Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венер Сәлимов: “Әни чирләгәндә, хәйрия концертын оештыру уе башыма да килмәде”

Венер Сәлимов белән соңгы тапкыр әнисе истәлегенә җыр яздыргач, телефоннан аралашкан идек. Алмазия ханымны мәкерле чир узган елның август аенда арабыздан алып китте. Һәм менә Венерны хәйрия концертында очратырга насыйп булды. “Без бергә” концерты Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә яман чир белән авыручы Гүзәл Әхмәтшинага ярдәм итү йөзеннән оештырылды.

news_top_970_100
Венер Сәлимов: “Әни чирләгәндә, хәйрия концертын оештыру уе башыма да килмәде”

“Хәйрия концертында беренче генә катнашуым түгел. Һәрвакыт вакыт табып килергә, катнашырга тырышам. Күпмедер булса да, үземнән ярдәм, өлеш кертәм кебек.

Хәзерге вакытта акча заманасы булгач, авыру кешеләргә дарулар алу, дәвалану өчен акчалата ярдәм кирәк. Акча белән ярдәм итү мөмкинлеге булмаса да, сәләтебез, җырларыбыз белән булышырга тырышабыз. Бер ел элек үзебездә дә шундый хәлләр булгач, хәзер хәйрия концертларында еш катнашырга тырышам. “Мине дә чакырыгыз әле”, дип әйтәм.

Әниемә ярдәм итү йөзеннән үзебезнең Әгерҗе районында хәйрия концерты үткәргән идек. Авыртуны баса торган дарулар бик кыйммәт булгач, хәйрия концертын үткәрергә киңәшләштек. Ләкин бу мин уйлап тапкан әйбер түгел, җырчы дусларым тәкъдим итте. Үзем мәңге уйламасам идем, башыма да килмәде, чөнки андый чакта концерт кайгысы юк иде», - дип сөйләде Венер.

Хәйрия концертында Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Нурзадә, Ләйлә Дәүләтова, Гөлназ Батталова, ИлГәрәй, Венер Сәлимов, “Болгар кызлары”, Фәрит Мифтахов, Булат Җиһаншин, Вадим Захаров, Алинә Сафиуллина, Илшат Вәлиев, Рәниф Вахитов, Әсхәт Дөбер-Шатр, Регина Тимербулатова, Энҗе Шәйморзина, Зөһрә Вәлиуллина, Шамил Галиев һәм башкалар катнашты. Тамашаны Рәдиф Әхмәдиев белән Газинур Фәйзуллин алып барды. “Без бергә!” хәйрия концертын оештыруда ярдәм күрсәткән Казанның Совет районы хакимияте чарада катнашкан һәр җырчыга Рәхмәт хаты тапшырды.



“Әгәр мөмкинчелеге, вакыты бар икән, һәр кеше дә изге гамәл эшләргә тырышырга тиеш дип уйлыйм. Концертка килеп җырлау минем өчен бер дә авыр түгел. Иң мөһиме – бу ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышсын. Мондый хәйрия концертлары әзрәк, кешеләр сәламәт булсын, бөтен кешегә дә бәхетле булып яшәргә язсын иде. Әлбәттә, мондый чир белән авырган кешегә авыр, Аллам сакласын. Түземлек, сабырлык, беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелмәвегезне телим”, - диде Алинә Сафиуллина.

Моннан бер ел элек Гүзәл Әхмәтшинада өченче стадиядәге рак булуы ачыклана. Аңа уңышлы гына операция ясыйлар. Әмма химиотерапияләрдән соң, Гүзәлнең эчәкләре үлекли башлый. “Бервакыт Казанның Совет районы администрациясенә баргач, ялгыш кына бер сүз ишеттем. Янәсе, анда хәйрия бүлеге ачылган. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмадык. Курка-курка гына гариза язган идек, “Сәйдәш” мәдәният үзәген бирделәр. Артистларга мөрәҗәгать иткәч, шушы состав җыелды”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә үз теләге белән авыру кызга ярдәм итүче волонтер Гүзәл Хәмидуллина. Ул Вконтакте челтәрендә Гүзәлгә ярдәм итү максаты белән оештырылган төркемне алып бара.



Концертта Гүзәлнең бертуган апасы Альмира Сираҗетдинова бар иде. “Без - гаиләдә өч бала, Гүзәл – төпчеге. Сеңлемнең авырганын белүгә, моннан чыгу юлларын эзли башладык. Бу өлкәдә тәҗрибәсе булган табибларны эзләдек, бәяләрне сораштык. Башта Казанда бушлай дәваландык. Ләкин мондагы табиблар “химиотерапияне дәвам итәбез, тик барысына да әзер булыгыз” дигәч, без Мәскәүгә барырга мәҗбүр булдык. Беренче операция 1350000 сумга төште. Хәзер исә без 2300000 сумлык операциягә әзерләнәбез. Дөрес, Гүзәл инде биш операция, күп санлы химиотерапияләр кичерде, дәвалауга 3 млн. тирәсе акча китте. Аның күпмедер өлешен кредитка алдык, олы йөрәкле кешеләр дә булышты.

Бүген барлык билетлар да сатылып бетте, хәтта өстәмә урындыклар куярга туры килде. Монда артистлар составының көчле булуы да роль уйнагандыр дип уйлыйм. Ишектән килеп керешкә, тамашачыны кул эшләнмәләре, татлы ризыклар һәм башка продукция ярминкәсе каршы алды. Аларны сатудан кергән акча шулай ук Гүзәлне дәвалауга тотылачак. Бүгенге концерттан кергән акча җитмәгән сумманы каплаячак, Аллага шөкер. Гүзәл үзен нык тота, чын күңелдән көрәшә. Ә мин, киресенчә, елыйм”, - ди Альмира.

Шуны да әйтергә кирәк, 11 декабрьдә “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә 2,5 яшьлек Таһир Мәгъсумҗановка ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты узачак. Кан рагы белән авыручы Таһирны дәвалауга 10 млн.сум тирәсе акча кирәк. Хәйрия концертына билетлар әлегә бар. Чараны Раил Нуриев оештыра.








































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100