугат басмаларында хезмәт итә. «Кызыл таң», «Өмет»нең үз хәбәрчесе була. 2011-2014 елларда "Ярмәкәй яңалыклары" район газетасында хезмәт итә. Аның иң күренекле хезмәтләренең берсе - Татарстанда яшәүче күренекле шәхесләр турындагы "Җирдәге йолдызлар" китабы. Фатих Кәрим, Фәнис Яруллин, Хәния Фәрхи кебек шәхесләрне таныту, аларның тормыш, иҗат юлларын танытуга гомерен багышлаган кеше.   
Әнвәр Сөләйманов - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Аның "Халкым, якташларым дип тибә йөрәгем” дип исемләнгән иҗат кичәсен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырды.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров Әнвәр Сөләймановның 6 китап авторы булган лаеклы язучы икәнен белдерде. 

  - Әнвәр Сөләймановның бер үзенчәлеге бар. Әмма андый язучылар берәү генә түгел. Алар – Башкортстан белән Татарстанга дуслык күпере салучылар. Әнвәр Сөләйманов, 120 шәхесне барлап, алар турындагы хезмәтен бастырды. Аның “Җирдәге йолдызлар” китабы да, башка китаплары да моңа бик якты мисал. Башкортстанда иҗат итүче шәхесләр безгә бик кадерле. Бу эшегез өчен дә без бик рәхмәтле. Төрле чараларны гел оештырып торабыз. Шушы әдәби-музыкаль кичәне оештырып килгәнегез өчен рәхмәт, - диде ул.


Бөтендөнья татар конгрессы язучы Әнвәр Сөләймановка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк – Г.Тукай сүзләре язылган, портреты ясалган сәгать тапшырды. Данис Шакиров язучыга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров сәламнәрен тапшырды.

Шушы сүзләрдән соң Данис Шакиров "ул хәзер килеп җитә, чараны башлый торырга кушты", дип әйтте. Залдагы беренче һәм икенче рәтләрдә генә тамашачылар бар иде - алары да тулы түгел. Калган зал буш... Шул килеш кичәне башлап җибәрделәр. Әнвәр Сөләймановның моңа бик эче пошып, килгән кунаклардан гафу үтенде. 

Кичә барышында да залдан кешеләр чыгу юлына кузгалды. Зал бөтенләй бушап калды.

“Техника да язучы Әнвәр Сөләймановка каршы иде ул көнне...”

Шуңа өстәп иҗат кичәсендә проектор, экран һәм башка шуңа кагылышлы техника эшләмәде. Әнвәр Сөләйманов моның өчен да гафу үтенде. Гомере буе эшләгәнен слайдлар, видеороликлар форматында халыкка күрсәтәсе килгән икән аның. Язучының йөзенә канәгатьсезлек һәм үпкә хисләре язылган иде.

- Тормыш юлымны, иҗатымны, барысын да күрсәтеп бармакчы идем, ләкин нишләтәбез инде, техник проблемалар чыкты шул, - диде Әнвәр Сөләйманов, күзләре яшьләнеп. Сәхнәдә китапларының геройлары - әйтик, Фатих Кәрим турында сөйләгәндә дә күңеле тулды язучының.

“Хәния Фәрхи исән булса...”

Иҗат кичәсендә җырчылар Рөстәм Асаев, Илшат Вәлиев һәм Гөлнара Тимерҗанова чыгыш ясады. Әнвәр Сөләйманов үзе дә җырлап күрсәтте. Язучы әйтүенчә, иҗат кичәсенә Салават та килергә тиеш булган, әмма гастрольләрдә булу сәбәпле килә алмаган. "Хәния Фәрхи дә, исән булса, килгән булыр иде", - диде язучы.

"Монда кеше аз дип хафаланмагыз, - диде җырчы Илшат Вәлиев. - Аз булса да, милләтнең иң битараф булмаган кешеләре монда".

Юату сүзләреннән язучының тагын бер тапкыр күңеле тулды. 


"Без хезмәтеңне тиешенчә бәяләмәгәнбез"

Әнвәр Сөләймановны котларга Рәдиф Гаташ килгән иде. 

- Заллар тулы түгел дисәләр дә, монда килгән бар кеше дә бик затлы һәм иҗат, милләт өчен янып тора. Алар рәтендә мин дә бар. Шуның өчен мин бик бәхетле. Әнвәр дустым, син, Казанга килеп, барлык дусларыңны җыеп, шушындый матур кичә оештырдың. Аңа хәтле эшләгән эшләрең дә бик зур. Алар өчен дә сиңа рәхмәт. Милләт өчен эшләп, син һәрвакыт халык улы булдын. Безнең чынлап та Башкортстаннан чыккан кешеләр, иҗат итүчеләр күбрәк шул. Безне шулай җыюың, игътибарга алуың өчен бик зур рәхмәт. Рәхмәт көтмичә, үз инициативаң белән, янып-көеп, йортларга кереп язган, менә шулай итеп эшләгән китапларың алар синең. Без синең хезмәтеңне тиешле дәрәҗәдә бәяләмәгәнбез. Без синең алдында бик гаепле, - диде ул.


Данис Шакиров, Рәдиф Гаташтан тыш сәхнәдә сүз әйтергә теләүче күренмәде. Сценарийда шулай каралгандырмы - бер ир чыкты һәм Әнвәр Сөләймановка багышлап язган шигырен укыды. Алдан планлаштырылган әйбергә караганда экспромтка - сәхнәдә өзеклек булдырмас өчен тырышуга күбрәк охшаган иде бу хәл.

Исемен әйтмәскә кушкан бер ханым "Татар-информ" хәбәрчесенә оештыручыларны тәнкыйтьләп сөйләде: "Журналистика факультетында укучыларга хәбәр итәргә була иде. Залда кеше булыр иде ичмасам! Шушылай эшлиләрмени инде, оештырасың икән, кешесен дә җыярга кирәк!"

“Кичәдәге соңгы фикер”

Кичәгә журналистлар да килмәгән иде. Кеше саны нигә аз дип сорагач, Əнвәр Сөләймановның кабат күзләре яшьләнде, җавап бирергә кыенсынды.

- Башкортстандагы татар журналистикасында нинди проблемалар бар? - дип сорадым мин аннан.

- Яшьләр җитми. Халык укудан читләште, телевизорга якынлашты. Газеталарның тиражы азая. Халык газеталардан читләшә, - диде ул.

“Бу нинди хыял соң: чынга ашканмы яки ашмаганмы?”

Әнвәр Сөләймановның иҗат кичәсенә килгән бар кешеләр белән дә күмәк фотога төшү хыялы булган. Һәм бу хыялы аның тормышка ашты - чөнки барлык килгән кешеләр бер кадрга сыеп бетә иде.Язучының хыялы чынга аштымы яки ашмадымы инде монда?


“Күзәтүче фикере”

Мин – күзәтүче. Әнвәр абыйның күзләре яшьләнгән саен минем дә кәефем төште. Әйе, хатирәләрдән күзләр яшьләнсә – ул бик әйбәт. Әмма сәхнәдән залның яртысыннан күбрәге буш булуны күру рәхәтме икән соң ул? Кеше тырышкан. Миңа калса, бу оештыручыларның кимчелеге. Башкортстанда яшәп, иҗаты белән татар шәхесләрен таныткан кеше зуррак хөрмәткә лаектыр. 

Мәгълүмат чаралары вәкилләре булмаганга да гаҗәпләнергә кирәкмидер. "Татар-информ"га да чакыру чара буласы көнне сәгать унда гына килде - ә бит редакцияләр кая барасын алдан планлаштыра, каядыр барырга мөмкинлек булмаска мөмкин. Чакыруда да бу шәхеснең нинди масштаблы икәне әйтелмәгән иде. "2017 елның 5 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Башкортстанда яшәп иҗат итүче журналист, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты Әнвәр Сөләймәновның “Халкым, якташларым, дип тибә йөрәгем” исемле иҗат кичәсен оештыра". 

Белмәгәнгә килмәгәннәр!

“Татар-информ” хәбәрчесе Рәдиф Гаташ белән иҗат кичәсе турында әңгәмә корды.


Рәдиф абый, нишләп кичәгә кеше килмәде?

- Әйе, кеше әз килде шул. Бу чарага хәтле дә бик күп зур кичәләр булып үткән иде бит. Төрле конференцияләр дә, башкалары да булды. Әле күптән түгел Башкортстаннан 19 кеше дә килгән иде әле. 19 кеше! Язучылар белән, җырчылар белән бергә инде бу. Шулай ук, алар килгәч тә, шушындый кичәләр булган иде. 

Ә Әнвәр Сөләймановны кешеләр инде белеп тә бетермәгәннәр, мөгаен. Аны бит халыкка әйтергә, аңлатырга, күрсәтергә кирәк. Әнвәр Сөләйманов бик зур эшләр эшләгән. Татарстандагы дөнья хәлләре турында бик зур китаплар язган кеше. Бик күп кешеләрнең язмышларын сыйдырган китаплар. Менә шуның барысын радиоданмы, каян да булса да әйтәсе, аңлатасы, халыкка җиткерәсе иде. 

Яки инде шул “Казан” милли мәдәният үзәгендә, шул йортта эшләүче кешеләр әйтсәләр, Бөтендөнья татар конгрессы кешеләре әйтсә, кешеләр килгән булыр иде. Шуңа күрә бу чара үтәсен белеп тә килмәгәннәр күп түгел, минемчә, белмәгәнгә килмәгәннәр. Шул минем фикерем. Һәм дә инде кичәнең сыйфаты килгән кеше саныннан тормый бит. Чара барыбер бик күңелле, бик ямьле булды.


"Бәла шунда - читтә яшәүчеләрне белмибез"

Сезнең фикерегезчә, Татарстан халкы Әнвәр Сөләймановны беләме?

- Әнвәр Сөләйманов озак еллар буе Башкортстанда эшләде. “Кызыл таң” газетасында да эшләде, аннаг соң башка җирләрдә дә күп хезмәт итте инде ул. Әлбәттә, аны Башкортстанда күбрәк беләләр! 

Ләкин ул Татарстан матбугатында да басыла. Әле күптән түгел генә “Мәдәни җомга”да Хәния Фәрхи турында зур гына мәкаләсе чыккан иде. Менә безнең төп бәла нәрсәдә – читтә яшәүчеләрне без белеп бетермибез. Татарстанлылар белеп бетерми. Язучылар, шәхесләр үзләре килеп, үзләре турында сөйләп киткәч кенә халык әзрәк белеп кала. 

Менә минем абыем Рәшит Гатауллин шагыйрь иде. Ул Татарстан язучылар берлегендә иде. Роберт Миңнуллин белән бергә чыгарган иде ул бер китабын. Монда - Татарстанда да беләләр иде аны, язган әйберләре дә чыга иде, ләкин Башкортстанда, яшәгән урынында, күбрәк беләләр иде. Менә Әнвәр Сөләйманов очрагы да шуның кебек инде ул. Әмма безгә - Татарстанда яшәүчеләргә, барыбер күбрәк белергә кирәк инде. Бигрәк тә менә хәзер милли бердәмлек кирәк булганда кадерләрен белергә кирәк. 

