Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тулы зал тамашачы җыя ала торган ун артист

Татар эстрадасын күзәтеп баручы “Интертат” электрон газетасы журналисты Алинә Айдарова “Топ-10 популяр татар артистлары” исемлеген тәкъдим итә.

news_top_970_100
Тулы зал тамашачы җыя ала торган ун артист

Топ-10 популяр татар җырчылары

Димәк, сезнең хозурыгызга исемлек тәкъдим итәбез. Без бу исемлеккә зал җыя алучы, русча әйткәндә "кассовый" җырчыларны җыйдык. Җырчыларга урын бирү шактый кыен булып чыкты, чөнки билет бәяләре буенча да, Инстаграмда язылучылар буенча да бәя бирү дөрес түгел дигән нәтиҗәгә килдек. Бердәнбер күрсәткеч - бу җырчылар зал җыя ала. Урыннарын - сез, тамашачылар билгеләгез. Ә без иң яшеннән башладык. Әгәр дә сезнеңчә кайсыдыр җырчы популяр түгел дип уйлыйсыз, яисә кемнедер өстисегез килә икән, фикерләрегез белән уртаклашыгыз.

Безнең исемлектә күпчелек ирләр, ике генә хатын-кыз. Популяр булу өчен берни дә комачауламый - яшьләр дә бар исемлектә, урта яшьтәгеләр дә һәм хәтта бер пенсионер да.

1. Элвин Грей

2. Ришат Төхвәтуллин

3. Рифат Зарипов

4. Данир Сабиров

5. Фирдүс Тямаев

6. Гүзәл Уразова

7. Илсөя Бәдретдинова

8. Әнвәр Нургалиев

9. Салават Фәтхетдинов 

10. “Мунча ташы” юмор театры (Гамил Әсхәдулла)

Элвин Грей сөйләшми

  • Элвин Грей исеме белән җырлаучы Радик Юльякшин 1989 елның 17 маенда Уфада туган.

Элвин Грейдан популярлык сере турында сорамакчы идек - җавап бирмәде. Эшлидер. Популярлыкны саклап калу юлында тырышадыр. Администраторы сорауларны язып җибәрергә кушты. Укыды, әмма җавап бирмәде. 

Абдул Фархан фотосы

Хәтерлисез микән, Радик берничә ел элек шаукым булып татар эстрадасында барлыкка килгән иде. Бүген исә аның популярлыгы төшеп бара кебек. “Элвин Грей” лейблында яңа җырчылар барлыкка килә, һәм продюсер алар белән дә хезмәттәшлек итә. Радик артта кала күрмәсен иде инде. Татарча бер сүз белмәгән яшүсмерләрне татарча җырлатучы җырчыларның берсе – ул. Ә алар бездә күп түгел.

2017 елда "Татар-информ"га интервьюсында ул: "Татарстанда мондый стильдә эшләгән күп артистлар бар. Ничек әйтергә икән? Ике-өч җыр җырлыйлар да югалалар. Аларны аңлап була. Әмма эшләгәч, эшләргә кирәк. Мин, хәзерге дәрәҗәгә ирешер өчен, унике ел буе эшләдем! Төрлесен эшләп карадым. Халыкка нинди җыр кирәк, нинди җыр килешә, нинди тематика ошый - унике ел буена шуны эшләп, халык күңеленә ничек үтеп керергә икәнен әле генә аңлый башладык", - дигән иде.

Элвин Грей "Татнефть-Арена"да татар концерты куйган беренче һәм әлегә бердәнбер җырчы.

Ул Мәскәүдә “Крокус сити холл”да бер көн чыгыш ясакчак. Билет бәяләре: 800-5000 сум.

Инстаграмында 401 мең укучы бар.

Ришат Төхвәтуллин: “Картайган көнемдә гастрольләрдә йөрергә хыялланмыйм”

  • Ришат Төхвәтуллин 1989 елның 3 мартында Башкортстанның Туймазы районы Карамалы Гобәй авылында туган.

