Зөлфия-Җәвит Шакировлар концертында кайсы артистның оҗмахка, кайсын тәмугъка эләгәсен билгеләделәр

5 Апреля 2018

Укылган: 2858 тапкыр

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Расих Фәсхетдинов
3 апрель көнне Г.Тукай исеменләге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артистлары Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның “Гомер үткәненә үкенмик” дип аталган өр-яңа тамашалары булып узды. Концертта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә булды.  


Татар эстрадасындагы иң билгеле дуэтларның берсе - Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның концерты аларның бергә гаилә корып яшәүләренә утыз ел тулу белән дә туры килгән иде. Бу уңайдан иң элек Җәвит Шакиров сәхнәдә хәләл җефете белән әңгәмә корды:

– Зөлфиякәй, утыз ел бергә яшибез, ничек сиңа, рәхәтме? Туймадыңмы? Әле тагын да минем белән 30-40 ел бергә яшәргә исәбең бармы?

– Җәвит, дөресен генә әйткәндә, утыз ел миңа утыз көн, сәгать кебек тә түгел, утыз секунд кебек сизелми үтте дә китте. Ни өчен шулай икәнен әйтимме соң? Чөнки ул яраткан кешең белән бергә гомер кичерү.

– Димәк, үкенмисең? Мин дә, Зөлфиякәй, үкенмим!


Озак та үтми сәхнәгә һинд биюе белән Алинә Рәйхан чыкты. “Шушы һинд киноларын карап, сокланып, шундагы мәхәббәтне татып үскән егетләр-кызлар инде без”, – диде Җәвит Шакиров.

"Сезгә бәйрәм, безгә - чыгым..."

Алай да болай, Җәвит Шакиров тамашачы белән хәзер чамалап кына исәнләшә башлаган. Сәбәбен ул болай аңлатты: “Кичә генә Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният йортында булдык. Бәйрәм белән дигән идем, беренче рәткә килеп утырган бер абзый торып басты да: “Җәвит, балакаем, сезгә бәйрәм, безгә чыгым”, – ди. Шуңа күрә хәзер чамалап кына исәнләшәм, исәнмесез апалар-әбиләр! Пенсия аласызмы, кассага саласызмы? Проценты артамы, балаларыгыз кайтамы? Нихәлләрдә бабайлар, ничек үтә картлыклар? Балалар да пенсиянең килгәнен көтеп тора, сез үлсәгез, нишләрбез дип, котлары очып тора! Элек флаг кызыл иде, хәзер полоса-полоса, элек мин дә матур идем, хәзер “варёная колбаса!”, – дип шаяртты ул.

Җәвит тә, Зөлфия дә сәхнәдә бер-берсен игълан иткәндә тамашачылардан озаклап кул чаптырды. Тамашачы да, яраткан артистларының теләкләрен үтәде - алкышлар өчәр-дүртәр минут дәвам иткән чаклар булды.  

Җәвит Шакиров кичәдә сөйләгән мәзәкләрен тәкъдим итәбез.

“Яшьләрнең кулында айфон булса, безнекендә айсаен!”

- Нәкъ шушы заманга туры килә торган җөмлә бар: малайның кулында айпад, киленнең кулында айфон, ә безнең кулда айсан! "Айсаен" – ай саен акча бирү икән. Без бит коммунизм төзүче балалар, безнең заманда андый нәрсә юк иде. Вакыт үткән саен фикер үзгәрә, хәзер инде ешрак “Аллага шөкер, Сөбханалла” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бер ил әһеле дә: “Бүген су керергә төштем, машаалла, матур-матур кызлар күрдем, сөбханалла, барысы да шәрәләр, әстәгъфирулла, иртәгә тагын барам, иншалла”, – дип әйтә ди. 


Җәвит Шакировтан фараз: бакый дөньяда кайсы артист оҗмахка, ә кайсысы тәмугка эләгер?

- Без элек коммунистлар заманында оҗмахта яшәгәнебез икән: райисполком, райпо, райфинотдел – барысы да рай сүзеннән алынган бит! Ә хәзер нәрсә? Хәзер тәмугта яшибез: АДминистрация... Яшь барган саен уйланырга җирлек бар. Бу артистлар теге дөньяга күчкәч, кая эләгерләр икән, оҗмахкамы, тәмугкамы? Айдар Галимов оҗмахка эләгәчәк, чөнки аның кебек итагатьле, тәртипле, сөйләшүендә дә чама белән генә сөйләшә торган артист берәү генә. Салават кая эләккәнен беләсезме? Аңа тәмугта да, оҗмахта да урын юк. Оҗмахка эләксә дә, берәр контора, йә театр ачып җибәрергә мөмкин. Югалмый егет. Фирзәр Мортазинны Салаватның “вышибала”сы итеп күз алдына китерәм. Хәмдүнә апа оҗмахка эләксә дә тәмуг ясый. 

"Фирзәр Мортазинның шулай да тәмугның ишек төбендә артистларны каршы алып торганы күз алдына килә", - диде Җәвит Шакиров һәм “Бер генә минутка” көенә җырлап җибәрде:

"Бер генә минутка, 

Кердеңме тәмугка, 

Ошаса, син монда калырсың. 

Әгәр дә юк икән, 

Гөнаһың күп икән, 

Салават янына барырсың”. 


- Ә минем кая эләгәчәгемне беләсезме? Әлбәттә, мин оҗмахка эләгәм. Минем кебек бер артист, юмор остасы башын иеп тәмугка кереп бара икән, Газраил туктатып моның кем икәнен сорый, “мин артист, гомер буе кеше көлдереп йөрдем, теләсә-кемгә теләсә-нәрсә сөйләдем, хәтта хатыным белән гомер буена бергә гастрольдә йөрдем, авырлыкларны күп күрдем”. Газраил: “Сәхнәгә чыга алмыйча калган чакларың булган, алары синең дошманнарың, чыгармас өчен, аракы эчергәннәр. Бәйрәм вакытларында да халыкның күңелен күтәреп көлдереп йөргәнсең, якты дөньяда хатының белән гастрольләрдә булгансың, син бит якты дөньяда да тәмугта яшәгәнсең! Сиңа, брат, монда оҗмах”, – дип арт ягыннан тибеп кертеп җибәргән ди. 

Оҗмах дигәннән, минем Казанда бер дустым бар, ел буена гөнаһлар кылып йөри дә, гаеткә мәчеткә җәяү бара. Нишләп машина белән бармыйсың, мәчет ерак бит дигән идем. “Җәвит, гаеткә җәяү барсаң, бер адым атлаган саен, бер гөнаһка юыла икән ди”. Мин: “Син ел буенча мәчеттән мәчеткә җәяү йөрсәң дә гөнаһларың юылып бетәрлек түгел”, - дидем.

Ураза аенда якты дөньядан китсәң, оҗмаһка эләгәсең дип әйтәләр икән. Бер әби 99 яшенә җиткәч, “и, Аллакаем, ураза аенда үлсәм генә ярар иде, тик бу уразада гына түгел” дип әйтә ди. Яшьлек матур, әмма да ләкин тиз үтә, ә инде безнең аралашып яши торган дусларыбыз үзгәрмәде, шуңа күрә тормышның рәхәтен, кадерен белеп яшәргә язсын!


Зөлфия Шакировадан файдалы киңәшләр

- Гомерләрегез һәммәгезнең дә яраткан кешеләрегез янәшәсендә үтсен. Адәм баласына шундый кыска гомер бирелә, - дип башлады җыр арасындагы чыгышын Зөлфия Шакирова. - Яраткан, якын кешеләребезгә матур, тәмле сүзләребезне жәлләмәсәк иде. Һәр әйткән сүзебезне уйлап, сайлап кына сөйлик. Дөнья безне куамы, без дөньяны куабызмы, кайсыбыз куып җитәр... Беребез дә аңламый бит. Без гаиләдә биш бала үстек. Әни: “Балалар, күрәсезме, биш бармак. Бер бармак арасына да ит үсмәгән, сез бер карындагы сабыйлар, юкка-барга үпкәләшмәгез”, – дип әйтә торган иде.

Зөлфия ханым әниләр темасын да читтә калдырмады. Баксаң, инде ике еллап әниләргә багышлап җырлар башкарганы булмаган: 

- Яшьлек үтә дә китә, без аны сизми дә калабыз, әмма ул үтеп киткәч кенә аның кадерләрен белә башлыйбыз шул. Яшьлекне матур итеп яшәп калыгыз, вакыт үтеп, артка әйләнеп карагач, үзең кылган гамәлләрең өчен үкенмәслек булсын. Залда иң кадерле кешеләребез – газиз әнкәйләребез утыра. Әнкәйләргә багышланган җырларымны ике елдан артык башкарганым юк. Бу тема минем өчен бөтенләй якын булып торды, чөнки әнием бакый дөньяга күчкәнгә дә инде 3 ел була. Тыныч йокласын, укыган һәр догаларым рухына барып ирешсен!

Бу уңайдан Зөлфия Шакирова “Гел яхшыга юрыйсың, әнкәй” дигән җырын җырлады.

Зөлфия ханым “Казан – авыл арасы” җырының тарихын сөйләде: “Галош киеп, урам буеннан гармуннар тартып, бии-бии, тузаннар туздырасы килгән чаклар бар иде. Эх, дип кенә әйтәсе кала шул. Авылда бала вакытта тизрәк үсәсе, шәһәргә китәсе, студент буласы килде. Узган ел яз көне Башкортстанның танылган шагыйрәсе, композиторы Зифа Нагаева миңа иртүк шалтыратты да: “Зөлфия, сине төштә күрдем, гармунымны кулыма алып, тирләп-пешеп җыр яздым, тыңлап кара әле”, – ди. Шулай итеп, “Казан – авыл арасы” дигән җыр туды”, – диде ул.


“Токмачлы аш белән мине алдырдың инде син!”

Зөлфия-Җәвит концертын Зөлфия-Җәвит диалогларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Бу юлы да искәрмә булмады.

– Моннан 30 ел элек Җәвит белән кулга-кул тотынышып Казанга ике чемодан китап белән килеп кердек, күрешергә кеше юк. Әмма ләкин Гали абый белән Әминә апа бар. Райондашларыбыз, дусларыбызга зур рәхмәт!

– Зөлфия, синең кәстрүлең, куна тактасы белән уклавың да бар иде!

– Әле дә бар алар. Күрдеңме, сиңа кияүгә чыкканда минем күпме әйберләрем булган!

– Шул токмачлы аш белән генә мине алдырдың инде син!

– Әгәр дә бу дөньяда сөю, мәхәббәт булмаса, яшәүнең мәгънәсе булмас иде!,


“Әлфия Авзалова мине американский җыры белән таныштырды”

Диалогтан соң, Зөлфия Шакирова монолог белән яраткан тамашачысына мөрәҗәгать итте.

- Яшь вакытта безне Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе каршы алды, анда без Әлфия апа Авзалова, Илһам абый Шакировларның мәктәбен үттек. Үткән ел бик зур югалтулар елы булды, әмма ләкин без аларны мәңге онытмыйбыз, безнең халкыбыз күңелендә аларның моңнары әле озак сакланыр. Көзге айларда филармониянең сезонын ачу концерты белән бөтен артистлар бергәләшеп Россиянең күп кенә шәһәрләрендә гастрольләр белән бара торган идек. Концертны тәмамлап Әлфия апа бик матур бер җырлый иде. "Әлфия апа, бу нинди җыр ул?" – дип сорагач, “сеңлем, бу американский җыр” диде. Бүгенгедәй хәтеремдә, “Әлфия апа, американский җырның сүзләрен ничек аңлыйсыз?” дигәч, “сүзләрен аның үземнең соравым буенча Гөлшат апаң Зәйнашева язды,” – ди. Узган ел Әлфия апаны искә алу кичәсендә миңа ул җырны җырларга туры килде, американский җыр – “Юлчы җыры” булып чыкты.

Тамашачасы "американский" җырны ишетү бәхетенә дә иреште.

"Татарда ике сүз бар - "Мәхәббәт" һәм "Раббым"

Җәвит Шакиров фикеренчә, бүгенге көндә мәхәббәт темасына диссертация язган кеше юк: “Бездән утыз ел бергә яшәгәч, бер дә үзгәрмисез, һаман да мәхәббәтнең учагын яктыртып торасыз, сүндермисез диләр. Нишләп берәр мәхәббәт темасына диссертация язмыйсың, дип сорыйлар. Мәхәббәт темасына диссертация язып, профессор-академик булган кеше юк, чөнки ул иң четерекле, катлаулы темаларның берсе. 11 яшьлек кыз гашыйк булып, кемнән сорарга белмичә, 97 яшьлек дәү әнисен төнлә уятып сорап ята икән:

– Дәү әни, тор әле.

– Нәрсә булды, балакаем?

– Дәү әни, әйт әле, нәрсә ул мәхәббәт?

– И, балакаем, шушы яшькә җитеп үзем дә бернәрсә аңламадым, өлкәнрәкләрдән сорарга кирәк, дип әйтте ди.

Татарда ике сүз бар: мәхәббәт һәм Раббым. Ул сүзләрнең уртасында ике “б” хәрефе янәшә килгән. Кеше исеменнән башка бүтән андый сүз юк. Бер концертта нишләп ике “б” хәрефе янәшә килде икән дип сораган идем, залдан 75 яшьлек бер абзый торып басты да: “Җәвит, без булдырабыз дигәнне аңлата ул”, – диде. Берсе балалар бәхетедер, ди. Бәхет дигәннән, безнең заманда туйларда, юбилейларда чын йөрәктән әйтелә торган сүзләр була торган иде. Ә хәзер туган көнгә барасы булсалар, “по пути” кибеткә кереп, әзер шигырь юллары язылган открытка сатып алалар, шуның эченә ыңгыраша-ыңгыраша бер мең кыстыралар. Әле ике мең кыстырса, теге әзер шигырьне дә укый алмыйлар!

“Кунакка кишер тоттырып җибәргән авыллар да бар!”

Туган көнгә бер мең кыстырган тамашачылар исә артистларга "кыйммәтлерәк" әйбер кыстыра икән. Җәвит үзенә бүләк ителгән әйберләрне санаганда шуларны телгә алды.

- Татарның һәм башкортның бер яхшы ягы бар – без кунакчыл халык. Бездә табын сыгылып торырга тиеш, өстәлеңдә җиде-сигез төрле салат булмаса, килгән кунак кишер дә кырырга иренгәннәр инде дип кайтып китә. Әле кайсыдыр авыллар бар, кем булуына карамастан, кунакка кишер тоттырып җибәрәләр!

Җәвит Шакиров телефон турында: “телефон аркасында хәзер яшьләрнең күзләре дүрт якка карый”

“Балаларыгызны искә алганыгыз бармы? Алар көне буе телефонда утыра бит, аларның ике күзе хәзер дүрт якка карап тора. Телефон – чир, ансыз яшәп булмый. Әгәр дә ул югалса, якын кешеңне югалтканда да алай борчылмыйсың”.

“Мәхәббәт сүзендәге ике “б” бәхетле булыгыз, бәйрәм белән дигәнне дә аңлатадыр. Сезнең белән безнең очрашу чын бәйрәм! Киләчәктә дә мондый күрешүләр насыйп булсын”, дип Җәвит белән Зөлфия Шакировлар филармония залының тамашачысы белән киләсе очрашуларга кадәр саубуллашты.


Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар концерты


 










































































Фикерләр








Шоу-бизнес

Гөлназ Асаева: Ришат Төхвәтуллинны яраткан кебек берәүне дә яратмадым

Тамашачыларны яшь җырчы Гөлназ Асаеваның иҗатыннан бигрәк шәхси тормышы кызыксындыра. Нәкъ менә шәхси тормышы турында сөйләтер өчен, без Гөлназны интервьюга чакырдык.

Шоу-бизнес

Гөлсирин Абдуллина: Кәҗә кебек кычкырасың дип язучылар күп

Җырчы Гөлсирин Абдуллина бу көннәрдә Татарстан һәм Башкортстан арасында милли-мәдәни багланышларны ныгытуны максат иткән "Дуслык күпере" фестиваль-турнесында катнаша. Фестивальдә катнашучылар белән юлга "Татар-информ" хәбәрчесе дә чыгып китте. Гөлсирин белән юлда сөйләштек.

Шоу-бизнес

Зөлфия-Җәвит Шакировлар концертында кайсы артистның оҗмахка, кайсын тәмугъка эләгәсен билгеләделәр

3 апрель көнне Г.Тукай исеменләге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артистлары Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның “Гомер үткәненә үкенмик” дип аталган өр-яңа тамашалары булып узды. Концертта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә булды.  

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла