Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көчле Ильвина көчлелектән туйганын күрсәтте

Җырчыларның да, тамашачының да төрлесе була. Тамашачы үз җырчысын, ә җырчы үз тамашачысын тиз арада таба аладыр дип уйлыйм. “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үткән, Ильвинаның “сольный” концерты моны тагын бер кат раслады. Ильвина үзе дә, тамашачысы да шул тиклем зәвыклы, тыйнак иделәр. Җырчы белән тамашачы арасында аңлашылмаучанлыклар юк иде кебек. Аның “бер тамчы наз” көтеп, мәхәббәттән “әйләнәм әкренләп тилегә” дип җырлавын тамашачы тәгаен аңлады.

news_top_970_100
Көчле Ильвина көчлелектән туйганын күрсәтте

Афишаларда әлеге тамаша музыкаль спектакль-монолог дип тәкъдим ителгән иде. Спектакль дигәч, артык ясалма булыр микән дигән сорау барлыкка килде. Өстәвенә, җырчы кешенең актер булмавын да аңлап бардым. Бу сорауның юкка барлыкка килгәненә төшенеп кайттым. Концертта бер сүз дә, бер гамәл дә артык булмады. 

Концертның сценарие үзенчәлекле булды. Башта Ильвина тамашачы алдына кастингка килгән бер кыз образында чыкты. Ул, гади авыл кызы булып, “Сагышлы җыр”ны башкарды: “Кара бөдрә чәчләремне үрдерәсем килмидер...”, - дип җырлады ул. Аңа кастингларда еш әйтелгән: “Сезгә шалтратырлар”, - дигән җавап ишетергә туры килде. Һәм ул тыйнак кына башын иеп, кайтып китәргә мәҗбүр булды.

Күрәсең, аңа шалтратканнар – съёмкаларга дәштеләр. Съемкаларга пальто киеп килгән Ильвинаны “чишендерделәр”. "Әллә инде шоу-бизнесның төп кагыйдәләре шундый микән?" - дип уйлап куйдым мин. Съемкаларда Ильвинаның күлмәге эчке күлмәк кебек кыска, үтә-күренмәле аксыл иде. Аннан соң кигән кызыл күлмәге дә озын түгел иде, хәтта күлмәк өстенә пиджак кигәч, күлмәге бөтенләй күренмәслек булып калды. Җырын диванга утырып җырлагач, образы тагын да тупасланды кебек. Янында дүрт егет бөтерелеп торды, моның нәрсә аңлатканына төшенә алмадым.

Съёмкалар тәмамлангач, Ильвина әтисенең шәһәргә озатуын искә алды. “Без сине көтәбез. Барып җиткәч, хәбәр ит”, - дигән сүзләрен һаман хәтерли икән ул. Ни өчендер Ильвина әлеге сүзләрне ишетүнең зур бәхет булуын гомер үткәч, үзе әни булгач  кына аңлаган.

Концертта декорацияләрнең күп булуына игътибар иттем. Алар бер-бер артлы үзгәреп торды. Концерта кулланылган сәхнә җиһазлары очсыз булмавын билгеләп үтәргә кирәк. Белүемчә, Ильвинага әлеге концертын үткәрүдә иганәчеләр ярдәм итмәгән. Күрәсең, үзе тырышкан. Әллә инде спонсор була алырлык берәр кеше барлыкка килгән микән? Ильвина үзе әлеге сорауларга җавап бирергә теләмәде.

Ильвина көчле булудан туйган

Концерт дәвамында башкарылган җырларның күбесе салмак иде. Аларны тыңласаң, Ильвинаны ничектер кызганып куясың. Ильвинаның үзен яисә ул уйнаган образны сөю читләп үткән төсле тоелды. Һәр җыры шуның турында бәян итә иде: “Бер тамчы наз эзләп килдем сиңа”, - дип җырлый ул. Тик сөйгән яры күзләрендә “боз салкынын тойгач”, бер нәрсәнең дә мөмкин түгелен аңлап, ялгызы гына гомер кичүен дәвам итүче образ барлыкка килә иде. Ильвинаның үзенә охшаган образ, минемчә.

Ильвина, образда булганда, кайвакыт чәчкәләрне дә күрмәде. Аңа чәчәк бәйләме бүләк итәм дип килгән тамашачыларның күбесе тордылар-тордылар да, бүләкләрен сәхнәгә генә куеп киттеләр. Җырчыга тайпылырга ярамый иде төсле, чәчәкләрегез өчен рәхмәт дип әйтсә, образыннан “чыгып китәр” иде кебек. Ул җырлады да җырлады. 

Спектакль дип игълан ителсә дә, минемчә, әлеге тамаша спектакль булмады. Чөнки Ильвина үзен уйнады. Белүебезчә, Ильвина иреннән аерылган хатын-кыз... Җырларының күбесе сагышлы мәхәббәт тарихы белән бәйле кебек тоелды. Көчсез хатын-кызның көчле булып күренәсе килүе турында иде бу концерт дип әйтсәм дә була. Ильвина үзе дә көчлелектән туйдым дип җыр башкарды. Җырларында хыялындагы яисә янындагы ир-аттан ярдәм көткән кебек булды. Ильвина уйнаган образның сөеләсе килә иде. 

Көчсез була алу бәхетме?

Тамашачыны күрсәгез сез! Концерт дәвамында күз йоммыйча, хәтта тын алырга да куркып утыручылар булды. Алар арасында мин дә бар идем. Әйтерсең лә ялгыш кына тавыш чыгарсаң, шушы моңлы һәм сихри аһәңне бозып куяр идек. Тамаша бер сулышта үтте. Озак та бармады, тиз дә үтмәде кебек. Ни өчендер Ильвинага чын күңелдән мәхәббәт телисем килә. Көчсез була алу бәхетенә ирешсен иде ул!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100