Ул бит инде үзе менә шундый танылган, билгеле булган шәхесләр турында очерклар язган. Бик матур яза ул. Мәкаләләре бик кызыклы аның. Һәм менә кичәгә газиз ватаны өчен башын салган патриотик шагыйрь Фатих Кәримнең кызы – Ләйлә Кәримованың килүе минем күңелемә бик хуш килде. Ләйлә Кәримова аның батырлыгын, матурлыгын һәм шигъриятен сеңдергән.  Шундый тыйнак, шундый матур искиткеч ханым. Аның безнең арада булуы безнең өчен чын бәхет.

Әнвәр геройлары белән танышып, аларны белеп бетереп кенә алар турында яза торган кеше бит ул. Әнвәрнең кешеләр белән җиңел аралашу сәләте бар. Кайбер кеше бит авыр аралаша. Ә Әнвәргә кешеләр белән аралашу җиңел бирелә. Миңа калса, шулай кирәк тә.

Оештыручылар кичә була дигән хәбәр таратырга тиешләр идеме?

- Әлбәттә, тиешләр иде! Бөтендөнья татар конгрессына кирәк булган моны башкарырга. Әмма халык бит инде килмәскә дә хокуклы. Булганына да канәгать булырга кирәк. Факт факт булып кала бит барыбер. Кеше әз килде. Әмма аңа карамастан, әйтәм бит, кичә барыбер бик матур булды. Җырчылары да бик көчле иде.

Сез ахырдан төшкән күмәк фотода юк. Чара ахырына хәтле кала алмадыгызмы әллә?

- Соңга хәтле кала алмадым шул, өйдә көтәләр иде. Чыгып китәргә туры килде, яшь чакта гына соңга хәтле йөрисең шул ул...

"Күз яшьләре аны матур яктан күрсәтә"

Әнвәр Сөләймановның нечкә күңелле булуы нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз? Менә ул анда елап та җибәрә язды бит.

- Кешенең үзенең шәхси табигате инде. Холкы бик йомшак. Матурлыкка сизгер. Милләт бит бу, милли чара. Ул данлаган Фатих Кәрим, Фәнис Яруллин, Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым да милләтнең нурлы шәхесләре бит. Алар өчен күңелдә горурлык. Әлбәттә, алар турында сөйләшкәндә күз яшьләре килә. Әнвәр геройларының тормышын, язмышын үз йөрәге аша үткәрә. Бу бик әйбәт, бик матур сыйфат. Мин үзем дә әллә нишләп киттем аның күзләренә яшьләр тулганда. Мин моны яхшы сыйфат дип уйлыйм. Ул аны бик матур яктан күрсәтә.

Фикерләр








Җәмгыять

Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов: Инновацион компанияләр - яңа туган бала кебек

Бүген Казанда илнең венчур индустриясендә үзәк вакыйга саналган Россия венчур форумы ачыла. Быелгы форумның үзенчәлекләре, бу өлкәдә республиканың казанышлары, Татарстан фонды турында "Татар-информ" Татарстанның Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов белән әңгәмә корды.

Җәмгыять

Рубль тагын арзанайды: акча кәнфит кәгазенә калмасын дисәң, аны кайда сакларга?

Елгалар ярларыннан чыгып, халыкны муеннан суга батырган быелгы апрельдә икътисад өлкәсендәге тетрәнүләр дә җир тетрәүгә тиң булды кебек. Финанс базары белгечләре дә юатырга ашыкмый, борчылырга соң инде, ди. Шулай да күпне күргән безнең халык паникага бирелми, әллә инде акчасы юкмы?

Җәмгыять

Фатих Сибагатуллин: Кадрлар бар, койрыкларын боручы юк, бар да шомартып кына йөриләр!

Дәүләт Думасы депутаты, күпсанлы китаплар авторы Фатих Сибагатуллин татар мәктәбен ачарга кирәк түгел дип саный. "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында ул татар әдәбияты, матбугаты, эстрадасы турындагы фикерләре белән уртаклашты, нинди көрәш төрен үстерергә кирәклеге турында әйтте.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла