Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җыр урлау белән бәйле чираттагы гауга: “Җыр махсус урланмаган, Ходай Тәгалә ике кешегә бер үк илһам җибәргән”

Татар эстрадасында җыр урлауга бәйле чираттагы иҗади бәхәс купты. Танылган җырлар авторы Илгиз Закиров “Татар-информ” редакциясенә җырларының урлануы турында сөйләде. “Татар-информ” хәбәрчесе кабатлану ни дәрәҗәдә булганда җыр урланган дип әйтергә мөмкин икәнлеген ачыклады.

news_top_970_100
Җыр урлау белән бәйле чираттагы гауга: “Җыр махсус урланмаган, Ходай Тәгалә ике кешегә бер үк илһам җибәргән”

“Һәр композиторның үз почергы бар, кабатланышны барыбер тотып алып була”

 - Хәзер ике җыр язучы да үзен композиторга исәпли, - дип сүзен башлады Илгиз Закиров.

- Җырчылар да көй яза башлады. Саный китсәң, байтак... Ә ныклап торып тыңлап карасаң, алар иҗат иткән “яңа” җырларда без 10-15 ел элек язган җырларның өлешләре кабатланыла. Ул өлешләр – “изюминкалар” – җырның башында яисә урта өлешендә була. Шуннан соң, “яңа композиторлар” җырларына аны “урый” да, менә сиңа яңа җыр туа. (Музыка белемендә ул “опевание” термины буларак кулланыла – ИТ).

Җырлар хәзер күп, яшьләр җырлаган “такмаклар”ның күбесе бер-берсенә охшаш, сүзләре кабатланыла, аларны тыңлап булмый. Үз җырым дип йөрүчеләр күп. Әмма һәрбер композиторның үз почергы була бит. Аларны теге яки бу җырдан аерып алырга мөмкин, кабатланышны барыбер тотып алып була.

Фото: Яков Абрамов

  • Илгиз Закиров безгә үзе язган җырларның көйләре үзләштерелүенә бәйле өч очрак китерде.

Беренче очрак. "Мурат Гайсын җырны урлаган дип саныйм!"

- Мәсәлән, Башкортстан егете Мурат Гайсин “Көт әле, дисең” (И.Закиров көе, М.Гыймазетдинов сүз.) җырына охшаш җыр язып, аны телевидениедә җырлый башлады. “Агыла моң” (М.Гайсин көе, В.Фәттахов сүз.) дип атала ул. 

Берзаман танышларым “кара әле, синең көйгә язылган җырны әйләндерәләр бит”, дип әйтә башладылар. Муратка шалтыратып, ситуацияне аңлаттым, Хәния Фәрхи, Асаф Вәлиев, ИлСаф башкаруында яңгыраган “Көт әле дисең” җырын тыңлаттым. Ул: “Юк, абый, мин язган җыр – үземнеке. Минем Аллаһы Тәгалә каршында күңелем чиста”, - диде. Аңа Венера Ганиева да: “Син нәрсә эшлисең, малай”, - дип кисәтү ясады. Шуннан соң, Мурат яңадан миңа шалтыратып, “Абый, җырыңның башын язып бир әле”, - дип сорады. “Син бит композитор кеше”, - дидем. Мурат әвеш-тәвеш китергән дә, ике җырны кушып, ботка ясаган. Яшь җырчыларның үзләренең юллары юк. Теләсә нәрсә тыңлап, җырны үзләренчә “әвәли” алар.

Хәния Фәрхинең "Көт әле дисең" һәм Мурат Гайсинның "Агыла җыр" җырлары:

Мурат Гайсин җырлаган “Агыла моң” җырының көен урланган дип саныйм. Аның Хәния җырлаган җырны урларга ни хакы бар? Моннан тыш, ул минем җырым белән "Болгар радиосы"ның премиясендә катнаша!

Икенче очрак. "Рәнис Габбазов җырлаган җырның сүзләре башка, көен бормалый!"

- Рәшит Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсы гран-при иясе Рәнис Габбазов “Гомер язы” (Р.Шәйхиева көе һәм сүз.) дигән җыр башкара. Аның көе исә Салават Фәтхетдинов, Илсур Сафин җырлаган “Сөюем бакчасы” (И.Закиров көе, Ш.Җиһангирова сүз.) җырына бик охшаш. Рәнис җырлаган җырның сүзләре башка, көен ул бормалый.

Салават Фәтхетдинованың "Сөюем бакчасы" һәм Рәнис Габбазовның "Гомер язы" җырлары:

 

“Гомер язы”н башта Филүс Каһиров җырлаган иде, мин әйткәннән соң ташлады, башка җырламады. Рәниснең продюсеры – Рифат Фәттаховка әйтеп карадым. “Мин аны сатып алдым инде, көйне язучыга дәгъваңны белдер”, - диде. Рәнис җырлаган көй өскә таба китә, ә гармония шул ук кала бирә югыйсә! Ул җырның көй авторын Рифат әйтмәде, хатын-кыз диләр аны.

Өченче очрак. Хәниянең "Танып буе" җырының көен дә урлаганнар?

- Дәрҗия Хөсәенова башкарган “Актанышым” җыры. Аның көе Хәния Фәрхи җырлаган “Танып буе” (И.Закиров көе, Ә.Атнабаев сүз.) җырына охшаш. “Актаныш”ны Фәрит Хатыйпов язган, әмма аңа әйтеп тормадым. Вацабы булса, тикшертергә җибәрер идем, әлбәттә.

Хәния Фәрхинең "Танып буе" һәм Дәрҗия Хөсәенованың "Актанышым" җырлары:

 

Зифа Нагаева да мондый очракны сөйләгәне булды. Залда яшь егет аның җырына охшаш әсәр башкарган. “Энекәш, өр-яңа җырың бик матур булган икән”, - дигән Зифа. “Тырышабыз, тырышабыз инде, Зифа апа”, - дигән теге егет. “Минем җыр түгелме соң ул?” – дип сорагач, “мин Сезнең залда утырганыгызны белмәдем шул”, - дип җавап биргән.

Шәхсән үзем, җырны язган саен, кешеләрнең җырлары белән кабатланыш булганын-булмаганын җентекләп тикшерәм.

Кызганыч, бездә хәзер худсовет юк. Шигырьне һәм көйне тикшермиләр. Гомумән, Татарстан музыка өлкәсендә артта калган: бездә нәрсә телиләр, шуны җырлыйлар. Ә рус эстрадасында (Мәскәүдә) башка система. Җырның бер генә өлешен кабатлануын сизсәләр, бер-берсен судка биреп, иманнарын өшкерәләр. Бездә бу өлкәдә мәдәният бүлегендә шөгыльләнүче юк.

Зөфәр Хәйретдинов андый әйбергә битараф. Бу – авторлык хокукларын беркадәр дәрәҗәдә урлау булып чыга дип уйлыйм, “якламыйм мин моны, минем эшем түгел ул”, - ди ул.

Мурат Гайсин: “Бер дә кабатланмыйча яза башласак, татар моңы бетәчәк бит!”

Композитор, җырчы Мурат Гайсиннан Илгиз Закировның дәгъвасына карата фикерен сорадык.

- Беренчедән, минем Илгиз абыйның җырын бер дә ишеткәнем булмады. “Көт әле, дисең” җыры чыкканда бөтенләй кечкенә булганым. Илгиз Закиров җырын тыңлаткач, җырымның беренче куплеты аныкына охшаган дигән фикергә килдем. Бер үк диярлек. Мин иҗат иткән җыр махсус урланылмаган. Димәк, Ходай Тәгалә ике кешегә бер үк илһам җибәргән.

Татар кешесенең тәрбиясе – олыларны хөрмәтләү. Шуңа күрә, Илгиз абый кабатлана дигәч, мин аны тыңладым һәм җырымны үзгәрттем. Ул әйткән вариантны кулымнан килгәнчә үзгәртергә тырыштым. Иске җырымны социаль челтәрләрдән, радио һәм телевидениедән алдым. Үзгәртелгән җырымны иң элек Илгиз абыйга тыңлаттым, аның ризалыгын алдым. “Борчылма, була торган хәл”, - диде ул миңа.

Җырга килгәндә, ул пентатоникада язылган. Әгәр дә без Илгиз Закиров фикеренә таянып, бер дә кабатланмыйча яза башласак, татар җыры да бетәргә мөмкин бит! Үзгәртә башласак, башка халыкның стиле килеп чыгачак, рус көенә тартылачак. Аннары татар моңы бетә дип кычкырабыз. Пентатоникада язылырга тиештер инде ул. Мин татарча вариант итеп эшләргә тырыштым.

Фото: Рамил Гали

Татар эстрадасында охшашлыклар булып тора. Теге яки бу җырдан алынмалар яңа җырга кереп китсә, ул белә торып аң дәрәҗәсендә иҗат ителми. Алай дисәк, Илгиз Закировның шул җыры Рөстәм Яхинның “Син кайда идең?” романсының башлам өлешен кабатлый. Илле елдан соң да безнең җырларны тыңламыйча, охшаш җырлар туарга мөмкин.

Без хәзер җырларның бер-берсенә охшаш булганын яисә булмаганын эзләп утырырга тиеш түгел. Төптән карасак, безнең халыкның хәзер башка глобаль проблемалары бар. Киресенчә, татар халкы бердәм булырга тиеш. Бер-беребезгә ышанып, ярдәм итеп яшәсәк иде. Тырнак астыннан кер эзләргә кирәкмидер.

“Җыр урланмаган”

Р.Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсы гран-при иясе Рәнис Габбазов исә җыр урлау-урламау мәсьәләсе буенча берни дә әйтергә теләмәде:

Фото: Рамил Гали

“Гомер язы” җырын миңа Рифат Фәттахов җырларга бирде, барлык сорауларны да аннан сорарга мөмкин. Ул җыр урланганмаган, аны Резедә Шәйхиева язган”, - диде ул.

Рифат Фәттахов: “Кабатлаулар бардыр, мин аны инкарь итмим”

Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль директоры, продюсер Рифат Фәттахов исә Илгиз Закировның үзенә дәгъва белдерде:

“Шуны аңламыйм: ни өчен Илгиз Закиров безгә мөрәҗәгать итми? Аның минем белән бер тапкыр да сөйләшкәне булмады. Бездә бит суд бар, судка документларын бирсен. “Гомер язы” җыры моннан ун ел элек язылган иде, аны баштан Филүс Каһиров җырлап йөрде. “Суд по интеллектуальным правам” бар, үзе хәл итсен. Аннан соң, Рәнис җырлаган җырда безнең барлык хокуклар да бар. Бәлки, кабатлаулар бардыр, мин аны инкарь итмим. Әмма ләкин бу хакта безнең бер генә тапкыр да фикер алышкан юк”.

Фото: Салават Камалетдинов

Дәрҗия Хөсәенова: “Мин урлап йөрмим, бары тик җыралаучы гына”

Актаныш җырчысы Дәрҗия Хөсәнова да үзен гаепле дип санамый булып чыкты: 

- Мин бары тик башкаручы гына бит. “Актанышым” җырын миңа Фәрит Хатыйпов язды. Мин урлап йөрмим, бары тик җыралаучы гына. Җырымның бер өлеше генә бераз охшаш дип әйткәннәре бар. Көйне иҗат итүче – Фәрит Хатыйпов, Илгиз абый аңа әйтсен.

Кешенең яратып тыңлаганын беләм. Үзем бәләкәй чакта ук ноталар җидәү генә, җырлар бер-берсенә охшап бетәр инде дип, уйлап куйганым бар. Чынлап та, охшаш җырлар күп инде ул. Мин ул җыр белән акча эшләп йөрмим, бары тик радиога гына бирдем.

“Актанышым” җырын мин Әлфия Авзалованың үзенә дә тыңлатканым булды, ул аны бик ошатты, “кызым, ташлама бу эшеңне”, - диде. Аннан соң, бу җырымны биш ел элек Әлфия Авзаловага багышланган фестивальдә дә җырладым, Салават Фәтхетдинов “җырыңның сүзләре дә, көе дә матур”, - дип мактаган иде. Урланган дигән сүз ямьсезрәк ишетелә.

Марат Мухин: “Охшаш җырлар була ала”

Аранжировщик, композитор Марат Мухин кабатлаулар мөмкин була ала дип саный.

“Ә нишләп әле кабатлаулар булмасын ди?! Охшаш җырлар була ала. Мәсәлән, композитор тарафыннан элегрәк иҗат ителгән җырның бер элементы ошаса, яңа композитор аны үзенә кертеп җибәрә. Андый очраклар күп хәзер. Ничәдер нотага кадәр кабатланырга яраганын беләм. Артыгы китсә – плагиатка керә. Моңа мин бик гади карыйм, шәхсән үземнең андый проблемаларга очраганым булмады. Белмичә, охшаш җыр язу булырга мөмкин дип уйлыйм”.

Фото: Марат Мухинның Инстаграмдагы аккаунты

“Дүрт тактны кабатларга рөхсәт ителә”

РАО җәмгыятенең республика бүлеге башлыгы Зөфәр Хәйретдинов нинди очракта җыр урланган дип аталырга мөмкин икәнлеген аңлатты.

“Авторлык хокукларын бозу буенча махсус закон юк. Әгәр дә композитор җырын кабатланыла дип саный икән, ул “икенче авторны” судка бирә ала. Судта “иҗат җимеше”нең кабатланганын дәлилләргә тиеш. Гомумән, дүрт тактны кабатларга рөхсәт ителә. Бишенчегә китсә – плагиат.

Фото: Рамил Гали

Мурат Гайсинның “кабатланган” җырын ишеттем, бу очракта аның дүрт такты гына кабатланыла. Бу сорау инде ябылган, Мурат җырын үзгәртеп яздырткан. Миңа калса, ул аны белеп эшләмәгән. Бәхәсләшүнең мәгънәсе юктыр инде хәзер.

Җырның гармониясе икенче җырда да шул ук калса, ул кабатлануга керми. Татар эстрадасында бер-берсенә охшаш җырлар бик күп. Бу очрак – шуның берсе.

Салих Сәйдәшев элементлары хәзерге композиторларның җырларында “файдаланылганмы”?

Җыр үзләштерелүгә бәйле гаугалар әледән әле булып тора. Алар элек тә булган.

“Татар-информ” хәбәрчесенә Салих Сәйдәшевнең бертуган апасы Әминә Сәйдәшева-Әхмәрованың оныгы Рөстәм Әхмәров композитор Салих Сәйдәшевнең мирасы ташып бетерелүе, ә хәзерге композиторның әсәрләрендә Сәйдәш кулланган элементлар “ишетелә” дип сөйләгән иде:

Фото: Абдул Фархан

“Сәйдәш үлеменнән соң аның архивын Казан консерваториясенә тапшыралар. Ул архивны бинаның шәрык халыклары кабинетының сандыгына илтеп ташлыйлар. Кем тели, шул килеп, Сәйдәшнең әсәрләрен алып китә ала иде. Бер алынган әйбер кире үз урынына кайтмый инде, аңлагансыздыр. Хәзер бу мәсьәлә белән композитор Ренат Еникеев шөгыльләнә. Ренат абый кайбер композиторларның җырларындагы элементларын Сәйдәшев әсәрләреннән урланганлыгын әйтә. Ягъни сандыктагы Сәйдәш мирасы инде ташып бетерелгән”.

Ренат Еникеев: “Дөньяда карак композиторлар тулы!”

Бу уңайдан без Россиянең атказанган сәнгать хезмәткәре, композитор Ренат Еникеевның фикерен сорарга булдык:

“Салих Сәйдәшнең генә түгел, дөнья күләмендә танылган композиторларның әсәрләреннән дә кабатланылган композицияләр бар хәзер. Бер карасаң, пешмәгән композиторларның кемгә кирәге бар? Музыка өлкәсендәге белгечләр нинди интонация, аның кайдан алынганын шунда ук күңеле белән сизә. Бу хакта сөйләшәсем дә килми, дөньяда карак композиторлар тулы!

Фото: Салават Камалетдинов

Гомумән, музыка өлкәсендә бәхәсләр бара. Салих Сәйдәшевнең татар профессиональ музыкасына нигез салучымы-юкмы икәненә шикләнәләр. Имеш, 40 симфония яисә опера язучы гына нигез салучы була дип әйтә “белгечләр”. Башка сыймаслык... Бездәге наданлык бу! Музыкадан халыкны бернәрсәгә дә укытмыйлар. Нота да белмәгән кешеләр диплом алып чыккач, музыка белгече, композитор була. Бу наданлык буенча мин лекция укып утырасым килми”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100