"Авыру кешегә булышып, гөнаһлардан арынасың". Хоспис төзелешенә һәркем ярдәм итә ала

1 Августа 2017

Укылган: 1185 тапкыр

Автор: Елена КРИВОПАТРЕ
Фото: Николай АЛЕКСАНДРОВ
Казандагы хосписның икенче бинасын сафка бастыру өчен халыктан инде берничә миллион сум акча җыелган.
Татарстанда “Хосписны бергәләп төзибез” дип аталган хәйрия марафоны Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды тарафыннан 12 июньдә игълан ителгән иде. 

Онкологик авыруларга ярдәм күрсәтә торган хосписның Казанда икенче бинасын төзү эшләре 250 миллион сумга төшәр дип көтелә. Ул авыр хәлдәге 98 авыруны кабул итә алачак. Шулай ук балалар өчен төзелгән беренче холсписта тагын өстәмә 40 урын булдыру күздә тотыла.

— Татарстанда бу эшкә битараф булмаган кешеләр күп, алар хосписка үзләренең хәләл акчасын бирә. Кемдер азык-төлек, памперслар белән ярдәм итә, - ди фондның идарә рәисе Владимир Вавилов. Аның сүзләренчә, яңа хоспис бер гектар җирне биләп торачак. Татарстан Хөкүмәте белән элеккеге хоспистан ерак түгел җир кишәрлеге бүлеп бирү турында сөйләшүләр алып барыла. 



Әлегә беренче хоспис дәүләт һәм хәйрия акчаларына эшли. Монда тәүлегенә бер урын 5 мең сумга төшә.

 — Чыгымнарның яртысын дәүләт Мәҗбүри медицина иминияте аша каплый, бу — тәүлегенә бер кешегә 1700 сум тәшкил итә. Калган чыгымнарны хәйрия акчалары исәбенә күтәрәбез. Акча җыю өчен төрле чаралар кулланабыз, социаль эшкуарлык, хәйрия акцияләре уздырабыз. Авыруларның тормышын җайлы-уңайлы итү, гомерен озайту өчен кулдан килгәнчә тырышабыз, — ди фонд җитәкчесе.



Күңел биреп эшлиләр

Хоспис гадәти хастаханәгә охшамаган. Диварларда картиналар эленгән, тәрәзәләрдә чуар чаршаулар, уен бүлмәсе, кышкы бакча бар. Барысы да өйдәге кебек. Палаталарда эчә торган су, суыткыч, карават янында диван тора. Берәүләр монда көндезге стационарга килеп китә, ә кемгәдер гомеренең соңгы көннәрен шушында үткәрергә язган.

Бүгенге көндә хосписта 80 кеше эшли, аларның 70е – медицина хезмәткәре. Табиблар, психологлар, психотерапевт һәм социаль хезмәткәрләр көч куя. 



— Монда эшкә кергән кеше безне бүтән ташламый инде. Чөнки бала булсынмы ул, өлкән яшьтәге кешеме — авыр хәлдәге авыруга ярдәм итүдән дә игелекле эш юк. Ашый, юына да алмаган кешегә ярдәм иткәндә барлык гөнаһлардан арынасың, бөтен җиһан алдында бурычыңны үтәгәндәй буласың, — ди Владимир Вавилов.

“Тормышка карашым үзгәрде”

— Элек мин бала табу бүлегендә эшли идем. Яңа туган нәниләрне өйләренә, зур дөньяга озатканда куанып кала идем. Ә мондагы эшемнең нәтиҗәсе – алдан ук билгеле, һәм ул, әлбәттә, мин теләгәнчә түгел. Үзем ике бала әнисе. Авыр хәлдә китерелгән балаларны күреп, йөрәк әрни. Аларның әти-әнисен дә бик жәллим, — ди хосписта шәфкать туташы булып эшләүче Ирина Зубарькова.



Бала эндәшмичә, селкенмичә ятса да шәфкать туташлары аның белән сөйләшә. Авырулар бөтенесен дә ишетә, җавап кына бирә алмый, ди алар.

— Баланың соңгы сулыш алган көннәрендә, органнары эшләүдән баш тарта башлаганда, әнисе нәрсә дә булса эшләвебезне таләп итеп бәргәләнгәндә, берни кыла алмаячагыңны аңлыйсың. Бу — безнең эштә иң авыры. Әлеге балалар төшләремә керә. Хосписта эшләү мине бик нык үзгәртте, тормыш ваклыкларына игътибар итми башладым, тормыш кыйммәтләре үзгәрде. Кемнең күпме акча эшләве, кемнең нәрсә сатып алуы, кемнең кемгә үпкә саклавы – болар тормышта мөһим түгел икән, — ди Ирина.







Волонтерлар кирәк

Хосписта волонтерлар да эшли. Нигездә, алар — КФУ һәм Казан медицина көллияте студентлары. Волонтер Ләйсән Хәсәншина фондка аның оешкан көннәреннән бирле булыша. Башта акча күчергән, аннан соң бүтән волонтерлар кебек үк хәйрия акцияләрен оештыруда катнаша башлаган. Волонтерлар төрле уенчыклар, сувенирлар да ясый. 
— Хосписта һәр кешене шатланып каршы алалар. Волонтер булыр өчен медицина тикшерүе үтәргә кирәк. Без күбесенчә балаларны уйнатабыз, аларга китаплар укыйбыз, — ди Ләйсән Хәсәншина. 



Волонтерлар “Хосписны бергәләп төзибез” марафоны кысаларында да хәйрия ярминкәләре үткәрә. Марафон 30 августта зур Гала-концерт белән төгәлләнәчәк.


Фикерләр








Җәмгыять

"Ирләр белән ешрак сөйләшегез, алар да кеше бит!" Андролог һәм психологтан ир-атларны кайгырткан киңәшләр

Көчле затларыбызның гомерләре хатын-кызларныкына караганда кыскарак – моны без дә күзәтәбез, статистика да дәлилли. Ир-атның гомере озынрак булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк соң? Бу сорау белән без  психология фәннәре кандидаты, КФУның  дефектология һәм клиник психология кафедрасы доценты Илдар Абитовка һәм  Казанның 21 хастаханәсенең баш табибы Айрат Зиатдиновка мөрәҗәгать иттек.

Җәмгыять

“Мужиклар! Хатын бала таба, ярдәм итегез!” Нәни Альбинаның дөньяга исән-имин килүе тарихы

9 февральдә Казанда Несмелов урамында юл полициясе экипажы янына машина килеп туктаган. Машина йөртүче бик каты борчылып, “Хатыным бала таба, юлда бөке”, - дип ярдәм сораган. ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция машинасының зәңгәр утларын кабызып, йөкле хатын утырган машинага юл ачып биргән.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла