Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лэйна Элвин Грей һәм "теге егет" турында ни диде?

Татар эстрадасында тагын бер яшь йолдыз кабынып килә - Лэйна. Тамашачылар аны беренче тапкыр Элвин Грейның Уфадагы концертында күрде, Лэйна анда "Сөю калыр" дигән җыр белән чыгыш ясады. Күптән түгел Лэйна Казанда үзенең беренче альбомын тәкъдим итте. “Интертат” ул кичәдә булып, җырчы кыз белән интервью корды. Әлбәттә, кызның Элвин Грей белән мөнәсәбәтләре турында да сорамый калмадык...

news_top_970_100
Җырчы Лэйна Элвин Грей һәм "теге егет" турында ни диде?

Элвин Грейның декабрь аендагы рекордлы - 9000 тамашачы җыйган концертында чыгыш ясаган Лэйна бик күпләрне кызыксындырды. Без, концерт үткәннән соң, икенче көнне үк кызны табып, аның белән әңгәмә корган идек. Лэйнага ул вакытта нибары 18 яшь булуы ачыкланган иде.

Хәзер инде аңа 19! 

19 яшьлек яңа йолдыз татар эстрадасындагы юлын билгесез бер артист белән җырлап түгел, ә Элвин Грейның үзе белән бер сәхнәдә чыгыш ясап башлады! Афәрин, Лэйна! Бик шәп адым ясадың! Көнләшүчеләр дә табылгандыр. Лэйна ул вакытта: “Шәт, “Син Элвин Грей белән чыгыш ясадың, син анда кайсы беләндер йоклагансың”, димәсләр”, - дип бик борчылган иде. Дигәннәрме-юкмы, белмим. Әмма ул интервьюдан соң сораулар тагы да күбәйде.

Сәхнәгә ничек чыгалар? Аллаһы Тәгалә биргән сәләт мөһимме, әллә акча төртүме? Яки сәхнәгә, күпләр уйлаганча, “ятак аша” чыгалармы? Лэйнадан барысын да сорадым. 



Лэйна үзе дә бер фокус сыман

Лэйна тәкъдим итү кичәсендә сигез җыр башкарды. Җырлар арасында тамашачыларга фокус та күрсәттеләр. Әмма төп фокус - ул Лэйна үзе. Ни өчен, дисезме? Лэйнаның чыгышыннан соң башка нинди уйлар килде, дисезме? Соңыннан әйтәм. Әлегә сезгә бер табышмак: түбәндәге видеодан Лэйнаның чыгышып карагыз да, яшь башкаручыны кемгә охшатканыгызны әйтегез. Лэйнада нәрсә артык һәм нәрсә җитми дип уйлыйсыз?

      

Лэйна – Кукмара кызы. Былтыр декабрь аенда сөйләшкәндә, Лэйна Казан театр училищесының 3нче курсында белем алам дигән иде. Әмма альбом тәкъдим итү кичәсендә Лэйна: “Әлегә укымыйм. Үземнең проектыма, шушы эшемә тулысынча бирелер өчен, укуны бераз читке планга куярга туры килде”, - дип җавап кайтарды. “Син Казан театр училищесы укучысы булып саналасыңмы соң?” - дигән сорауга Лэйнаның җавап бирәсе килмәде. “Әлегә мин бу сорауга җавап бирә алмыйм”, - диде җырчы кыз. Лэйна укырга йөрмәвен әйтте. “Репетиция ясыйбыз, әзерләнәбез, менә шул”, диде ул. 

“Ул егет сер булып калсын”

-Бүген яңгыраган җырларыңның берсендә бер өзекне ниндидер егет башкарды. Кем ул, Лэйна?

-Бу сер. “Кем икән ул?” дип уйласыннар әле.

-Ул егет татар эстрадасында билгеле кешеме? Халык аны телевизордан, социаль челтәрләрдән күреп беләме?

-Бу сорауга мин җавап бирә алмыйм. Җавап булмаячак. Альбомны бар халыкка күрсәтү концертында да ул егет булмаячак. Без төркем белән ул мәгълүматны тамашачыларга белергә ярый дигән карарга килгәч кенә, ул егет турында “Җырдагы ир-ат тавышы менә шушы-шушы кешенеке”, дип язып чыгачакбыз. Бу шундый сер булачак. Кешеләр, әлеге җырны тыңлап, “Нинди ир-ат тавышы икән бу?” дип уйлансын.



“Вилли белән әлегә йөрмибез”

-Лэйна, беренче интервьюда Элвин Грей лейблына кергән җырчы егет Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) турында сөйләшкән идек. Без синнән сезнең мөнәсәбәтләрегез турында сорадык. Син “Без бары тик дуслар гына. Киләчәктә бәлки очрашып йөрербез”, дип җавап биргән идең. Сез хәзер нинди мөнәсәбәтләрдә? Аралашасызмы?

-Әйе, безнең Вилли белән нәкъ башка артистлар белән аралашкан кебек сөйләшәбез. Без хезмәттәшләр, без бер үк әйберләр белән кызыксынабыз. Әлеге вакытта очрашып йөрмибез әле. Очрашып йөрергә теләк бармы дигән сорауга нәрсә дип җавап бирергә дә белмим. Мин әлегә тулысынча шушы проектта, шушы процесска бирелдем. Минем әлегә очрашып йөрергә вакытым да юк. Кем беләндер очрашып йөрү – ул бит шундый ук эш. Ә минем әлеге вакыттагы эшем – ул минем иҗатым, шуңа күрә минем әлегә егетләргә вакытым юк.

-Лэйна, гаилә корырга үзеңә нинди егет кирәк дип саныйсың? Гади егет белән йөрер идеңме? Яисә сиңа шоу-бизнес кешесе кирәкме?

-Аның нинди кеше булуы һәм нәрсә белән шөгыльләнүе мөһим түгел. Иң мөһиме, ул миңа ышанырга тиеш. Мәсәлән, мин төнлә дә чыгыш ясыйм. Ул миңа ышанырга тиеш. Егеттәге иң мөһим сыйфат шул. 

-Лэйна, чәчләрең үзеңнекеме?

-Әйе, минеке.

-Ә төсе?

-Ә төсләрен без бераз үзгәртәбез, матур күренә торган итәбез. Минем үз төсем әз генә яктырак.

“Гөлназ Асаева белән дуслаштык”

-Инстаграмыңа Гөлназ Асаева белән кочаклашып төшкән фото куйгансың. Ничек һәм кайда таныштыгыз?

-Без кайбер җырларыбызны Башкортстанда яздырдык. Җырларым өч җирдә, Башкортстанда, Казанда һәм Мәскәүдә язылды. Башкортстандагы аранжировка ясаучы Гөлназ Асаева белән таныш булып чыкты. Шулай итеп Гөлназ белән юлларыбыз кисеште. Ул миңа үз иҗаты турында сөйләде, мин аңа үземнеке турында сөйләдем. Дуслаштык, таныштык, фотога төштек. 

          

“Элвин Грей белән язышуым сер булып калсын”

-Лэйна, Элвин Грей турында сорыйсым килә. Уфадагы концерттан соң мөнәсәбәтләрегез ничек үзгәрде? Бүген аралашасызмы? Социаль челтәрләрдә язышасызмы?

-Без аралашабыз, әмма барлык оештыру мәсьәләләрен продюсерлар хәл итә. Минем үземнең аның белән язышуым сер булып калсын, мин бу сорауга җавап бирмим. Элвин Грей белән уртак проектлар булырмы-юкмы икәнен әйтә алмыйм. Әлегә аның үз проекты, минем үземнеке. Әгәр дә киләчәктә йолдызлар тәңгәл килсә, бәлки бергә эшләрбез дә. Белмим. Мин бүгенге көн белән яшим. Киләчәктә нәрсә буласын әйтә алмыйм.

-Элвин Грей белән бер сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, башка артистлардан дуэт башкарырга тәкъдимнәр килдеме?

-Инстаграмда күп яздылар. Мин аны, кем язган икән дип, карап утырмадым. Мин алар турында продюсерыма әйтәм. Әгәр дә минем продюсер һәм минем төркем ул проектны тамашачыга кызыклы дип таба икән, без бергә эшлибез. Киләчәктә бәлки дуэтлар булыр.



- Лэйна, син үзең кем белән бергә җырларга телисең?

-Үзем кебек үк яшь егет яки кыз беләндер. Без ул кеше белән бер дулкында булырга тиеш, без аның белән бергә сәхнәдә кызыклы булып күренергә тиеш. Без тамашачыга кызыклы булырга тиеш. Теләсә кайсы тәкъдим минем өчен - “Вау, шәп. Тәкъдим иткәнегез өчен рәхмәт!” 

-Лэйна, шулай да, һичшиксез, синең дуэт башкарырга теләгән яки инде танышырга теләгән кешең, артист кеше бар. Шулаймы?

-Мин бер кешене аерып әйтә алмыйм. Һәр артистның үз тамашачысы, үз фанатлары бар. Һәр артист минем өчен молодец. Аларның барысының да берникадәр яулаган үрләре бар. Аның танылган яки танылмаган булуына карамастан, әгәр дә аның теләге бар икән, әгәр дә аның яхшы материалы бар икән һәм ул миңа “Минем синең белән дуэт башкарасы килә” ди икән, мин аның белән җырлаячакмын. 

-Үзем кебек яшь һәм дәртле башкаручы белән чыгыш ясар идем, дисең. Димәк, татар эстрадасының мэтры Салават Фәтхетдинов сиңа дуэт башкарыйк әле дисә, син баш тартачаксыңмы?

-Юк-юк. Бу инде җырдан тора. Шулай да, мин Салаватның миңа дуэт тәкъдим итүен әле күз алдына да китерә алмыйм. Мин бу турыда уйламадым да.

-Нинди җыр тәкъдим ителүенә карапмы, я кем тәкъдим итүенә карапмы?

-Нинди җыр, нинди материал тәкъдтим ителүенә карап. Ул тамашачыга кызыклы булачакмы, менә шул.

“Барысын да эшлим, дидем”

-Синең продюсерың Динар. Аның белән ничек таныштыгыз? Син аның беренче проектымы, яки ул үз эшенең остасымы?

-Аның моңарчы да проектлары булды, ягъни аның тәҗрибәсе бар. Ничек таныштыгыз дигәндә, безнең Динар белән уртак танышлар бар. Минем таныш кыз Динарга башкаручы егет яки кыз кирәк икәнен белеп алган. Ул кыз миңа болай диде: “Менә сиңа номер. Син бит җырларга, сәхнәгә чыгарга телисең”, диде. Мин Динарга шалтыраттым. Ул миңа Вконтакте социаль челтәрендә шәхси битемнең сылтамасын ыргытырга кушты һәм шуннан соң очрашуга чакырды. Ул миннән, очрашкач, нәрсәләр эшли беләсең дип сорады. Мин җырлый, бии беләм, теләсәгез, шпагатка да утыра алам, барысын да эшлим, дидем.

-Теге интервьда Элвин Грей белән “ябык тусовка”да таныштык дигән идең. Димәк, Динарның Элвин Грей дәрәҗәсендәге танышлары бар?

-Шулай булып чыга, әйе. Мин оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнмим.



“Продюсер миңа килә”

-Син бит Кукмара кызы. Туган ягыңа еш кайтасыңмы?

-Хәзер Кукмарага бик сирәк кайтам. Казанда аз гына булса да буш вакытым юк. Якыннарым белән скайптан аралашыбыз инде, скайп “хәл итә”.

-Гаиләдә ничә бала сез, Лэйна? 

-Минем абыем бар, аңа 25 яшь, әлегә гаиләсе юк. Ул инде гел “Сине беркем дә үпкәләтмиме, кыерсытмыймы?” дип борчыла.

-Казанда кайда торасың? Үз фатирың бармы? “Снимать итеп” торасыңмы?

-Минем үз фатирым бар, берүзем торам. Әгәр дә репетиция ясарга яки берәр нәрсәне хәл итәргә кирәк була икән, продюсер минем өйгә килә. Мин аңа, мәсәлән, бию хәрәкәтләрен күрсәтәм, җырлап күрсәтәм, тышлыкларны карыйбыз, шул.

“Артистлар турында фикерләшәсем килми”

-Лэйна, синеңчә, татар эстрадасында кайсы артист дөрес итеп үсә, үзенә пиар ясый, аралаша?

-Артистлар турында фикерләшәсем килми, фикерләшмәячәкмен дә. Әгәр дә артист үзен сәхнәдә шулай тота икән, димәк, аның ниндидер бурычы бар, димәк, ул шулай хис итә. Аның шулай хис итүе дә яхшы. Яхшымы ул, начармы ул, әйтә алмыйм.

-Татар эстрадасында танылганнан соң, рус эстрадасын яуларга телисеңме? Яулаячаксыңмы?

-Әлбәттә. Үскән саен зуррак үрләр.

“Америка мотивы белән татар җырлары”

-Күңелеңә нинди җырлар ятышлы?

-Миңа татар җырларын Америка мотивы белән башкару ошый. “Нигә?” дип аталган үз җырым да ничектер шундыйрак кебек. “Нигә?” җырының көен дә, сүзләрен дә үзем яздым. Мин Америка башкаручыларының “фишка”ларын үз иҗатымда кулланам. Безнең төркемдә аранжировка ясаучылар, авторлар бар, алар барысын да үзләре язалар. Бездә көй иҗат итү, җырга сүзләр язу белән шөгыльләнүче билгеле бер кешеләр бар, әмма җыр язу процессында мин үзем дә катнашам, “Әйдәгез? монда тагын бер җөмлә өстик, бу өлешен үзгәртик әле”, дим.

“Миңа ул вакытта бик моңсу иде”

-Лэйна, синең “Нигә?” дигән җырыңда “Көздән чыга алмый йөрәк” дигән сүзләр бар. Синең ялгыз мәхәббәттән йөрәгең әрни мәллә?

-Юк. Миңа ул вакытта бик моңсу иде. Мин андый вакытларда укулеле музыка коралын алам да, укулеледа уйныйм. Телефонны видеога төшерергә куйдым да, башта нинди уйлар, нинди сүзләр бар, җырладым. Кушымтасын башкаргач туктадым да, “Вау. Бу бит шәп” дидем дә, ритмга, рифмага туры китердем дә, төркемемә бәя бирергә җибәрдем. Гомеремдә дә укулеледа җыр язачакмын дип уйламаган идем. 

-Төркемеңдә ничә кеше?

-Унлаптыр.



Лэйна татарча җырларны ятлыймы?

-Лэйна, син татарча җырларны рәхәтләнеп башкарасың, әмма татарча аралашу сиңа кыен бирелә. Нигә шулай? Син татарча җырларның сүзләрен ятлыйсыңмы әллә?

-Юк-юк, миңа җыр башкару җиңел бирелә. Мин сезнең белән татарча сөйләшә алам, әмма бу озакка китәчәк. Сезнең дә, үземнең дә вакытны саклап калу өчен, мин рус телендә сөйләшәм. Мин рус мәктәбендә укыдым, ә фикер йөртүем минем катнаш, берничә телдә фикер йөртәм. Ә балачактан ук мин әни-әтием белән татар телендә аралашам.

-Син саф татар кызы бит, әйеме?

-Әйе.

“Исемемне “ЛЕйна” дип язалар, шуның өчен язып куйдым”

-Киемеңә игътибар иттем. Лэйна дип язылган...

-Бу кешеләр күрсеннәр һәм минем исемдәге “Э” хәрефенә игътибар итсеннәр өчен эшләнде. Күп кеше исемемне “ЛЕйна” дип яза. Мин "ЛЭйна".

-Киләчәктә Лэйнадан бренд яки үз музыка мәктәбеңне булдырырга телисеңме?

-Әгәр дә мин билгеле бер үрләргә менә алачакмын икән, нигә юк?

-Кечкенә чактан ук җырлыйсыңмы?

-Әйе. Дүрт яшемдә мине әни музыка мәктәбенә алып килде. Анда: “Аңа бары тик дүрт яшь. Нигә?” дип җавап кайтардылар. Шуннан соң мине 5 яшьтә алып килделәр һәм мин укырга керә алдым. Анда укытучы ниндидер музыка башкарды, миңа шул музыкага атларга куштылар, ритм хисе бармы икәнен тикшерделәр.


-Дусларың иҗатыңны ничек кабул итте? Элвин Грей белән бер сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң мөнәсәбәтләре үзгәрер дип курыктың, әле ул вакытта училищега бармаган идең. Ничек кабул иттеләр соң?

-Алар әйбәт кабул иттеләр, “Ничек килеп эләктең син анда”, - дип сорадылар. Йөзгә карап негатив сүзләр әйтүче булмады. Театр училищесындагы укытучыларым булмаса, мин дә булмас идем. Алар мине җырчы, артист буларак күрсәтә алдылар.

“Хәким турында беренче тапкыр ишетәм”

-Лэйна, яшь башкаручы Хәкимне беләсеңме?

-Юк. Беренче тапкыр ишетәм. Инстаграмда кереп карармын әле.

-“Татар җыры” фестивале, “Болгар радиосы” һәм TMTV премияләре турында беләсеңме? Катнашыр идеңме? Ниндидер билгеле бер фестивальнең лауреаты булу синең өчен мөһимме?

-Әгәр дә мин берәр фестивальдә лауреат булам икән, димәк, мине тамашачы таный, димәк, мин бу эшне юкка гына эшләмим. Кеше минем хезмәтне күрә һәм нәрсә беләндер бүләкли.



“Исемемне әниемә багышладым”

-Син беренче интервьюда да исем-фамилияңне сер итеп калдырырга теләдең. Син аны белмәүләрен телисеңме? Ни өчен шулай эшлисең?

-Минем исемем Лэйна. Шул. Сәбәпләре бар, әйтәсем килми.

-Нигә син Лэйна?

-Минем әнием Лейла. Мин – Лэйна. Исемемне аңа багышладым.

-Син йөзең белән кемгә охшаган? Әти кызымы син, әни кызымы?

-Әниемә охшаганмындыр мин.

-Әти-әниең иҗатыңны ничек кабул итте?

-Мин әти-әниемә “Минем шушындый-шушындый төркемем, шушындый-шушындый эшем бар”, дидем. Алар “Әгәр дә син үзең телисең икән, ул кешеләргә 100 процент ышанасың икән, эшлә, без сиңа ярдәм итәчәкбез”, диделәр.

“Һәркем үз артистын танытырга тели”

-Бүген сәхнәгә ничек чыгалар? Акча төртепме, танышлар ашамы? Иң мөһиме сәләтме?

-Сүз кайсы эстрадасы турында бара? Рус эстрадасымы, татарныкымы?

- Теләсә кайсы.

-Татар эстрадасында – сәләттер. Рус эстрадасында бөтенләй башка системадыр. Анда бөтенләй башка кешеләр, анда нык каты пиар. Анда көндәшлек тә көчле, һәркем үз артистын танытырга тели.

“Мине тулысынча кабул иткән аудиториям булсын иде”

-Артист буларак бүгенге көндә иң зур теләгең нинди?

-Мин, мөгаен, теләсә кайсы башка артист кебектер, үземнән соң эз калдырырга телим. Иң мөһиме, мине тулысынча кабул иткән, костюмнарымны, иҗатымны кабул иткән үз аудиториям булырга тиеш. Мин аларга мин нинди бар, шундый килеш ошарга тиеш.



“Күкрәк һәм теге җир капланса, сәхнәгә теләсә кайсы киемдә чыга алам”

-Син үзеңне чиста татар кызы, милли кемнәрдән халык җырларың гына башкара торган кыз итеп күз алдына китермисең? 

-Мин яшь һәм мин яшьләргә кызыклы булырга телим. Алай да мин яшьләр өчен генә эшләмим, минем зурлар аудиториясе белән дә эш итәсем килә. мин, мәсәлән, башка стильдә дә җырлый алам. Мин яшь, мин барысын да эшләп карарга телим. Киләчәктә ниләр буласын карарбыз.

-Димәк, “моны капла, бу җирең күренә” дигән сүзләр синең өчен түгел. Теләсә кайсы киемнән чыга аласыңмы?

-Күкрәк һәм теге җир капланса, әйе, теләсә кайсы киемдә чыга алам. Мин үземне сәхнәгә киеп чыккан киемдә уңайлы итеп хис итәргә тиеш.

“Ә син Лэйна турында ишеттеңме?”

-Кем син, Лэйна? Үзең турында нәрсә әйтер идең?

-Ә син Лэйна турында ишеттеңме? “Кем син, Лэйна?” дигән сорауга үзем дә җавап бирмәдем, бу барлык кеше өчен дә сер кебек, шуңа күрә бу сорауга җавап булмаячак.

-Беркайчан да җавап бирмәячәксеңме?

-Юк, бирәчәкмен, әмма хәзер үк түгел. Кем ул Лэйна дип уйласыннар әле. Лэйна белән бергә кемнәр? Кайдан? Ничек?



Мин Лэйнаны кемгә охшаттым?

Лэйна үзе бер фокус сыман, чөнки ул ихлас, ул әле яшь, ул бераз беркатлы. Аның шоу-бизнес дөньясына зур адымнар белән атлап керүе мине гаҗәпләндерде. Шоу-бизнес кешене үзгәртә. Лэйна белән бераз вакыт узгач тагын бер интервью корырбыз әле. Ни дияр икән?

Тамашачы буларак, Лэйнаны бер-ике мизгелдә Римма Никитинага охшаттым. Әмма бу минем шәхси фикер.

Үз эшен эшләгән өчен, башларга курыкмаган өчен, Лэйнага, яшьләр әйтмешли, респект!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100