2017 елда "Татар-информ" һәм "Интертат" укучыларын нәрсә кызыксындырган? Язмалар һәм видеолар рейтингы

31 Декабря 2017

Укылган: 1413 тапкыр

Автор: Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Быел июль аенда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына 27 яшь тулды. Шушы дәвер эчендә ул үз кыйбласыннан бер дә тайпылмады: Татарстан Республикасының иң оператив һәм төгәл мәгълүмат җиткерүче, абруйлы гаммәви мәгълүмат чарасы булып, халыкка хезмәт итте. Ә узып баручы 2017 ел агентлык өчен аеруча уңышлы булды. Казанышларга күз салыйк.

“Татар-информ” агентлыгы ел дәвамында барлыгы 78 000 хәбәр чыгарган. Бу, былтыргы сан белән чагыштырганда, 20% күбрәк.

2017 елда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында иң күп укылган яңалыклар


Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхинең үлеме турындагы хәбәр безгә 27 июль көнне көндез килеп иреште. Аның дөреслегенә инану өчен, без бер минут эчендә артистканың якыннары белән элемтәгә кердек һәм, раслау алу белән, яңалыкны укучыларыбызга җиткердек


Татар сәхнәсендә феномен саналган Элвин Грей "Татар-информ"га биргән зур интервьюсында моңарчы беркайда да әйтмәгән фикерләрен җиткерде. Яшьләрнең ни өчен татар телендә сөйләшергә оялулары турында, Салават Фәтхетдиновка булган мөнәсәбәте, Кукмара районындагы мәдәният йорты җитәкчелеге белән чыккан низаг хакында ул беренче тапкыр шушы интервьюда әйтте. 


Татарстанда быел мәгариф һәм фән министры алышты. Энгель Фәттахов урынына Рафис Борһанов килде. Бу хәбәрнең ни өчен елның иң күп укылган яңалыклары арасына керүе аңлашыла - яңа министр билгеләнү вакыйгасы республикада туган телләрне укыту мәсъәләсе куерган вакытта булды. 

2017 елда “Интертат” электрон газетасы сайтында иң күп укылган мәкаләләр

2017 ел татар милләтенә күп югалтулар алып килде. Мәшһүр шәхесләребезнең арабыздан китүен татар халкы бик авыр кичерде. Ул шәхесләрнең иҗади мирасы, истәлекләрнең укучыларыбызны кызыксындырачагына шикләнмәдек, шуңа да киткәннәрнең якыннары белән аралашып, аларның фикерләрен язмаларыбызда җиткерә бардык. Бу материаллар "Интертат" электрон газетасында иң күп укылган язмалар арасына керде:

Илсөя Бәдретдинова: Илфак Шиһапов белән танышканчы мин “нормальный” җырлар җырлый идем

Хәния Фәрхинең кызы Алия "Истә калсын!" концертында: “Авыр минутларда таяныч булганыгыз өчен рәхмәт!”

"Интертат" электрон газетасы укучыларының иң яраткан сәхифәләре

Шоу-бизнес: бу сәхифәдә татар эстрада сәхнәсендәге һәм сәхнә артындагы иң кызыклы яңалыклар урын ала. Күп җырчылар да үз хәбәрләрен безнең аша җиткерүне хуп күрә, чөнки бу - яңалыкны халыкка таратуның иң оператив юлы. "Интертат" сайты Liveinternet күрсәткечләре буенча Татарстандагы электрон мәгълүмат чараларының ТОП-15 рейтингына керә, әлеге рейтингта ул бердәнбер татарча гаммәви мәгълүмат чарасы. 

Шоу-бизнес сәхифәсендә шулай ук кызыклы күзәтүләр басылып бара. 2017 елда без татар эстрадасындагы иң сәер киемнәргә, артистлар тормышындагы могҗизаларга, атылган һәм сүнгән йолдызларга күзәтү ясадык. 

Татар блогерлары: бу сәхифәдә татар дөньясындагы билгеле шәхесләр һәм журналистлар тормышның төрле өлкәләренә карата үз фикерләрен җиткерә. Мәсәлән, журналист Рәмис Латыйпов "Татар җыры" фестивален "сүтеп җыйды", журналист Фәрит Салихов татар көрәше ярышларындагы гаделсезлекләрне фаш итте, журналист Гөлнар Гарифуллина күпфункцияле үзәктәге башбаштаклыклар хакында язып чыкты. 

Мәдәният: "Интертат" журналистлары татар мәдәниятен киң колачлый. Аларның мәдәни өлкәләрдәге казанышларны вакытында күреп алырлык һәм тиз арада укучыларга җиткерерлек осталыгы бар. Шул ук вакытта проблемаларны билгеләп, дәлилләп язарлык абруйлары бар.

Иң күп каралган онлайн трансляцияләр

Ел башында без татар халкына кызыклы булырлык чараларны онлайн күрсәтеп барачакбыз дигән максат куйган идек. 2017 ел дәвамында без Youtube каналында 466 онлайн трансляция уздырдык. Шуларның иң күп каралганнары түбәндәгеләр:


Иң популяр видеороликлар

Безнең максат - укучыларыбызга уңайлы булган урында мәгълүмат җиткерү. Әгәр алар мәгълүматны социаль челтәрләрдән алуны кулай күрә икән, нишләп әле ул мәгълүматны кызыклы видеоформатта җиткермәскә? Видеороликлар, нигездә, социаль челтәр кулланучыларына тәгәенләнеп ясала, ВКонтактеИнстаграм, Фейсбукта таратыла. 2017 елда “Татар-информ” журналистлары социаль челтәрләр өчен 670 видеоролик әзерләгән. Иң күп каралган роликлар түбәндәгеләр:

2017 елда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтларындагы язмалар 28 000 000 тапкыр укылган. Бу – узган ел белән чагыштырганда 60% күбрәк.

Август аенда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы редакциясе өчен аеруча рекордлы булды: сайтларыбыздагы мәгълүматны 2 млн уникаль кулланучы күрде. Хәбәрләр 4 млн тапкыр укылды. Бу – агентлык тарихында абсолют рекорд.

2017 ел ахырында "Татар-информ" тагын бер абруйлы казанышка иреште - Татарстанның иң еш телгә алынучы мәгълүмат чыганагы буларак "Медиалогия" рейтингына керде

Алда 2018 ел. Яңа елда да бергә булыйк!

Фикерләр








Җәмгыять

ТНВга эшкә кемнәрне алалар яки мин нигә телевидение йолдызы була алмадым: "Әйдә ТНВга!" бәйгесендә катнашучының күргәннәре

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе яңа "йолдызлар" кабызу максатыннан "Әйдә ТНВга!" дигән бәйге игълан иткән иде. Җиңүчеләр телеканалның грантын отып, КФУда журналистика белгечлеге буенча уку мөмкинлегенә, соңыннан телеканалда эшләү хокукына ия булды. Бәйгенең финалына үтеп, төп имтиханда төшеп калган катнашучының - Актанышның 1нче мәктәбе укучысы Энҗе Габдуллинаның "Татар-информ" агентлыгы өчен әзерләнгән репортажын тәкъдим итәбез.

Җәмгыять

Нәрсә ашап ябыгырга? Диетолог Гүзәл Закирова киңәшләре

Җәйгә дә кереп барабыз. Фигураның кимчелекләрен кышкы калын кием яшергән булса, хәзер җиңелчә кием белән “идеаль” ук булып булмый. Симерү мәсьәләсендә борчылган укучыларыбызның сорауларына “Туры элемтә” режимында физиолог-диетолог, илкүләм диетологлар җәмгыяте әгъзасы, гәүдә авырлыгын коррекцияләү буенча белгеч, 1 канал телеэксперты Гүзәл Закирова җавап бирде. 

Җәмгыять

Кемнәрне ешрак талыйлар һәм һөҗүмнән исән-сау котылу өчен нишләргә?

Каракка һәм талаучыга юлыксаң, нишләргә? Казан шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җинаятьчеләр эзләү бүлегенең, караклык, талу очракларын ачыклау бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Яковлев бу уңайдан киңәшләрен бирде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла