Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдиновага якташлары кыр чәчәкләре һәм тай бүләк итте: Ык буе концертыннан репортаж

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова 50 яшь тууын концерт белән билгеләп үтте. Юбилей Пирамида, Филармония концерт залларында түгел, ә җырчының балачагы үткән Азнакай районының Сарлы авылында узды. “Ык буе елгасына тауларына карап җырлау – минем күптәнге хыялым”, - ди җырчы.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдиновага якташлары кыр чәчәкләре һәм тай бүләк итте: Ык буе концертыннан репортаж

Азнакай районы тамашачысы җырчыны сагынырга өлгергән. Чара кичке 5тә башланырга тиеш иде. Авыл җирендә концертларның эшләр беткәч, көтүләр кайткач башлануын исәпкә алсак, бу вакытта тамашачы күп булмас иде сыман. Тик, концертка 1 сәгать кала ук инде буш урыннар калмаган иде инде.


Вәгыйзь абыйның хәлләре ничек?

Юбилей концертында җырчының иҗатташ дуслары да - Ришат Төхвәтуллин, Данир Сабиров, Равил Галиев, Айрат Ильясов, Зөлфәт Сәйфуллин катнашты.

Концертны җырчы авылдашлары белән авылча сөйләшүдән башлады.

- Вәгыйзь абый, хәлләрең ничек?, - дип сорады ул бер абзыйдан. Вәгыйзь абый, бар мәйданга ишетерлек итеп, 

- Аллага шөкер! - дип кычкырды. 

Халык артист кешене йолдызлар белән чагыштырса да, Сарлы авылы халкына җырчыны  “Ык буенда уйнап үскән Зәйнәб” итеп хәтерли. Зәйнәб ханым, Үзбәкстанда туса да, балачагы, үсмер чагы үткән Сарлыны туган ягы дип таный. Концерт программасындагы беренче җыр, билгеле инде, “Туган авыл” иде. 

Зәйнәб Фәрхетдинованың бу бәйрәмне зарыгып көткәне аның тамашачы белән аралашуыннан сизелеп тора - һәр җырында диярлек, тамашачы янына төшеп, бергә җырлады.

Бәйрәмнең алып баручысы Айрат Ильясов та, шаяртып:

- Сезгә җырның сүзләрен оныткан саен микрофонны халыкка гына сузарга кирәк, - диде. Зәйнәб ханым исә:

- Бу җырларны онытырлык түгел! - дип җавап кайтарды.

Мактаулы гражданкага бүләк - тай! 

Зәйнәб  Фәрхетдиновага Азнакай районының мактаулы гражданины исеме бирелде. Моны котларга чыккан район башлыгы Марсель Шайдуллин бар халык алдында игълан итте:

- Сез - безнең сандугачыбыз. Мактаулы исемне мин генә түгел, барлык халык бирергә теләде. Сез безнең горурлыгыбыз, - диде ул. Мактаулы исемнән тыш, Зәйнәб Фәрхетдиновага тай сатып алырга сертефикат та бирелде. 

 - Бу тай хәзер сезнеке. Ул чабышларда катнашырмы яки иткә китәрме, сезнең эш, - дип шаяртты Марсель Шәйдуллин.


Равил Галиевтан - чәкчәк

Зәйнәб Фәрхетдинованың коллегалары да бик хөрмәт итә. Бу хакта Татарстанның халык артисты Равил Галиев та телгә алды. Җырчыдан чакыру хәбәрен ишеткәч, ике дә уйламый ризалашкан. “Минем өчен бүген икеләтә бәйрәм. Мин туган ягыма кайттым”, - ди җырчы.

 - Зәйнәб минем якташ, минем чордаш. Ул минем иң яраткан җырчым. Безнең эстраданың иң моңлы, күренекле җырчысы дип әйтә алам. Зөфәр белән иҗатларында уңышлар телим. Эстрадада гомерләре озын булсын иде, - диде Равил Галиев. Ул бүләккә дип татар халкының милли ризыгын - чәкчәк бирде.


"Терелтәсе иде дөньяны!"

Берничә көн элек кенә Гөлгенә Кәримованың Зәйнәб Фәрхетдинова турында “Терелтәсе иде дөньяны” дип аталган китабы дөнья күрде. Җырчы, китаплар кулына эләгүгә үк, аларны Азнакайга алып кайткан. Беренчеләрдән булып ул китабын Сарлы авылы мәктәбе директоры Мәүлетҗан Әхмәтовка бүләк итте.

- Зәйнәб безнең Сарлы авылының йолдызы. Без аның белән һәрвакыт горурланабыз. Безнең мәктәпкә кунакка килгән кешеләр Сарлының нәрсә икәнен белмәсәләр дә, Зәйнәбнең авылы икәнен белгәч, шунда ук кая эләккәннәрен аңлап алалар. Мәктәптә уза торган һәр чарада да без Зәйнәбнең моңлы, матур җырларын куябыз, - диде Сарлы авылы урта мәктәбе директоры Мәүлетҗан Әхмәтов.

Кызганыч, Зәйнәб ханым бик теләсә дә, аның укытучылары концертка килә алмаган.


Авыл кызына бүләк - кыр чәчкәләре

Сәхнәнең яртысы диярлек чәчәккә күмелде. Роза һәм башка “голландский” чәчәкләр арасында Ык буенда үскән кыр чәчкәләре дә шактый иде. Аларны җырчыга балачакта бергә уйнап үскән бер урам кызлары һәм егетләре бүләк итте.

Зәйнәб Фәрхетдинова да, балачагын искә алды:

- Хис-кичерешләрем үзгәрмәде. Аларны үзгәртерлек тә түгел. Һәрбер сукмак, һәрбер тыкрык үзенә тартып тора, - диде ул безгә.

"Татар-информ" хәбәрчесе Сарлы авылы кешеләреннән Зәйнәб Фәрхетдинованы ничек итеп хәтерләүләре турында кызыксынды. Закирә ханым Зәйнәб Фәрхетдинованың әнисе Мәрҗәнә апа белән бергә эшләүләрен горурлык белән искә алды.

- Авылда бик әйбәт, тәртипле кыз булды. Авылда кеше бер-берсенә төрлечә карый инде ул. Көнләшкән кешеләр дә бардыр. Әмма мин аны хөрмәт итәм. Ул Аллаһы тәгалә биргән сәләт белән генә дә барлык авырлыкларны да җиңеп чыкты. Без аның әнисе Мәрҗәнә белән бергә ашарга пешерүче булып 7 ел эшләдек. Бик әйбәт кеше иде. Зәйнәбне мин авылдан киткәнче дә бик тырыш, уңган кыз булып хәтерлим. Үз тырышлыгы белән мәктәпне бетерде, укырга керде”, - ди Закирә әби.

Сарлы җирлеге башлыгы Марат Шәрипов бу бәйрәмнең авылда иң зуры булуын азсызыклады.

- Авылда мондый бәйрәмнең булганы юк иде. Зөфәр белән Зәйнәбкә бик зур рәхмәт. Алар авылга хәленнән килгәнчә ярдәм итәләр. Авыл идәрәсеннән генә мондый зур бәйрәм оештырып булмас иде. Бәйрәмгә район да зур өлеш кертте. Авылдан шундый кеше чыгу безнең өчен зур горурлык. Бәйрәмдә күптән күрешмәгән туганнар очраша. Бирегә күрше авыллар, күрше районнар гына илеп калмаган – ярты Башкортстан да монда, - диде Марат Шәрипов.

"Йолдызлык чире белән авырмый"

Ирле-хатынлы Фирдәвес Җәүдия Мостаевлар, бөтен эшләрен ташлап, концертка килгән.

“Без Зәйнәб Фәрхетдинова белән горурланабыз. Аның тавышын, иҗатын бик нык яратабыз. Аның концертларына һәрвакытта йөрергә тырышабыз. Ул үзе бик гади, бик ямьле кеше. Аның Азнакайда булган концертларына килмичә калганыбыз юк, шуңа күрә дә бүген дә бирегә килдек. Зәйнәб йолдызлык чире белән авырмый. Ул бик гади, үз кешебез. Үз вакытында сыер савучы булып та эшләде ул, - диде Фирдәвес әфәнде.  

Иренә кушылып, Җәүдия ханым: “Бик сәләтле кеше. Азнакайга килеп концертлар куя, якташларын онытмый. Без аның белән горурланабыз”, - диде.

Данир Сабиров: Кызлардан баш тартып була, әмма Зәйнәбтән булмый!

Концерт урталарында Сарлыга Данир Сабиров та килеп җитте. Ул да, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Равил Галиев кебек үк, Азнакай районыннан. Машинасыннан төшүгә үк Данирны фанаткалары урап алды һәм селфи төшәргә өнди башлады. Данирның юлы озын булгангамы, фотога җырлап алганнан соң гына фотога төшәчәген әйтте, әмма “Татар-информ”га Зәйнәб Фәрхетдинова турында сүз әйтүдән баш тартмады.

- Зәйнәб апаның тавышын бик яратам. Икенчедән, әле ул минем якташым да. Зөфәр абый белән Зәйнәб апаның җырларын балачактан җырлап үстем. Аларга исәнлек саулык телим, - диде сәхнәгә ашыгучы Данир Сабиров.

Зәйнәб - чын татар егетләренең әнисе

Бәйрәмнең иң истә кала торган, иң күңелгә үтеп керә торган мизгелләрнең берсе - Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәрхетдинованың уллары Булатның, әнисенең туган көненә багышлап җыр җырлавы иде. Уллары, Булат белән Фоат, шәһәр мохитендә үссәләр дә, рус сүзләрен кушмыйча, саф татарча сөйләшүче егетләр. Бәйрәм алдыннан узган  матбугат конференциясендә дә журналистлар бу хакта сорау биргән иде. Шунда Зәйнәб ханым: “Әни кеше гастрольләрдә югалса да, бала аның җылысын тоеп үсәргә тиеш. “Нянька”ларга ышанырга кирәкми”, - дигән киңәшен әйтте.


Зөфәр Билалов хатынын котларга килмәгән?

Безнең халыкка гайбәт өчен җирлек кенә булсын инде. Шушы концертта да сәбәп табылды. Зәйнәб ханымның ире Зөфәр әфәнде концертның икенче яртысында гына җырлады. Халык инде: “Әллә ул килмәгәнме, талашканнармы?”, - дип тә гайбәтләшә башладылар. Әмма татар эстардасының иң матур парларының берсе: “Янымда син булсаң” дигән җыры белән бар сүзләргә дә нокта куйды.



Ришат Төхвәтуллин: Инстаграмга рәхмәт инде!

Концерт ахырына якынлашканда гына, тамашачылар арасында Ришат Төхвәтуллин да килә икән дигән сүз тарала башлады. Ахырдан концертка нинди артист йөрсен инде дип, бер-берсен ышандыра башлладылар. Бераз туңа башлаганнары өйләренә дә җыена башлаганнар иде булса кирәк. Әмма Ришатның килүе дөрес булуы турында сүз таралды. Ул Instagram битендә үзенең Азнакайга Зәйнәб ханымны котларга чыгып китү хәбәрен элек куйган икән. Ык елгасы суыгы тамашачылар янына менә башлагач кына, Ришат Төхвәтуллин килеп, сәхнәне гөрләтеп җибәрде.

Концерт ахырында салют атылды, яшьләр өчен дискотека башланды.

“Бу бәйрәм соңгысы булмасын, алдагы юбилейларда да Сарлыга кайтып безгә бәйрәм оештырыгыз”, - дип рәхмәтен әйтте авыл халкы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100