Бер яманга бер яхшы: тел мәсьәләсе нинди проблемаларга чишелеш ачты?

30 Ноября 2017

Укылган: 767 тапкыр

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Солтан ИСХАКОВ
Татар теле мәктәпләрдә ничек укытылачак? Соңгы айларда халыкны шушы мәсьәлә борчый. Бу атнада Дәүләт Советы сессиясендә сорауга җавап табылды, дип әйтергә була. 

Татарстан прокуроры әйтүенчә, Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы бөтен Россия территориясендә туган телләрне укыту планы вариантын эшләде. Анда республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү закон таләпләренә туры китерелгән. “Ихтыяри рәвештә, ата-аналарның язма ризалыгы белән – атнасына 2 сәгать күләмендә”, - диде прокурор.

Билгеле, татар җәмәгатьчелеге татар теленең мәктәпләрдә мәҗбүри укытылуын теләде һәм шул юнәлештә карар кабул ителүне көтте. Әмма, Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтүенчә, “Республикада мондый карар кабул ителү - безгә алга карап эшләү өчен юл күрсәтү дә. Ошыймы, ошамыймы – карар бар. Бүген безгә эшне шуңа таянып алып барырга кирәк”.

Шул вакытта татар телен мәктәптә укыту темасы тирәсендә барган шау-шу җәмәгатьчелекне уятты, һәм татар дөньясында моңарчы булмаган җанлылык күзәтелә. “Интертат” бу вәзгыятьтә югалтуларны түгел, татарның нәрсә отканын искә төшерергә тәкъдим итә.

Татар телен саклау өчен көрәш нинди проблемаларның чишелешенә юл ачарга мөмкин?

1. Татар халкының милли үзаңы күтәрелү – мондый хәл 1990 еллардан бирле күзәтелгәне юк иде.

2. Татар телен укытуның яңа методикалары мәктәпләргә тирәнтенрәк кертелә башлау – бу методикларны кабул итү, мәктәпләрдә куллану кирәклеге, дистә еллар буе сөйләнелсә дә, тиешенчә башкарылмаган иде.

3. Татар телле укытучылар әзерли торган югары уку йорты ачу кирәклеген республика җитәкчелегенең тануы.

4. Укучыларның, ата-аналарның, укытучыларның татар телен өйрәнүгә мотивациясе туу. Моңарчы татар телен өйрәнүне кирәксенмәгәннәр дә аны үзләштерү мөһимлеген әйтте.

5. Татар телен туган тел буларак сайлау мөмкинлеге тугач, Татарстаннан читтәге милли республикаларда яшәүче татарлар үз туган телләрен өйрәнә ала башлады. Мәсәлән, Башкортстанда шундый күренеш күзәтелә.

6. Дин әһелләре татар телен пропагандалау, гамәлдә куллану эшенә актив кереште. Татарстан Диния нәзарәте татар телен сөйләшү теле итеп игълан итте. Җомга вәгазьләрен татарча сөйләүгә каршы чыккан Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте дә : “Дин әһелләре үз эшләрен татарча алып барырга, мәчетләрдә вәгазьләр күбрәк татар телендә укылырга тиеш”, - дигән фикерне белдерде.

7. Социаль челтәрләрдә, Ватсап, Телеграм мессенджерларында татар телен пропагандалаган, татар теле өчен көрәшүчеләрне берләштергән төркемнәр барлыкка килде.

8. Эстрада җырчылары татар телен саклап калуга юнәлдерелгән акцияләргә кушылды: моңа кадәр шоу-бизнес вәкилләренең милли акцияләрдә катнашканы булмады диярлек.

9. Социаль челтәрләрдә татарча язучылар саны артты. Хәтта рус телле сайтлар да татар телендә яза башлады.

Сез татар телен укытуга бәйле вәзгыятьнең нинди нәтиҗәләре бар дип саныйсыз?

Илдар Гыйльметдинов, Россия Дәүләт Думасы депутаты:


Тискәре күренеш булса да, уңай яклары да күзәтелә. Туган телгә игътибарны республикаларның үзләрендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә комплекслы хәл итүгә куярбыз, дигән фикердә торабыз. Ник дигәндә, туган телне саклау мәсьәләсен төбәкләрнең үзләренә генә йөкләү ул, минемчә, дөрес түгел. Ул дәүләт күләмендәге гомуми бурыч, дип саныйм. Федераль үзәк бу эштә, шул исәптән, дәреслекләр әзерләү, аларны теркәү, экспертизалар уздыру буенча да ярдәм итәргә тиеш. Кайбер кечкенә халыкларның телләрен саклау мәсьәләсендә аеруча ярдәм кирәк, анда бит әле проблемалар тагын да күбрәк. Бу мәсьәлә буенча федераль үзәк, төбәкләр белән берлектә, комплекслы, эзлекле рәвештә, программалар нигезендә шөгыльләнергә тиеш. Әгәр без шуңа ирешәбез икән, бу шау-шу файдага булачак. Туган телләрне ябарга, укытмаска дигән законнар юк бит. Киресенчә, дәүләт сакларга тырыша, ләкин ул кемнәрнеңдер туган теле түгел икән, бу балалар өчен, әлбәттә, аны өйрәнү мәҗбүри рәвештә булырга тиеш түгел. Безнең мәктәпләр өчен төрле укыту программалары бар. 2, 3, 4, 5, 6 сәгать белән укыта торганннары да. Регионнарның, дәүләт теле буларак, кимендә ике сәгате бар инде, аннары инде өстәмә рәвештә тагын нинди укыту программасын алалар... Гимназияләр ачарга кирәк, беркем комачауламый. 2 нче гимназиягә чират әнә, балалар бакчасына да чират. Күп көчне балалар бакчасына күчерергә кирәк, нәни балага телне кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Яңа методикалар кирәк. Кыскасы, эш фронты бик зур.

Икетеллелек турындагы закон үтәлеше мәсьәләсендә административ җәза бар бит. Мин, бу юнәлештә позициямне көчәйтеп, аудит үткәрер идем. Туристлар бит безгә ниндидер миллилек, милли төсмерләрне, үзенчәлекләрне күрергә килә. 

Илшат Сәетов, сәясәт фәннәре кандидаты:


Билгеле, татар телен укытуны киметү файдалы әйбер түгел, дип уйлыйм. Ләкин бөтен әйбернең ике ягы бар, русча әйтсәк, “У медали есть вторая сторона”. Беренчедән, бу вазгыять татарларны татар теле өчен көрәшергә өндәде, аларга стимул бирде, чөнки күпчелек татар аның турында, гомумән, уйламый иде. Халыкның уенда, беренче чиратта, тамак туйдыру, балаларны укыту, карьера төзү һәм башка ниятләр. Татар телен бетерергә омтылу, аның ихтыяри рәвештә кулланылуын, сәгатьләре кимүен аңлагач, “мин татар бит”, дип уйлана башладылар.

Икенчедән, бу - җәмәгатьчелектә протест тудырды. Татарстан Хөкүмәте дә уйлана башлады. Киләчәктә, ышанам ки: Хөкүмәт тә моңа күбрәк игътибар бирер. Бәлки, сәгатьләре кимесә дә, сыйфаты яхшырыр, яңа методикалар уйлап чыгарырлар. Өч көн элек кенә Рөстәм Нургалиевичтан татар университеты турында сораган идем. Бәлки, ул якка да үзгәрешләр булыр.

Бу вазгыять татар теленең кыйммәтен дә арттырган кебек. Үзем дә менә, көзен Казанга кайткач, күбрәк татарча аралаша башлаганнар, дип аңладым. Кешенең күңеленә тигән бу. Мәктәптә дәүләт теле буларак укыту кимесә дә, үзара татарча сөйләшик, проектлар булдырыйк дигән фикерләр бар. Мин хәзер социаль челтәрләрдә дә карыйм: кешеләр татарча күбрәк аралаша башлаган. Яңа каналлар, пабликлар ачылган. Бер яктан кысканда, икенче як арта шикелле.

Айрат Фәйзрахманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары:


Минемчә, тулаем алганда, бары тик тискәре якны гына күреп була. Татарлар, күмәкләшеп, үз фикерен белдерде, дип әйтеп булмый. Әзрәк татар теленә игътибар арткандыр, әмма ниндидер оешу, гражданлык позициясе – андый әйберләр юк дәрәҗәсендә. Хәзер инде татар телле мәктәпләрне үстерү бурычын куярга, татар гимназияләрен татарча укытуга кайтару, татар университетын булдыру – шундый максатлар алдыбызда. Без күптән татар гимназияләрен үстерү турында сөйлибез, хәтта үзебезнең концепция дә бар иде. Бу концепцияләргә колак салырлар, дип өметләнәм. Бу - бары тик Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан гына чыккан концепция түгел, киң җәмәгатьчелек фикере дә.

Рәфыйк Мөхәммәтшин, Болгар ислам академиясе ректоры:

Милли телләрне укыту сәгатьләре кыскаруы, әлбәттә, чыннан да зур проблема. Җәмгыятьтә болай да проблемалар күп, икътисади яктан да, сайлаулар да... Татарстанда рус телен белү проблемалары юк бит, монда ЕГЭ нәтиҗәләре дә Россиядә яхшылардан. Нәкъ менә Татарстанда рус телен өйрәнүне көчәйтергә кирәк дип проблеманы күтәрү, әлбәттә, сәеррәк яңгырады. Киресенчә, биредә милли телләрне, татар телен өйрәнүнең яңа юлларын эзләргә кирәк, диясе урынга...

Уңай ягы шул: җәмгыятьтә әзрәк бу проблемага җитдирәк карый башладылар. Татар телен укытуның методикасы хакында, ниһаять, тагын сөйли башладылар. Чыннан да, татар теленә тискәре караш кемнеңдер Татарстанны яратмавыннан да түгел, татар телен тиешле дәрәҗәдә укыта белмәүдән дә китә. Чит тел өйрәнү шактый катлаулы инде. Балаларга өй эше биреп җибәрәләр, грамматикасын үзләштерү авыр. Безнең совет чорында да чит телләрне өйрәттеләр. Ул күбрәк шул грамматиканы өйрәнүгә кайтып кала иде. Мин инде моның бер хикмәте булгандыр дип уйлыйм: Советлар чорында, балалар чит телне белмәсен, дип укытканнардыр инде. Сөйләм теле дә юк иде, һаман грамматиканы өйрәттеләр. Нәтиҗәдә, телне белмисең дә. Татар теле дә шул юнәлештә, искергән совет методологиясе буенча укытылган иде. Балаларны грамматикага өйрәтеп аптыратулар... Менә шул хакта сөйли башладылар хәзер, үзенә күрә уңай ягыдыр бу. Интернет челтәрендә милләт, милли аң турында телне саклау буенча шактый эшләр башкарыла. Яшьләр арасында да хәзер ул проблемаларга карата тирән аңлау керә башлады кебек.

Рафаил Хәкимов, Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры :


Плюслары юк инде, фәкать минуслар гына. Урыс әйтмешли, “жирный” минус. Татар теле тирәсендә шушы хәл килеп чыккач, бер-берсен чукый башлады татарлар. Үзе татар, үзе русча сөйләшә, ди, син татарча гына түгел, русча да интервью бирәсең, я русча мәкалә язасың, диләр. Дошманны татардан эзли башласаң... шуның белән бетә инде. Элек-электән, урта гасыр чорында ук, Рашид ад-Дин, татар бердәм булса, берәү дә аны җиңмәс иде, ди. Менә шул калды. Безнең депутатлар да бертавыштан бөтенесе. Борчылучыларга киңәш шул: татар телен өйдә, мәктәптә өйрәтсен, актив булсын, барсын директорга, чөнки закон буенча тел укытырга тиешле. Рус теләми икән, анысы минем эш түгел. Яхшы булыр иде, рус та әз генә колак салса. Каршы чыгучылар бер кечкенә оешма бит алар, фәкать 5 кеше, шулар котыртып йөри. Аларны Мәскәүдән яклыйлар. Бетте шуның белән. Моңа каршы тору берни түгел. 90 нчы елларда әллә каршы булмадылармы, шулар ук калды бүген дә. Ә безнең юк алар – элек Татар иҗтимагый үзәге бар иде – аны яптылар, Бөтендөнья татар конгрессы да юк. Съезд узды – татар теле турында берни әйтелмәде. Шулай булгач, шул кирәк татарга, әз генә айныр, бәлки. Уңай ягы менә шул.

Зәлия Ахунова, «Берлек» татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәт оешмасы рәисе урынбасары


Башкортстанда башкорт телен мәҗбүри укыту бетерелү сәбәпле, ата-аналар татар телен сайлый башлады, дип белдерде иҗтимагый оешма вәкиле “Татар-информ” хәбәрчесенә.

"Безгә туган телне сайлау мөмкинлеге бирелде. Уйлап та тормыйча, туган тел дәресләрен татар теле дип гариза яздык.

Мин 20 ел иҗтимагый оешмада эшлим. Бик кыен вакытлар бар иде. Үзебезнең милләт атамасын әйтә алмаган чаклар да булды. Мәктәпләрнең ябылулары минем күз алдымда узды. 20 ел эчендә бөтен тарих үзгәрде. Бу тел шулкадәр глобаль проблема. Аны беркем дә күрми. Безнең телебезгә ярдәм итә алмавыбыз шулкадәр канга сенгән, без аңа хәтта каршы да килә алмыйбыз. Шул сәбәпле, бу күренеш яхшымы-юкмы икәненә бәя бирә алмыйм.

Беренче класска барган улыма туган теле керә. Мин шатланам. Балам туган тел дәресенә йөри. Әби-бабайлар бик шатланырга да, артык кайгырырга да ярамый, диләр. Әмма алга таба ни булыр, дип көтәм. Минем күңелемә җылы керде. Менә күрәсезме, мин бит интервью биргәндә дә "татар теле" сүзен кулланмыйча сөйләшергә өйрәнгән. "Ана теле", "Үзебезнең тел". Мин бик иң кыен вакытларда да эшләдем, – дип, үз сүзләреннән көлде иҗтимагый оешма вәкиле. – Минем улыма татар теле дәресләре керә! Без бит татар телен укытабыз дип сәгать ярым "бөке"ләрдә утырып, шәһәрнең икенче читенә йөрүне дә кичергән. Ата-аналарда күтәрелеш бар, ул сизелә.



Фикерләр








Җәмгыять

Telegramда татарлар өчен файдалы 10 канал

“Эт өрә тора, бүре йөри тора”, - диләрме әле? Туган телне саклап калырга тырышкан татар зыялылары заман сулышын тоеп эш итә. Алар Telegram мессенджерында милли җанлылылар өчен менә дигән файдалы каналлар булдырган. Әлеге каналларга күзәтү тәкъдим итәбез.

Җәмгыять

Калҗа һәм гөбәдия, кәҗә һәм тавык: иң оста пешекчеләр һәм ветеринарлар Буада

Татарстанда WorldSkills Russia чемпионатының иң зур күләмлесе узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Буа ветеринария техникумы горурлана ала - иң оста һөнәрчеләр исемлегендә бу уку йорты студентлары да бар.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла