Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Волга-Волга”дан Антон Салакаев: “Татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирмәделәр”

Быел Казанның популяр төркеме «Волга-Волга» оешканга 20 ел тула. Бу төркем үз җырларыннан тыш, танылган җырларны икенче стильдә, ягъни каверлар башкара. Төркемнең репертуарында шулай ук татар җырлары да бар. “Татар-информ” хәбәрчесе “Волга-Волга” төркеме солисты, сәнгать җитәкчесе Антон Салакаев белән күреште. Антон безне төркем оешкан һәм күп еллар дәвамында чыгыш ясаган урыннарга, хәзерге студиясенә алып барды.

news_top_970_100
“Волга-Волга”дан Антон Салакаев: “Татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирмәделәр”

Төркем ничек барлыкка килгән?

“Волга-Волга” төркеме Антон Салакаев укыган 89нчы мәктәптә барлыкка килгән. Әлеге мәктәп Казанның Яңа Савин районында урнашкан. Антон һәм аның сыйныфташлары буш вакытларын мәктәпнең икенче катында урнашкан бүлмәдә үткәрә торган булган.



Мәктәп директоры Ирина Солнцева өчен безнең килүебез көтелмәгән булса да, Ирина ханым күрешүгә шат иде. “Аларның гитаралары, башка уен кораллары, диварлардагы язулары шул килеш сакланды. Ул бүлмәгә бер укучының да кергәне юк, без аны бикләп тотабыз”, - диде ул.

Антон исә танылган төркем барлыкка килгән бүлмәгә керүгә, малай чакларын исенә төшерде. “Бервакыт музыка укытучысы Сергей Петрушкин “гитарада уйнарга өйрәнергә теләмисезме, егетләр?” - диде. Подъезларда гитарада уйный торган чакларыбыз иде. Әлбәттә, ризалаштык һәм дәрескә йөри башладык. Дәресләр актлар залында уза иде. Ә актлар залы артындагы бүлмәдә бездән олырак егетләр һәрвакыт репетиция ясый иде. “А” классыннан булгач, ул төркемнең исеме “Сектор А” дип аталды. Ул егетләр белән әле дә аралашабыз. Мәктәптәге состав белән без өч гитара һәм барабанда уйнадык. Төркемебезгә “НЗ” дигән исем дә таптык.

Бераздан музыканы төрлеләндерәсе килә башлады. Мин әле баянда да уйный идем, өйдә тузан җыеп яткан баянны чыгардым. Башка төрле уен кораллары да кушылгач, җырларны кызыклы һәм көлкеле итеп башкару идеясе туа башлады. Бүгенге көндә иң танылган каверлар ул – “Белые розы”, “Титаник” һ.б. Бервакыт Мәскәүдән Казанга поездда кайтып барганда, егетләр белән төркемнең исемен үзгәртү турында уйладык. “Волга-Волга” исеме шулай барлыкка килде”, - ди Антон.


“Татар теле дәресеннән куып чыгардылар”

Антон мәктәптәге студияне яңадан торгызу өстендә эшләргә теләвен белдерде. “Яшьләр анда иҗади проектларын тормышка ашыра алачак. Иң мөһиме – бу эшкә теләп алыначак кешене табу. Безнең заманнардан сакланган уен кораллары, фотолары өчен бәлки музей да ясарбыз. Якын киләчәктә үзебезнең продюсерлык үзәген ачарга да планлаштырабыз”, - диде Антон Салакаев. Ирина Солнцева мәктәптәге студияне яңадан эшләтү фикеренә каршы килмәде.

Мәктәп коридоры буйлап атлаганда, Антон белән татар теле турында сөйләшеп алдык. “Безнең мәктәптә татар балаларына татар теле аерым укытылды. Бервакыт мин дә аларга ияреп кереп утырдым. Ләкин фамилиямне белгәч, мине класстан куып чыгардылар. Алай гына да түгел, директор янына алып кереп, “Нигә, син - рус малае, татар теле дәресенә кердең? Анда татарлар гына укырга тиеш, сезнең өчен башка төрле дәресләр булачак”, дип тиргәделәр. Шулай итеп, миңа татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирмәделәр. Минемчә, татар телен өйрәнергә кирәк һәм ул атнасына ике сәгатьтән дә ким булмаска тиеш”, - диде Антон. Аның бу сүзләрен мәктәп директоры Ирина Солнцева да хуплады.


“ЗөЛәйлә” татарча сөйләшергә өйрәтә”

“Бүгенге көндә татар телендә барлыгы 3 җырыбыз бар: “Бәхеттә, шатлыкта”, “Тала, тала”, “Ай, былбылым”. Татар телендәге җырлардан аерым җыентык чыгарырга җыенабыз. Кызганыч, татар телен белмим, сөйләм телен булса да өйрәнергә телим. Әлегә вакыт та, мөмкинлек тә юк. Теләсә кайсы татар кешесе әйтер: миндә “моң” дигән әйбер юк. Татар җырларын өйрәнгәндә, татар эстрадасындагы дусларым белән киңәшләшәм. “ЗөЛәйЛә” триосы белән без күптәнге иҗатташ дуслар, алар еш кына безнең концертларда чыгыш ясый. Ләйсән Закирова һәрвакыт минем белән шөгыльләнә, һәр сүзнең әйтелешен өйрәтә, аңлата.
  
Төркемебездә татар егетләре юк. Дөрес, ике егетебез катнаш гаиләдән. Без Татарстанда, Казанда туып-үстек һәм яшибез. Чит төбәкләргә баргач, безгә “Әйдәгез, сезне Мәскәү төркеме дип тәкъдим итәбез”, - диләр. Юк, без – Казан егетләре, дип җавап бирәбез. Мәскәүгә барырга мөмкинлек булса да, без анда бармадык. Казанда безгә уңайлырак һәм монда иҗат итү дөресрәк дип уйлыйм. Мәскәүгә киткәнче, Казанның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, дигән фикергә килдек. Менә инде 20 ел дәвамында без Казаныбызда иҗат итәбез. Дөресен генә әйткәндә, без моңа кадәр дә иҗат белән шөгыльләндек, ә 1997 елда безнең беренче җыентык дөнья күрде. Хәзер мәктәптә бергә иҗат иткән егетләрнең берсе дә төркемдә юк, алар гаилә, эш мәшәкате белән төркемдә эшли алмады. Ләкин без әле дә дус-тату яшибез”, - дип сөйләде Антон Салакаев.


“Беренче гонорарны Мәшләк авылында алдык”

Җырчы “Волга-Волга”ның беренче гонорарын да искә төшерде. “Балык Бистәсе районының Мәшләк авылында узган Сабан туенда катнашып, беренче гонорарга ия булдык. Күләме истә түгел, ләкин ул акчаны инструментларга тоттык, аннан калганына эчемлекләр алдык”, - диде Антон.

“Волга-Волга” иҗатында якты эз калдырган тагын бер мөһим урын - элеккеге «Желтая кофта», хәзерге “Маяковский” иҗат йорты. Төркемнең 2000-2010 еллардагы иң кызыклы концертлары биредә узган. “Бу сәхнәдә без нигездә авторлык җырлары белән чыгыш ясадык. Залның, диварларның энергетикасы үзенчәлекле иде”, - ди Антон.

Хәзерге вакытта егетләр Казанның 177нче мәктәбендә урнашкан студиядә шөгыльләнә. Егетләр яңа җыентык өстендә эшли. 7 декабрьдә исә “Эрмитаж” төнге клубында “Волга-Волга”ның юбилей концерты узачак.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100