Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада “ТТ милли премия” бәйрәмендә Фирдүс Тямаев арган халыкны ничек уяткан?

Башкортстанның Уфа шәһәрендә «Туган тел» телеканалы оештырган “ТТ милли премия”сен тапшыру тантанасы узды. Беренче тапкыр үткәрелгән чарада татар эстрадасының танылган артистлары да катнашты.

news_top_970_100
Уфада “ТТ милли премия” бәйрәмендә Фирдүс Тямаев арган халыкны ничек уяткан?
“ТТ милли премия”дә җырчылар 40тан артык номинациядә бүләкләнгән. Бу хакта Интертатка "Туган тел" каналы алып баручысы, "ТТ милли премия" лауреаты Айгөл Габдуллина хәбәр итте. “Ел җырчысы” исеменә Фирдүс Тямаев лаек булган. Фирдүс Уфа сәхнәсендә “Сөям, җаным”, “Сайра әйдә, сандугач” җырларын башкарган.

- Быел “Татар җыры”нда, гадәттәгечә, беренче бүлектә түгел, ә икенче бүлектә иң соңгы булып чыгыш ясадым. Дөресен әйтәм, мин бу хакта белмәдем. Бераз уңайсыз, кыен булды. Ул хисне аңлатып биреп булмый. Ләкин шул ук вакытта сөендем. Мин Салават абыйны көткән идем, аның белән сөйләшеп утыруы да рәхәт. Ә Уфада соңгы булып чыгыш ясаган Айдар Галимов алдыннан җырладым. Арган халыкны уяту өчен “Сөям, җаным”, “Сайра әйдә, сандугач” җырларын, ягъни иске хитларны башкарырга булдым, чөнки мин сәхнәгә чыкканда, сәгать төнге 12нче ярты иде инде. Мин һәрвакыт ситуациягә карап җырлыйм. Әгәр халыкның арганын сизәм икән, дәртләндерәм, уятам, - дип сөйләде Интертатка Фирдүс Тямаев.

“Ни өчен элек татар эстрадасын Башкортстан артистлары тотып тора иде, ә хәзер киресенчә?” дигән сорауга Фирдүс: “Элек Татарстанда артистлар әз иде. Аларының да 95 проценты – Башкортстанныкы иде. Ә хәзер Татарстанның үзеннән артистлар чыга башлады”, - дип җавап бирде.


Фирдүс Тямаев сөйләвенчә, җырчыны Уфада җылы кабул иткәннәр. “Андагы зал ошады. Халыкның энергетикасы шәп, драйв күп иде. Аннан соң читтән килгән кешене башка төрле каршы алалар, зурлап кунак итәләр. Мин халыкның энергиясен сизмәсәм, миңа җырларга бик авыр. Ә менә “Пирамида”ның залы да, сәхнәсе дә, энергетикасы да, системасы да ошамый. Аның тамашачысы да минеке түгел. Минем өчен иң яхшысы - Филармония, Уникс! Миңа гади тамашачы кирәк, алар белән аралашып, кочаклап, үбеп, мин үземә көч алам, яңа идеяләр туплыйм. Ә бик куйсалар, мин канатымны җәя алмыйм”, - диде Фирдүс Тямаев.

"ТТ милли премия"дә Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров “Кабатланмас тавыш” номинациясендә бүләкләнгән. Филүс быел “Татар җыры”нда да шушы ук номинациядә лауреат булды. Узган елларда да ул “Кабатланмас тавыш”ы өчен премиягә лаек булган иде. Казаннан килгән Нәфкать Нигъмәтуллин “Сез яраткан җыр”, Венера Ганиева “Матурлык эталоны”, Лилия Муллагалиева “Сез яраткан җыр”, Илшат Вәлиев “ Иң моңлы җырчы” номинацияләрендә җиңү яулаган, Алмаз Хәсәнов “Туган тел” телеканалының махсус бүләгенә ия булган.



Уфада дуэтларны аеруча яраталар булса кирәк, лауреатлар арасында дуэтлар шактый. Әйтик, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов “Иң креатив концерт программасы”, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов “Иң моңлы дуэт”, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар “Универсаль дуэт”, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар “Уникаль дуэт”, Азат һәм Алсу Фазлыевлар “Хит-парадлар лидеры”, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем “Иң зәвыклы пар” дип табылган. Салават белән Гүзәлемнең “Ай-яй-яй” җырлары шулкадәр халык күңеленә үтеп кергән ки, бу җыр белән алар барлыгы өч премиядә чыгыш ясады: “Болгар радиосы”, “Татар җыры” һәм “ТТ милли премия”. Ә Гүзәл Уразовага Уфада көтелмәгән сюрприз булган. “Гомеремдә беренче тапкыр Илдар миңа сәхнәгә чәчәк чыгарып бирде”, - ди ул.



“ТТ милли премия”сенең кайбер лауреатлары: Айдар Галимов - “Чиксез моң иясе”, Фидан Гафаров - “Легендар җырчы”, Гөлназ Асаева “Иң үзенчәлекле җырчы”, Идрис Газиев - “Иң оста башкаручы”, Лилия Биктимерова һәм Фәдис Ганиев - “Иң халыкчан дуэт”, Мирхәт Гайсин - “Универсаль артист”, Лилиана Ирназарова - “Иң уникаль җырчы”, Гүзәл Әхмәтова - “Туган тел” телеканалының махсус бүләге, Марат Шәйбәков - “Оригиналь клип”, Зифа Нагаева - “Туган тел” телеканалы гимны өчен махсус премия, Dj Радик һәм Айрат Сафин - “Тамашачы мәхәббәте”, Дамирә Сәетова - “Иң лирик җыр”, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар - “Күпкырлы дуэт”, Айгөл Габдуллина - “Креатив клип”, Инсаф Галимов - “Иң оптимист җырчы”, Искәндәр Газизов - “Яңа сулыш”, Гүзәл Асылбаева - “Яңа сулыш”, Юлия һәм Илнар Котдусовлар - “Оригиналь җыр”, Гөлназ һәм Эльмир Газизуллиннар - “Иң тынгысыз дуэт”, Флорида Исмәгыйлева - “Туган тел”нең тугры дусты, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар - “Сәнгатькә зур өлеш керткәннәре өчен”, Азат Вахитов - “Дуслык күперен үстерүче шәхес”.


















Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100