Алмаз Хәмзин: Халык шулкадәрле куркак, хәтта шигырь тыңлаганда да урындыкка сеңеп утыра

2 Декабря 2017

Укылган: 1258 тапкыр

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Солтан Исхаков
Танылган конферансье, юмор һәм сатира остасы Алмаз Хәмзин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында татар халкындагы куркаклыкны бары тик юмор һәм сатира аша бетереп була, диде. 

- Сатирик кеше ул тәнкыйтьли икән - димәк, ул бүгенге дөньядан риза түгел, андагы тәртипләр белән килешеп бетми. Сез уйлаган идеаль дөнья нинди ул?

- Без уйлаган дөнья ул әкият укып үскән балалар дөньясы. Шушы яшькә җиткәч, шундый рәхәт чор булган икән дигән истәлекләр белән яшим. Сез мине юмор-сатира кешесе итеп таныйсыз, безнең дөньяны күзаллавыбыз башка төрле. Тормыш авыр дип зарланабыз, ә минем өчен, сатирик һәм юморист өчен, шул авырлыклардан чыгуның җаен күрсәтү кызык. Әлбәттә, дөньяны үзгәртәсе килә. Безгә - гади кешегә үзгәрешләрне җайлы гына ясап буладыр кебек. Нишләп шушындый бай илдә гади халык бик үк яхшы шартларда түгел икән дип сораулар куябыз. Бу сүзләрне тагын да матуррак яшәү өчен әйтәм.


Алмаз Хәмзин юморга балта остасы һөнәре аша килә

Минем хезмәт юлым балта остасы һөнәреннән башланып китте. Бригадага беркеттеләр. Ул вакытта биш каттан да биегрәк йортлар юк иде, миңа бишенче катка такта ташырга кушылды. Көне буе тырыша-тырыша эшләдем.


Бер айдан акча бирәләр дип уйлыйм. Ләкин мин балта остасының өйрәнчеге генә булганга, бригадир миңа хезмәт хакы түләп тормады. Башка кешеләргә әйтмәдем дә бу хакта. Китергә булдым. Төзелештә эшләсәм, тизрәк фатирлы булырмын дигән уем бар иде. Үзең төзегәч, беренче чиратта, үзеңә булырга тиеш дип уйлыйсың бит, ләкин ялгышканмын, чөнки монда 25 ел эшләгән кешеләрнең дә фатирлары юк иде әле.

"Филармониядә эшләгәндә хезмәт хакы бурычларны түләргә генә җитә иде"

Шуннан соң филармониядә җырчы булып эшли башладым. Бригада белән яз башында ук өеңнән чыгып китәсең. 90-120 концерт куеп, көзге уңышны җыйганда гына кайтып керәсең. Хезмәт хакы шул айларда бурычка алган акчаларны түләргә генә җитә. Монысы да бик кызык. Тагын китәргә кирәк, чөнки бурычларны биргәннән соң бер тиен дә акча калмый.

Телевидениедә эшләгәндә татар милләтебезне күтәрү өчен, аның байлыгын, фольклорын, җырларын күрсәтү өчен, шулкадәр бирелеп, җан кузгатып, күңел күтәренкелеге белән эшләдем. Халык мактый иде, шәп чыккан дип, кулларымнан килеп кысалар. Көнләшүчеләре дә, таяк тыгучылары да табылды, әлбәттә. Мин монда зарланып утырмыйм, тормышны өйрәнүнең кызыгы шунда икән.

"Тормыш кызыкларын күреп, юморист булмыйча мөмкин түгел"

Театр училищесында да укыттым. Көн-төн укытып йөрсәң дә, хезмәт хакы “пүчтәк” булып чыкты. Шунлыктан директорга: “Син мине җибәр, мин сиңа үзем акча түлим”, - дип әйтергә туры килде.

Болардан тыш мәдәният өлкәсендә клуб директоры булып та эшләдем. Монда план сорап интектерәләр иде. Аның үтәлеше буенча ел саен отчет бирәсең. Отчетта күпме кешегә хезмәт күрсәткәнеңне ачыкларга кирәк. "Әйдә тагын йөз кеше генә булса да өстә инде, тырышып эшләгәнең күренсен", - дип әйтәләр иде. Отчетка кеше саны өсти-өсти безнең республикабыз халкыннан да артып киткән иде.

Шушы тормыш кызыкларын карый-карый, бата-бата юморист булмый мөмкин түгел.

Минем иң зур уңышым - музыка факультетында укуым. Андагы мөгәллимнәремә рәхмәтле, алар миңа тормышта үзеңне ничек билгеләргә кирәклеген өйрәтте. Алар үрнәгендә күмәклектә ниндидер нәтиҗәле эшләр эшләп була дигән фикер булдырдым.

Әдәбият өлкәсе дә уйландыра. Гадилектә – бөеклек диләр. Чыннан да, гадилектә икән.


"Юлда очраган шоферлар автоматтан аталар сине, диләр"

Концертларда конферансье булып чыгыш ясаганда, мәзәкләрне, текстларны үземә-үзем язам, һәм кискен сатирик, үткен әсәрләр халыкка ошый. Бүген күрәм икән телевизордан бер җитешсезлек, икенче көнне үк шул хакта чыгыш ясыйм. Мәсәлән, “Сызгыру”, “Альтернатив” исемлеләре бик үткен булды. Кайвакыт җәяү барганда миңа каршы очраган шоферлар автоматтан  аталар бит сине дип күрсәтеп китәләр. Юк, атмыйлар, Аллага шөкер.

Кем дә булса җәмгыятьтәге җитешсезлекләрне әйтергә тиеш

Безнең Президентыбызга да сәнгатьчә үткен сөйли ала торган артистларның булуы кирәк. 

Бездә артка бару юк, татарлар 180 градуска борыла да тагын алга атлый. Турысын сөйләүне халык, әлбәттә, бик ярата, чөнки кем дә булса дөньяга карашны, җәмгыятьтәге җитешсезлекләрне әйтергә тиеш, әмма юморны, сатираны үпкәләп, ачу итеп сөйләргә түгел, ә сәнгатьчә төреп биреп җиткерергә кирәк. Әле миңа бер генә җитәкченең дә "нишләп син шулай әйттең, нишләп тегеләй әйттең", дип шелтә белдергәне юк. “Без сине аңлыйбыз, син ялганламыйсың, дөресен сөйлисең, бер җирдә болай, икенче җирдә башкача сөйләп йөрмисең, хамелеон булмавың өчен рәхмәт”, - диләр.

"Яшьләр кеше көлсенгә текстка бозыклык өсти"

Сәхнәдән юмористик әсәрләр белән чыгыш ясаучы яшьләр еш кына "Алмаз Хәмзин сөйли", "Алмаз Хәмзин әйтмешли" дип үзләренең әйтәсе килгән фикерләрен минем исем белән бәйләп куярга тырыша. Минем алар әйткәннәргә бернинди катнашым да юк.


Яшьләр еш кына сорап алып минем текстларны укый. “Алмаз абый, үзебез яза алмыйбыз, сөйлибез генә инде", - диләр. Мин шул вакытта аларны хөрмәт итә башлыйм. Үзеңнең җитешмәгән ягыңны күрә белү бик әйбәт. Кайвакыт “Алмаз абый, язып бирмәссеңме?”, - дип сораучылары да бар. Мин язам, бик әйбәт килеп чыкса, бирмим! Үзеңә дә кирәк, ул бит “штучный товар”. Юморны бер сөйләсәң, аны икенче, өченче тапкыр сөйләп булмый, җыр гына ул, җырлаган саен матурая. Яшьләр үзләренә юмор һәм сатира язып бирүләрен сорый. Түбәнчелек саныйлармы, булдыксызлыкларын күрсәтәселәре килмиме - бервакытта да авторын әйтмиләр. Акча сорамыйбыз да, түлим дигән кешесе дә юк - алалар да качалар. Мин кайберләренең сөйләгәнен тыңлыйм. Алар кеше көлсенгә шул текстка бозыклык өсти.

"Балаларыбызга юмор-сатирик тәрбия бирелмәгән"

Интернетта берәү миңа атап бик ямьсез поэма язган. Кемнеңдер бәлки ачуы килгәндер, мин такмак әйтсәм дә, язсам да, күп вакытта җитешсез якка төрттерәм. Эчке дөньясы бай булган кеше моңа үпкәләргә тиеш түгел. Такмакларда шәхесләр исемнәре яңгырый, ул - реклама. Юмор шәхесне тәрбияли.


Безнең мәктәпләрдә юмор һәм сатира белән тәрбияли башлау кирәк. Балаларыбыз ни өчен басынкы безнең? Чөнки аларга юмор-сатирик тәрбия бирелмәгән. Юмор һәм сатира тәрбиясе булган кеше җитәкчеләр янына да керергә куркып тормый. Безнең халык җитәкчеләр янына керергә калтырый. Ул бит ике максат белән керергә тиеш җитәкче янына – бердән, түрәнең кем икәнен белеп чыгарга, танышырга, икенчедән, әгәр юмор һәм сатира белән бик оста коралланган икән, үз эшен, әлбәттә, йөз процент үтәп чыгарга тиеш. Юмор һәм сатира булганда, куркып тору да урынсыз. Мин моңа мисаллар китерә алам, ләкин ул турыда сөйләмим, чөнки шәхеснең исемен атау, бу турында сөйләү дөрес булмас.

"Мәктәп программасында юмор-сатира булган бер фән барлыкка килүен телим"

Киләчәктә мәктәп программасында юмор-сатира булган бер фән барлыкка килүен телим. Юмор-сатира кешегә бер дәва, шифа булып тора, юмор стресслардан саклый. Юмор кешесе алдан ук ниндидер көтелмәгән борылышларга әзер булырга тиеш. Әгәр мин сәхнәдә сөйләгәннән соң миңа залдан сорау була икән, мин шундук җавап бирергә әзер булырга тиеш. Алдан ук өч сәгатьлек репертуар булу мөһим, болай гына акыл сатып утырырга кирәкми, укымышлы киңкырлы шәхес эшчәнлеге максат итеп куелырга тиеш.

"Милләтебезне күтәрә торган матур зыялы тапшырулар эшләп бирү теләге бар"

- Рус сәхнәсендә сәяси һәм икътисади темаларга юмор–сатира киң таралган, ә бездә -  билдән түбән юмор. Моның сәбәбе нәрсәдә? Алынырга куркалармы, шәхесләр юкмы?


- Мин аны берничә тапкыр тиешле җирләргә тәкъдим иттем һәм без аны эшләп тә карадык, ләкин акча сораучылар күп. Мин атап әйтмим, чөнки үпкәлиләр, үпкәләделәр дә инде. Миңа ачу итеп, телевидение һәм радиодан чыгышларымны бераз туктаттылар. Мин әйткән вариантта эшләү чаткылары хәзер чыга башлады, нигә аны ун-унбиш ел элек, мин әйткән вакытта ук эшләмәскә иде?! Әлбәттә, русларныкы кебек ниндидер программалар әзерләргә була. Мин аны эшли дә алам. Мин һәр иҗатчыны беләм, алдан ук программа әзерләп, язучыларга тема биреп, өчәр сәгатьлек концерт ясарга мөмкин. Радиога кыскартылган вариантын тәкъдим итәргә була. 


Бәйрәмнәр күп, ай саен бәйрәмнәргә багышлап эшләргә була. Язучылар белән дә бу хакта сөйләшкәнем бар, алар да кызыксынып язар идек диләр. Мин көй язучыларны, шигырь язучыларны да җәлеп итәр идем. Башкаручылар үзләре үк атлыгып тора - алар үзләрен халык алдында күрсәтергә ярата. Бу бит иҗади эш, мин аны режиссер буларак куяр идем. Режиссураны беләм, дүрт ел буе театр училищесында режиссер булып эшләдем. Милләтебезне күтәрә торган матур зыялы тапшырулар эшләп бирү теләге бар миндә. Безнең телевидение планета буенча күрсәтә. “Сез безне надан дип беләсезмени? Теләсә нәрсә күрсәтеп ятасыз”, - дигән сүзләр ишетергә туры килә.

"Бездә бит бөтенесе гений, әмма бернәрсә дә килеп чыкмый"

- Моны эшләр өчен нәрсә җитми?

- Мәсәлән, безнең опера юк. Мин җитәкче булсам нишләр идем? Иҗат шәхесләрен җыяр идем дә: “Булмый, җәмәгать, болай, либретто язу өчен кайсыларыгыз алына, өч-дүрт кеше бер әйбәт кенә либретто языгыз, түләү мәсьәләсе була”, - дип әйтер идем. Композиторларны җыяр идем дә: “Берләшеп, бер-берегезгә үпкәләмичә, килешеп менә дигән көй иҗат итегез”, - дип әйтер идем. 

Аерым-аерым булдыра алмаган очракта күмәкләшеп эшләргә кирәк, бездә бит бөтенесе гений, әмма бернәрсә дә килеп чыкмый. 

Телевидениедә дә шулай ук. Минем Яңа ел тапшыруларына яшерен рәвештә эчке конверт белән сценарийлар биргәнем бар. Беренче урын алса да, соңга калдык дип төшерелми кала иде. Һәм шул сәбәпле сәхнәдә ел саен чыршы янында таптанып торуны күрсәтәләр. Беләм: анда эшләүчеләргә дә, режиссерга да, сценарий язган кешегә дә акча аз түлиләр. Аның җәмгыяте, дөньясы шундый.


"Мин әдәбият өлкәсендә үземне сынап карау позициясендә"

- Хәзерге эстрадада түбән зәвыклы юмор булуның сәбәбе нәрсә дип уйлыйсыз?

- Безнең җәмгыятьтә сәяси, төгәл мәсьәләләр кузгатканчы, җитешсезлекләрне күзәткәнче телевизордан “пошлость” тыңлау уңайлырак.

- Нигә?

- Чөнки ул безнең җитәкчеләргә тими, халык көлә. Көлү ул әле уңыш дигән сүз түгел. Ул нәрсәдән көлә соң? Тамашачы юморның начарлыгыннан, аптыраганнан да көлә. Шул мизгелдә көлсә дә, өенә кайткач, мин шушы юморны тыңларга тиеш идемме дип рәнҗи дә ала.

- Тәнкыйть кәнфит түгел ул диләр, ә сез үзегезгә карата әйтелгән тәнкыйтьне ничек кабул итәсез?

- Әгәр син артист яисә язучы икән, син үпкәчел булуыңны бөтенләй ташларга тиеш. Тәнкыйтьне кабул итә белү кирәк. Мактау тәнкыйте дә, яманлау да ул иҗат кешесе өчен файдага гына. Мин үземә һәрвакыт тәнкыйть күзлегеннән карыйм. Мин әдәбият өлкәсендә үземне сынап карау позициясендә генә. Шуңа күрә әдәбиятчы дусларым белән фикерләшәм, алар нәрсә әйтә -тыңлыйм, башкарам, үтим.

"Бар нәрсәне үзебез башкармыйча гына, Аллаһка тапшырабыз. Дөрес түгел"

Соңгы вакытта телетапшырулар караганда, җырлар тыңлаганда шундый күзәтүгә тап булдым: һәрвакыт Аллаһ Тәгаләгә таяну сүзләре яңгырый. Бар нәрсәне үзебез башкармыйча гына, Аллаһка тапшырабыз. Җырларда “Барсы да Ходай кулында” дип җырлана. Мондый сүзләр безне тәрбиялиме, зур җиңүләргә этәрәме? “Әнкәйнең догалары” җыры, мәсәлән, шигырь итеп язылган, җыр итеп язмаган аны Роберт Миңнуллин. Җырга күчергәч, бу сүзләр әллә нинди башка ракурс ала: егет кеше ялынып-ялварып: “Ташлама, әнкәй, ташлама...” дип җырлый. Аллаһ сиңа уйлансын өчен, баш та биргән, кул да биргән - файдалан! Ул бит аннан ярдәм сора димәгән. Бу күренеш соңгы вакытта җанга тия, уйлаган кешегә уйланырлык урын бар...


- Бүгенге җәмгыятьтәге сезне иң нык борчыган мәсьәлә нәрсә?

- Уртача хезмәт хакы 30-35 мең дип отчет бирәләр, нишләп соң ул минем кесәдә 15 мең булып кына яңгырый, ә минем кебекләр шактый. Безнең илнең дәрәҗәсе, сыйфаты, иминлеге, хөрлеге - барысы да минем караштан чагыла. Мин бит шулай ук көн-төн чабам эшемне эшләр өчен.

Әйтәләр: “Син Аллаһы Тәгаләне кулланасың”, - дип. Мин әйтәм: “Ходай Тәгалә мине шулай итеп барлыкка китергән, шулай сөйләсен өчен, мин ялганламыйм, мин турысын әйтәм, шуңа күрә ул мине саклый һәм тота”, - кебек шикелле тоела.

"Борын асты кипмәгән юморист иң элек үзенең белемле булуын исбат итсен"

- Сез юмор һәм сатира өлкәсенә керергә теләүче яшьләргә нәрсә әйтер идегез, аларга нәрсәгә әзер булып торырга кирәк?

- Яшь чакта пластика бар -  әле биеклеккә дә сикереп була, янга да сикереп була, аякларны да кыйшайтырга, гәүдәне дә төрле ысулларга китерергә була, физик яктан да үзеңнең сәләтеңне үстерергә кирәк. Ә фикер мәсьәләсенә килгәндә, белем һәм тәҗрибә тупларга, кешеләр белән аралашу, кешеләрне өйрәнү, җәмгыятьне өйрәнү кирәк. 18 яшьлекләрнең кемнеңдер моңарчы сөйләгәнен кызык итеп сөйләве әле ул берни дә түгел. Борын астың кипмәгән дип әйтелә андыйларга. Шуңа күрә иң элек белемлелеген исбатлавы аннан соң гына сөйләве кирәк. Шулай ук китаплар уку да ярдәм итә. 

Яшьләрнең күбесенең киштәсендә китабы юк, гәҗит алдырмыйлар, укымыйлар, кызганыч. Минем үзебезнең милләт вәкилләренә әйтәсем килә: зур һәм танылган, абруйлы милләт булып яшәр өчен, минем уйлавымча, белемле булырга кирәк. Андый затның беркайчан да, бер илдә дә югалмасында шигем юк.

"1552 елдан ук куркаклык татар халкының канына сеңгән"

- Сез халык бездә куркак дип әйтәсез. Бу нәрсәдә чагыла?

- Минем күз алдымда бу гамәл. Кайвакыт милләт горурлыгы белән күкрәк кагып егәрле шигырь сөйлисең, кайбер тамашачылар урындыкларына кереп китәрдәй була, бу миңа сәхнәдән күренеп тора. Бу халәт шулкадәр канга сеңгән халкыбызга: 1552 елдан бирле башка сугып торалар.

- Чынбарлыкны кабул итә алмыймы кеше?

- Курку бар.

- Аны ничек бетереп була?

- Аны бары тик юмор һәм сатира аша гына бетереп була.

- Ә сатириклар «булсын өчен генә булдырыла торган» һөнәр түгел. Сез юморны мәктәп тәрбияләргә тиеш дидегез. Бу очракта мәктәп программасына күбрәк  юмор әсәрләре кертергә кирәкме?

- Түгәрәкләр бар, дәрес итеп кертергә дигән сүз түгел. Махсус шундый әсәрләрне кую, махсус шигырьләрне сөйләү, махсус җырларны җырлату, аннан театраль күренешләр ясау тәрбиялиме? Тәрбияли. Ни өчен КВНда бик күп мәскәүлеләр тәрбияләнә? Безнең дә егетләр КВНда катнашып урыннар алып бара. Театр училищесын тәмамлаучыларның кайберләре эстрадага китте, кайберләре театрга, ә кайберләре кибеттә сата. Кибеттә эшләсә дә, ул сатып алучыны җәлеп итә белә.

"Татар теле матур, аны пропагандаларга кирәк"

- Татарның теле югала дип әйтәбез, сез аның киләчәген ничек күрәсез? Сакланачакмы безнең телебез?

- Тел бик матур безнең, аны һәрдаим пропагандалап торырга кирәк, без үзебез мисал һәм үрнәк булырга тиеш. Мин җиде еллап мәктәпләргә укучылар белән очрашуларга йөрим. 800 дән артык мәктәптә булдым. Чакырсалар, кыен булса да, мин һәрвакыт барам, иренмим. Казанда руслашып баручы мәктәпләр дә бар инде. Шундый мәктәпләргә килгән вакытта "хулиган" малайларны, тәртипле булсын өчен, укытучылар белән янәшә утыртуларына игътибар итәм. "Иркенләп утырыгыз", - дигәч, малайлар арткарак күчеп, шаулашырга тотына. Минем мәктәпләр өчен махсус программа бар, 45 – 50 минут бертуктаусыз җырлап, кызыклар сөйләп, табышмаклар әйтеп, бүләкләр биреп, журналлар таратып узып китә. Тыңлаусыз малайларның шаулашырга вакыты да калмый һәм соңыннан әле генә русча сөйләшкән малайлар миңа килеп татарча: “Абый, сезгә булышырга кирәкме, аппаратураны чыгарыйк әле”, - диләр. Үрнәк булырга кирәк. Үзебезнең татар теле укытучыларының мәктәптә йомышчы булып йөргәннәрен бер дә яратмыйм. Кайбер мәктәпләрдә, киресенчә, энциклопедик белеме булган татар теле укытучылары бар, аларны әти-әниләр дә хөрмәт итә, дәрәҗәләре дә югары. Шундый укытучылар үрнәгендә телебезгә дә хөрмәт була.


Рәхмәт дисәм, әйтер кеше юк,

Әйтсәм генә әти-әнигә,

Алар мине дөньяга тудырган.

Ник тудырган һәм нигә

Шул турыда сөйлим мин моны.

Бер җәмгыять мине үз итмәде,

Бер хаким дә кочып үпмәде,

Кемгә куеп сөйлим башкаемны

Моң – зарымны, сагыш – үпкәмне?

Гомер буе шуышырга язган,

Очар өчен канат бирмәгән.

Сөзәр өчен генә мөгез куйган

Ахры миңа Ходай Тәгалә.

Чагар өчен, тел кигерткән миңа,

Тик сүземне зәһәр итмәгән,

Агу түгел, бал чыгара белгән

Телем минем әл дә кипмәгән.

Күзләрем дә минем бүтән төсле,

Ак дисәләр күрәм караны.

Кара төсләр ак булмый бит инде,

Ник аларча әйтим мин аны?

Мин яратам горур басып йөреп,

Бәреп кереп түргә узуны.

Мин хөр күрәм, дөреслекне әйтеп

Егетләрчә фикер язуны.

Юк, әйтсеннәр алай йөрмә! – диеп,

Тәртә ватып, арба җимереп,

Рәхәтме әллә яшәве камыт киеп,

Мүкләк сыер кебек җигелеп.

Юк, әйтсеннәр, гакыл өйрәтсеннәр,

Я, син шулай нәрсә кырдың, - дип.

Мин әйтермен, туры сүзем белән

Вөҗданымны саклап калдым, - дип.

Юк, әйтсеннәр күп күрәсең, - дип,

Күрәбез шул, сукыр түгел лә,

Нигә газиз халкыбызның

Күзләреннән яше түгелә?

Без әйтәбез башка төсле итеп

Бәхет түгел итү хакимлек,

Хаким булып, үз халкыңның

Бәхете булмау бик зур фәкыйрьлек.

Без әйтәбез башка төсле итеп,

Без – ут, янарбыз да сүнәрбез,

Без шуышкан инде, шуышырбыз,

Ә сез менә безсез нишләрсез?

Сез очарсыз биек болытларга,

Һаваланып күктә йөрерсез,

Ни кыланып йөрсәгез дә  өстә

Барыбер кайтып гүргә керерсез.

Рәхмәт дисәм, әйтер кешем юк,

Исән түгел, әти – әни дә...

4 декабрь, дүшәмбе көнне, Татарстан Язучылар берлегендә Алмаз Хәмзиннең иҗат кичәсе була. Кичәнең онлайн трансляциясен "Татар-информ" сайтында карагыз. 

Фикерләр








Җәмгыять

Telegramда татарлар өчен файдалы 10 канал

“Эт өрә тора, бүре йөри тора”, - диләрме әле? Туган телне саклап калырга тырышкан татар зыялылары заман сулышын тоеп эш итә. Алар Telegram мессенджерында милли җанлылылар өчен менә дигән файдалы каналлар булдырган. Әлеге каналларга күзәтү тәкъдим итәбез.

Җәмгыять

Калҗа һәм гөбәдия, кәҗә һәм тавык: иң оста пешекчеләр һәм ветеринарлар Буада

Татарстанда WorldSkills Russia чемпионатының иң зур күләмлесе узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Буа ветеринария техникумы горурлана ала - иң оста һөнәрчеләр исемлегендә бу уку йорты студентлары да бар.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла