Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“ТямаевFEST”: Фирдүс Тямаев җырчы гына түгел, күпер салучы да булып чыкты

Бәйрәмнәр дәвам итә! Сабантуйлар сезонын яптык дип уйлаганда гына, җырчы Фирдүс Тямаев үзенең сабан туен үткәрде. Җырчының туган авылы Түбән Норлатта гөрләп “ТямаевFEST” үтте.

news_top_970_100
“ТямаевFEST”: Фирдүс Тямаев җырчы гына түгел, күпер салучы да булып чыкты

“Ул күптән халык артисты”

“Авылдашлар, килгән кунаклар, бәйрәмне өченче тапкыр үткәрәбез. Гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмыйча, аларны искә төшереп, “ТямаевFEST”ны оештырырга булдык. Бәйрәмебез елдан-ел матурая бара, кунаклар күбәя. Былтыр җиде мең кеше булса, быелгысын әле белмим. Аллаһы Тәгалә шундый матур көн бирде. Бәйрәмебез гөрләп бара! Ул безнең Түбән Норлатыбызны тагы да берләштерде, дуслаштырды”, - дип башлады бәйрәмен Фирдүс.

Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Аларның берсе – Нурлат районы башлыгы Әхметшин Алмаз Сәлим улы Фирдүскә үзенең рәхмәтләрен җиткерде.

“Фирдүс Тямаев – безнең районның горурлыгы. Ул үткән ел Татарстанның атказанган артисты исемен алды. Шулай да минем өчен бернәрсә дә үзгәрмәде. Минем өчен ул күптәннән халык артисты. Әлеге дәрәҗәгә ул үзенең тырышлыгы, әрсезлеге, сәләте белән иреште. Ул популяр булгач та, районны, үзенең авылын онытмады. Безнең милләт күп илләрдә яши, димәк, аны беләләр. Бәйрәмне оештырган өчен зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Оештыруны ул үз өстенә ала. Бүген төнен йокламагандыр”, - дип сөйләде ул.

Концерт түгел, Сабантуй

Күпләр “ТямаевFEST” чарасын концерт дип уйлый, ләкин бу алай түгел. Җырчы Ришат Төхвәтуллин да шундый фикердә.

“Үземнең туган ягымда “Җәйге очрашулар” дигән концерт үткәрәм. Фирдус үткәргән чара белән минем проектым Сабан туе белән концерт аерылган кебек бер-берсеннән аерылып тора. Сабан туенда милли йолалар, уеннар бар. Ә безнең чарада бары тик җырчылар гына чыгыш ясый. Әйтик, бездә көрәш юк. Бу типтагы проектлар актуаль, чөнки безнең халык татар җырларын ишетә”, - диде җырчы.

Сабан туеның төп үзенчәлеге – ул көрәш. Фирдүс Тямаев көрәш үткәрде, мәйдан уртасында дүрт тәкә тора иде. Төрле үлчәүләрдә җиңгән батырларга дүрт тәкә бирделәр.  Шулай ук теливизор, холодильник, колонкалар, ун меңлек сертификатлар һәм башка бүләкләр дә бүләк ителде.

Ир-атларның күбесе көрәш караса, хатын-кызлар концертны көттеләр. “Көрәш булыр дип уйламаган идем. Концерт көтәбез”, - диде Алексеевск районыннан килгән ханым.

Оештыру турында Фирдүснең әнисе Галия апа сөйләде.

“Авыл баласына үз көче белән шундый Сабантуйлар уздыру җиңел түгел. Әлбәттә, борчылусыз булмады. Өченче тапкыр үткәрелсә дә, кайгырдык. Билгеле, зур эшнең чыгымнары да зур. Әле, Аллаһка шөкер, Фирдүс авылыбызда күпер салды. Аны бит председательләр дә эшләтә алмадылар. Ә улым, гади авыл баласы булса да, ерып чыкты”, - дип сөйләде Галия апа.

Шулай ук авыл урамнары буйлап, атлар җигеп, гармунда уйнап йөрү күренеше дә Сабан туена хас. Фирдүс тә моның турында онытмаган.

“Атлар җигеп, сөлгеләр җыйдык. Авылдашларыбызның исләре китте, елый-елый, рәхмәт әйттеләр. Әлеге күренеш хәзер бик сирәк. Бүген балалар компьютерда гына утыралар, аларга бу йоланы күрсәттек. Элекке вакытларны искә алу начар күренеш түгел бит”, - диде ул.

Сабан туе бәйрәмнәре җәйнең беренче аенда узды. Түбән Норлат авылында быел Сабан туе үткәрелмәгән, әлеге вазифаны Фирдүс үзенең өстенә алган. “Менә улым үткәрә. Фирдүс халыкка ошасын дип эшли. Әгәр дә аларга ошаса, улым үзе дә эшләгәннән эшеннән канәгать булачак”, - диде җырчының әнисе.

Зур бәйрәмне ярдәмчеләрсез оештырып булмый, шуңа күрә бәйрәмне оештыруда иганәчеләр дә булышкан. “Ярдәм бар, Аллаһка шөкер. Бер ай дәвамында мәйданны чистарттык. Авылдашларга рәхмәт! Кече-карты ярдәм итте. Фирдүснең гел авылыбызга ярдәм итәсе килә. Авылыбыз клубы начар, шуңа күрә җырчылар да килми. Улым, әлеге чара белән булса да, авыл халкының күңелен күтәрә. Киләсе елга да үткәрергә насыйп итсен”, - дип уртаклашты Галия апа.

“Бу типтагы чаралар ешрак уздырылсын”

Бу арада “ТямаевFEST” чарасы белән охшаш бәйрәмнәр еш булды. Илсөя Бәдретдинова “ИБ-бәйрәм”не оештырды, Әбри Хәбриев “МүлмәFest” үткәрде.

“Безнең бәйрәмдә мәйдан зуррак булды. Мәйданның бер яртысында көрәш барды, шулай ук балалар өчен дә уеннар уздырылды. Авылдашларым белән бергә җыелышып эшләдек. Бу типтагы җыелышлар кирәк. Авыл халкын берләштерү, күптән күрешмәгән авылдашларны очраштыру өчен менә дигән чара. Фирдүскә бары тик “бишле” генә куясым килә. Мондый чаралар ешрак уздырылсын. Башка артистлар да бу гамәлне үз “копилкаларына” салып куйсыннар, чөнки күп авылларда хәзер Сабан туйлары уздырылмый, авыл халкы Сабан туе бәйрәменең нәрсә икәнен онытып бара. Ә халыкның милли бәйрәмен, аның эчтәлеген саклап калу кирәк. Икенче елга да үткәрергә язсын”, - дип сөйләде Әбри Хәбриев.

Данир Сабиров исә 3 август Азнакайда бу типтагы бәйрәмне үткәрергә планлаштыра.

“Ташкентта да тыңлыйлар”

Тумышы белән Югары Норлат авылыннан булган Рәйхана апа бүген Үзбәкстанда яши икән. Аның сүзләренчә, Ташкенттагы татарлар Фирдүснең җырларын яратып тыңлый.

“Мин үзем Югары Норлаттан. 1982 елда Ташкентка киттем. Менә Фирдүс үткәргән бәйрәмгә дип кайттым. Бездә татар оешмалары бар. Үзбәкстанда да Фирдүсне тыңлыйлар. Мин якташы буларак иҗатын тагы да яратам. Аның белән мин горур! Менә шигырь язып килдем. “Фирдүс Тямаев сәхнәдә матур җырларын җырлый. Концертлар куя халкына, иленең данын яулый. Туган якта әрәмәдә ясый Сабантуйларын. Бик зур бүләкләр тапшыра, зурлап үзенең халкын”, - дип язган ул.

Күпер салучы

Фирдүс үткәргән бәйрәмдә, беренчедән, миллилек, икенчедән, бердәмлекхөкем сөрде. Чын Сабан туе булды! Килгән кунаклар арасында рәхәтләнеп чирәмгә утырып концерт караучылар да булды. Бер ханым: “Авылда яшәгәч, концерт карыйм дип шәһәргә гел барып булмый. Ә бүген җырчылар үзләре килгәннәр. Өстәвенә, бәйрәмне бушлай күрсәтәләр”, - ди.

Бәйрәм барышында сәхнәдә активистларга, яшь гаиләләргә, юбилярларга һәм ветераннарга бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләгәндә, Фирдүс һәрбер авылдашын танып, хәтта, исеме яңгырагач, сәхнәгә менмәүчеләргә “кушаматың белән чакырам инде хәзер” дип эндәште.

Авыл халкы Фирдүскә мең рәхмәтле. Фирдүс үзе дә авылдагы күпер турында берничә сүз әйтте.

“Район белән бергәләп авыл уртасында күперләрне ясадык. Безнең авыл бик дус, тату. Без кайгыда да, шатлыкта да бергә. Кайда гына булсам да: “Мишәрләр “вперед”, Түбән Норлат алга”, - дип кычкырам. Мин авылым белән горурланам”, - диде җырчы.

Шуны язып үтәргә кирәк: Фирдүс белдерүенчә, бәйрәмдә егерме меңгә якын тамашачы булды. Димәк, җырчы күперне үзенең авылында гына салмаган, аның тамашачы белән дә күпере бар. 

“ТямаевFEST” өченче тапкыр булды, димәк, чараның инде тарихы бар. Кем белгән, бәлки Фирдүс үткәргән бәйрәм үзе бер йола булып китәр.

“ТямаевFEST” фестиваленнән фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100