Сорауларга тыныч һәм әдәпле итеп җавап бирүче Ришат Төхвәтуллинга шалтыраттым. Ул тулы залларда чыгыш ясаучы җырчыларның берсе.

“Әлбәттә, кечкенә чактан популяр булырга хыяллана идем. Ышанып, шуңа өметләнеп яшәдем. Ничә еллар буенча җырчы булырга укып та, тамашачың булмаса... Күп кешенең артист буласы килә. Хыялым тормышка ашты. Ходайга рәхмәтлемен. Монда укып кына да, сәләт белән генә дә булмый. Аллаһы Тәгаләнең: “Амин”, - дигән урынына туры килергә тиеш. Җырыннан да, көеннән дә, сүзләреннән дә, аранжировкасыннан да – барысыннан да тора”, - ди Ришат.

Регина Гомәрова фотосы

Җырчы русча: “Слава и спокойствие не спят в одной постеле”, - диде. Татарча әйтсәк, тынычлык белән танылу бер караватта йокламый.

- Тыныч булыр өчен, сәхнәдән китәргә кирәк, димәк. Әллә җырлаудан туктарга җыенасыз? Бер сөйләшкәндә, миңа: “Яшьләргә сәхнәдә үз урыннарын табарга ярдәм итәр идем”, - дигән идегез бугай.

- Әлегә хыяллар гына. Сәхнә яшьләр һәм матурлар өчен булырга тиеш. Картайган көнне гастрольләрдә йөрергә хыялланмыйм. Әмма ләкин үз урынымны табарга язсын, - диде җырчы.

Ришат Казанда дүрт көн концерт куячак. Билетлар юк, дип хәбәр ителә. Уфада җырчы дүрт көн булачак. Әлегә буш урыннар бар. Аларның бәясе: 500-1700 сум. Екатерибургта бер концерт көтелә. Билетлар сатылып беткән.

2018 елның 18 июнендә Ришатка Башкортстанның атказанган артисты исемен бирделәр.

Инстаграмында 174 мең укучы бар.

Рифат Зарипов: “Егерме дүрт сәгатьле тәүлекне егерме биш сәгатьле итеп чабарга кирәк”

  • Рифат Зарипов 1988 елның 4 июнендә Оренбург өлкәсе Северный районы Бакай авылында туган. 

Рифат Зарипов “Интертат”ка биргән әңгәмәсендә: “Башлаганда 17-20 кеше утырган заллар бар иде. 2,5 сәгатьлек концерт куя идек. Зарланмыйм, киресенчә, миңа рәхәт иде. Мин беркем түгел, ә кеше, акчасын бетереп, минем концертымны карарга килгән”, - дигән иде. Бүген исә ул популяр җырчыларның берсе.

Рамил Гали фотосы

“Мине шул исемлеккә керттегезмени? Билетлар сатылып бетеп килә, Аллаһка шөкер. Үзем турында: “Мин топ”, - дип әйтә алмыйм. Барысы да Ходай кулында. Быел билетлар сатыла, икенче елны сатылмаска мөмкин. Бер артист та эшләмичә тормый. Популярлыкны саклау җиңел түгел. Чабыштагы ат шикелле эшләргә кирәк. Туктап торсаң, узып китәләр. Көне-төне йокламыйча, эшлибез. Башкортстаннан кайтып барабыз. Сәгать иртәнге дүрттә Чаллыга кайтып җиттек. Хәзер менә уяндык, тагын юлга чыгабыз. Гаиләне күреп булмый, алар сагындыра. Егерме дүрт сәгатьле тәүлекне егерме биш сәгатьле итеп чабарга кирәк. Шул очракта гына, син әйтмешли, "потлы” да, "топлы" да буласың инде”, - ди Рифат.

Рифат Зариповның Казанда нинди көннәрдә булуы турында мәгълүмат әлегә Интернетта юк. Уфада җырчы өч көн булачак. Бәяләр: 500-1500. Мәскәүдә исә Рифат 6 октябрьдә булды. Тамаша “Космос” концертлар залында үтте. 

Инстаграмында 188 мең укучы бар.

Данир Сабиров: “Популярлык артыннан гына чабу кирәкми”

  • Данир Сабиров 1987 елның 1 февралендә Азнакайда туган.

“2007 елда минем карьерам башланып китте. Г. Камал театрында Асылъярның концертын алып барган идем. Курку хисе беренче адымнар ясаган да гына булмый, каушавым әле дә бар. Үземне бүгенге көнне кебек популяр булырмын дип уйламаган идем. Шул өлкәдә эшләргә дигән максатым гына бар иде. Популярлыкны югалтудан курыкмыйм. Үз өстемдә эшлим. Язмыштан барыбер качып булмый. Ничек язган, шулай булыр. Аңлыйм: популяр булу белән генә дөнья бетми. Гел аның артыннан гына чабу кирәкми”, - ди Данир.

Салават Камалетдинов фотосы

Данир Сабиров Казанда быел биш көн концерт куячак. Бәяләренә килгәндә, 600дән башлап, 1500гә кадәр. Концерт кадәр якынча бер ай калып бара, әмма сатылмаган билетлар әле җитәрлек. Мәсәлән, Интернеттагы мәгълүматлар буенча, 16 декабрьгә 411 билет сатылмаган. 

Инстаграмында 279 мең укучы бар.

Фирдүс Тямаев: “Миңа шалтыратмагыз”

  • Фирдус Тямаев 1983 елның 3 февралендә Нурлат районы Түбән Нурлат авылында туган.

Фирдүс белән сөйләшүебез кыска булды.

Михаил Захаров фотосы. Фирдүс Тямаев - сулда

Исәнмесез! “Интертат”тан Алинә Айдарова. Ике соравым бар.

- Нинди?

Популяр булу, зал җыю авырмы?

- Тагын нинди сорау?

Сәхнәгә менгәндә, бу кадәр популяр булырмын дип уйлаган идегезме?

- Нигә сез миңа тынычлык бирмисез, аңламыйм?!

Эшем шул, нишләтим.

- Нигә миңа шалтыратасыз? Башка “топовый” артистларга шалтыратыгыз. Эшегез юк что ли бүтән?

Аларга да шалтыраттык.

- Менә аларга шалтыратыгыз, миңа шалтыратмагыз!

Ярый, рәхмәт.

Менә шулай. Түкми-чәчми яздым. Популяр булгач, борын да күтәрелми түгел инде. Шалтыратмабыз бүтән, Фирдүс әфәнде. Хушыгыз!

Фирдүс Казанда ун көн концерт куячак. Бәяләре: 500-1500 сум. Мәскәүдә “Космос” концерт залында Тямаев ике көн булачак. Беренче концерты көндез була. Әлеге концертның билет бәяләре бер меңнән башлана. Билетлар юк. Ә менә икенче концерт кичке. Аның бәяләре ике меңнән башлана. Бүгенге көнне ике билет калган. 

Екатеринбургта Фирдүс бер көн булачак. Бәяләр: 700-1100. Концерт 26 октябрь булачак, дүрт билет калган. 

2018 елның 12 декабрендә Фирдүс Тямаевака Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. 

Инстаграмында 355 мең укучы бар.

Гүзәл Уразова: “Авыр чаклар булды, яшермим”

  • Гүзәл Уразова 1982 елның 8 гыйнварында Пермь крае Барда авылында туган.

Хатын-кыз җырчылар арасында үз көче белән популярлык казанган һәм бүгенге көнне Татарстан буенча гына түгел, Россия буенча да үз концертларын бирүчеләр күп түгел. Аларның берсе – ул Гүзәл Уразова.

“Авылларда концерт куеп йөргән чакларым истә. Аларның кечкенәләренә дә йөрдек. Гел тулы залларга гына җырладым дип әйтә алмыйм. Әле бер көнне генә Илдар белән сөйләштек. “Син күз алдына китерә идеңме соң өстеңә кияргә куртка да булмаган чакта менә шундый популяр булачагыңны?” – диде. Авыр чаклар да булды, яшермим. Тулы залларга чыгыш ясармын дип, тамашачының мәхәббәтен яулармын дип күз алдыма да китерми идем”, - ди җырчы.

Салават Камалетдинов фотосы

“Бүгенге көнне зал җыю авырмы?” – дип соравыма Гүзәл: “Кайда ничек инде, кайдадыр берничә концертка урыннар булмаса, кайдадыр зал тулып та бетмәскә мөмкин. Бездән генә дә тормыйдыр дип уйлыйм. Факторлар бик күп. Аларны саный башласаң... Һәрбер концертка килгән тамашачы безнеке, безгә кадерле”, - ди.

Шулай ук реклама турында да сөйләшеп алдык.

“Реклама бүген арзан түгел. Ничек түләп бетерергә?! Ә реклама бик кирәк. “Без сезнең концертыгыз булачагын ишетмәдек”, - диючеләр бар. Димәк, администраторлар бераз “экономить” иткәннәр. Әгәр тамашачы әз булса, димәк, артист гаепле, ә зал тулы булса - администратор әйбәт диләр. Гомумән, бу -  безнең эшебез һәм зарлану түгел, бу - фактлар. Авыр чаклар булса да бирешмәдек, халыкка чыгармадык. Тамашачы концертка килеп рәхәтләнеп җыр тыңларга, күңеле тулып ял итәргә тиеш. Безнең проблемаларны белү аларга кирәк түгел дип саныйм. Болай да авыр тормышта алар концертка килеп, илһам, яшәү көче алып кайтып китәргә тиеш. Әгәр дә без шуны эшли алмасак, димәк без бер ни дә эшләмәгәнбез дип санарга була. Аллаһка шөкер, үз эшебезне белеп 16 ел милләтебезгә хезмәт итәбез. Тугры тамашачыларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез”, - дип сөйләде Гүзәл.

Гүзәл бу сезонда концертын Казанның “Татнефть Арена” стадионында куячак. Әлегә буш урыннар бар. Бәяләр: 500-1500.

Гүзәл Уразовага 2019 елда Татастанның халык һәм Башкортстанның атказанган артисты исемен бирделәр. Гүзәл ире Илдар Хәкимов белән берлектә концертлар куя. Илдарга 2019 елда Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Инстаграмында 414 мең укучы бар.

Илсөя Бәдретдинова: “Борыныңны чөйсәң, танылуны югалту авыр булачак”

  • Илсөя Бәдретдинова Лениногорск районы Иске Шөгер авылында 1981 елның 4 февралендә туган.

Илсөя Бәдретдинова бер өч ел элек югалып, бүген янәдән сәхнәгә менеп, үз урынын булдырган җырчы. Ул: “Борынны чөяргә ярамый", - ди. 

“Минем сәхнәгә чыкканга бүген унҗиде ел. Популяр булырмын дип күз алдыма да китерми идем. Башта, әлбәттә, авыр иде. Залда ун-унбиш кеше утырган чаклар да булды. Әле ул вакытны җырларым кешенеке төсле булмагач, мине кабул итмиләр иде. Хәзер ул җырларны тыңлагач, ничек аларны башкара алган микән дип уйлап, күзләрем маңгайга менә”, - ди Илсөя.

Абдул Фархан фотосы

Аның сүзләренчә, популяр булу баскычына менүе авыр, ләкин шушы танылганлыкны саклап калу ун кат авыррак.

“Зал җыю да җиңел түгел. Җырчылар күп. Афишалар өсте-өстенә ябыштырыла. Шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә дә чыгыш ясаучы җырчылар бик күп. Конкуренция бик зур!” – ди җырчы.

- Башта популяр булып, соңыннан шушы танылганлыкны югалтулары ничек?

- Өч ел элек мин, гомумән, сәхнәдән юкка чыктым, концертлар белән йөрмәдем. Шәхси сәбәпләрем бар иде. Хәлләр булды инде анда. “Күтәрелә алмаячак”, - дияләр иде. Бер югалсаң, киредән чыгу, гадәттә, бик авыр бирелә.

- Алга таба башка төшмәскә иде инде, әйеме?!

- Юк, төшәчәкбез әле. Бу - һәр җырчыга да килә торган әйбер. Менә төшкән вакытны акылдан язмас өчен, башта ук үзенә нормаль һәм адекват планка куярга кирәк. Бу күренешнең вакытлыча гына булуын аңларга кирәк. Мин моны бөтен җырчыларга да әйтәм: “Борынны күтәрергә ярамый, чөнки төшү киләчәк”. Әгәр борыныңны чөясең икән, танылуны югалту, ай-һай, авыр булачак. Үземә дә шуны әйтеп киләм. Кайчандыр популяр булган җырчыларның бүген билеты сатылмый. Һәм бу – нормаль күренеш. Сәхнә яшьлекне, яңалыкны ярата. Кайбер яшь җырчыларның алымын мин аңлап бетермим. Ә тамашачы әлеге җырчыларның концертларына йөри. Буыннар үзгәрә, табигый күренеш. Сәхнә алмашынып торырга тиеш.

Илсөя Казанда ике көн концерт куячак. Бәяләре: 500-1500.

Мәскәүдә исә Илсөя бер көн булачак. Билетларны 1000нән 2500гә кадәр сумга сатып алып була. Уфа халкы каршында җырчы өч көн чыгыш ясаячак. Бәяләре: 500-1500. Шулай ук Екатеринбургта яшәгән милләттәшләребез дә Илсөянең концертына бара алачаклар. Бәяләр: 700-1000.

Илсөянең исеме әлегә юк, һәм ул башкарган җырны тыңласаң, бу аңа бер дә ошамый дигән фикергә килергә була. “Башкалар күптән медальле, ник мин атказанмаган?!” – дип җырлый ул уены-чыны белән. Исемен дә, медален дә бирерләр әле. Ышанырга кирәк. 

Инстаграмында 240 мең укучы бар.

Әнвәр Нургалиев

  • Әнвәр Нургалиев 1974 елның 28 гыйнварында Башкортстанның Әлшәй районы Әүрез-Тамак авылында туган.

Әнвәр Нургалиевтан: “Сорауларыма җавап бирә алмассызмы?” – дигәч, русча: “Пока не до этого”, - дип җавап кайтарды. Чагыштырмача өлкән яшьтән Татарстанда концертлар куя башлавына карамастан, тулы заллар җыя. Мин быел аның Казан концертына бардым. Залы тулы иде дип әйтергә була. Казанда ул алты көн дәвамында чыгыш ясый. Бу бер дә аз түгел, килешерсез. 

Салават Камалетдинов фотосы

Берәр вакыт Әнвәр абыйга “до этого” булгач, ул безнең белән дә сөйләшер әле.

Әнвәр Уфада җиде көн концерт куя. Билет бәяләре: 400дән башлап 1700гә кадәр.

Башкортстанның атказанган җырчысы.

Инстаграмында 241 мең укучы бар.

Салават Салават инде ул

  • Салават Фәтхетдинов 1960 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында туган.

Салават Фәтхетдиновка да шалтыраттым. Трубкасын алмады. Администраторы: “Эшли ул”, - ди.

Рамил Гали фотосы

Барыбыз да беләбез, Салават турында нәрсә генә дисәләр дә, ул популяр җырчы. Борыны өскә чөелгән дип әйтә алмыйм. Аны тотарга гына кирәк. Бар булган сорауларыңа да җавап бирә, фотога да төшә. Исән-сау бул, Салават абый! Әле берәр очрашып популяр булу серен сорармын.

Салават Казанда уналты көн дәвамында концерт куючы бердәнбер татар җырчысы. Мәскәүдә ул өч көн концерт куячак. Билетлар бар. Бәяләр: 1000-3500 сум.

Уфада Салават дүрт көн җырлаячак. Бәяләр: 400-1700 сум.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, автоузышлар буенча спорт мастеры.

Инстаграмында 194 мең укучы бар.

Гамил Әсхәдулла: “Татар юморының киләгәче өчен борчылам”

“Мунча ташы” – татар эстрадасында бердәнбер эстрада театры. Аларның эшли башлавына быел кырык ел була. 

  • Аның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла 1959 елның 3 мартында Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган.

“Башлаганда, әлбәттә, куркыткан иде, чөнки татар сәхнәсе өчен бу агым әле беренче иде. Тамашачы ничек кабул итәр микән дип уйлый идек. Ул вакытта татарның юморы, сатирасы юк иде бит. Алып баручылар да шигырь генә сөйлиләр иде. Беренче сезоныбызны куйгач, чыннан да, әлеге жанрның да тамашачыга кирәк икәнен аңладык. Менә, Аллаһка шөкер, кырыгынчы сезоныбызны ачтык. Ул “Кырыкта да кызыкта”, - дип атала”, - ди Гамил абый.

Рамил Гали фотосы

“Кырык ел дәвамында популярлыкны саклап калыр өчен, сез нәрсә эшлисез?”, - дип соравыма Гамил абый: “Беренчедән, эшлибез!” – дип җавап кайтарды.

Аның фикеренчә, замана белән бергә атларга кирәк. “Заманадан калышмаска кирәк. Хәтта узып китәргә дә була. Берничә тапкыр киләчәкне дә күрсәткәнебез булды. Дөньяның, сәнгатьнең кая таба баруын күзәтергә кирәк. Шул вакытта үзебезнең милли төсебезне, колоритыбызны югалтмаска кирәк. Динне, конкрет шәхесне сүгәргә ярамый. Шәхескә тиюгә һәр вакыт каршы булдым. Син аның креслосына утырып кара башта, соңыннан сүгәрсең! Утырсаң, анда бик рәхәт түгелдер дә... Без бит Мәскәү астында яшибез. Үзебезгә-үзебез каршы булмыйк. Республикабыз белән горурланып яшик. Татарлар бар, алар исән”, - ди Гамил абый.

Гамил абый “Мунча ташы”ның киләчәге өчен борчыла. “Картаябыз, яшебез бара. Яшь артистларыбыз бар, әмма алар дәвам итә алыр микән?.. Без исән чакта “Мунча ташы” бетми әле ул. Яшьләр өчен “Мин юморист” дигән проект ачтык”, - ди ул.

“Мунча ташы” театрына 2005 елларда килгән Әнфис Кәлимуллин белән дә элемтәгә кердек. Ул Гамил абыйларга караганда яшьрәк артист буларак нинди фикердә икән?

"Безнең төркемдә барысы бергә ундүрт кеше. Тамашачылар арасында: "Сез чыгып уйнагыз, ә нәрсә күрсәтүегез мөһим түгел", - диючеләр бар. Тамашачы килә, Аллаһка шөкер. 

Чыгып уйнауга караганда, юморны язу авыррак. Башта: "Нәрсә турында шаяртырга?" - дигән сорауга җавап табарга кирәк. Бүген яшьләрнең юморы алга таба бармый, чөнки аларның үз аудиторияләре юк.  Аның өчен телевидение ярдәме, акча кирәк. "Мунча ташы"на җиңелрәк, чөнки күп еллар дәвамында тупланган тәҗрибә бар. 

Популярлыкны саклап калу мөмкин түгел. Өлкән яшьтәгеләр китсә, төркем таралачак. Кызганыч, аларның китмәвеннән качып булмый. Бу - язмыш. Күбесе алтмыштан артты. Сәхнә яшьләрне ярата дип уйлыйм. Миңа да кырык алтынчы яшь бара. Безне алмаштыра алырлык татар юморын алга өстерүчеләр булыр микән?! Таралуы куркытмый, ә менә башка төркем төзи алучылар булырмы?" - ди ул.

“Мунча ташы” Казанга бу сезонда февраль аенда киләчәк. Алар “УНИКС” концертлар залында тугыз көн чыгыш ясаячаклар. Бәяләр: 500-1500 сум. Әле билетлар бар, ашыгыгыз.

Инстаграмда 110 мең укучы бар. Гамил Әсхәдулланыкы - 32 мең.

“Әгәр артист фотога төшмәсә, алар кайвакыт хәтта үпкәлиләр дә”

Мәскәүдә безнең җырчыларыбызга концертларын оештыруда ярдәм күрсәткән ханым белән сөйләштем. Ул үз исемен язмаска кушты.

“Мәскәүлеләр татар артистларын ярата. Концертларга да, спектакльләргә дә йөриләр. Синең исемлегеңдә булган һәр артистны безнекеләр бик теләп көтеп ала. Егерме биш ел дәвамында Салават үзгәрми. Кремльда да, “Крокус” концертлар залында да аның тамашалары аншлаг белән үтә. Беренче көннәрдән үк Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев Мәскәү тамашачысына ошадылар. Рифат Зарипов белән Илсөя Бәдретдинованы да Мәскәү яратмый түгел. Кыскасы, без татар җырчыларын көтәбез! Мәскәү тамашачысы җырчының ихлас булуын ярата. Әгәр артист фотога төшмәсә, тамашачы кайвакыт хәтта үпкәли дә”, - ди ханым.

Шулай ук ханым без тәкъдим иткән исемлеккә Филүс Каһировны, Габделфәт Сафинны һәм Айдар Галимовны да кертте. Аларны да кертергә буладыр, ләкин унлыкка түгел. Филүс Каһиров Казанда ике көн концерт куячак. Аның репертуары үзгә. Кызганыч, татар тамашачылары арасында татар моңының затлылыгын аңлап бетермәүчеләр бар. бәяләренә килгәндә, 800дән 1500гә кадәр.

Габделфәт Сафин Казанда алты көн концерт куячак. Бу урында уйланырга туры килде. Ул да ун популяр җырчы исемлегенә керә микән? Юктыр, мөгаен. Элегрәк кергәндер, хәзер юк. Минемчә, Габделфәт Сафин – ул үзенең тамашачысын бер егерме ел элек булдырып, шулар белән картаеп килүче җырчы. Аны тыңлаучылар арасына яшьләр өстәлмидер кебек. Концертына барган тамашачы буларак әйтәм, залда олы яшьтәгеләр күбрәк була. Бигайбә, “безгайбә”.

Айдар Галимов Казанда ике көн концерт куячак. Буш урыннар әлегә бар. Бәяләре: 700-1500 сум. Ул да, минемчә, без төзегән исемлеккә керми, чөнки ул тегеләр кебек, Рифат әйтмешли, көне-төне ат урынына чаба торган җырчы түгел. Яңа җырлар, клиплар эшләп бик газапланмый кебек. Исемен булдырды да шул исем белән һаман да йөри. 

Киләчәк күрсәтер

Бүген әлеге ун җырчы чыннан да популяр. Чама белән әйткәндә, бер ике-өч ел үткәч, алар бәлки бүгенге кебек заллар да җыя алмаслар, ә бәлки, киресенчә, аларның дәрәҗәләре күтәрелер. Әле кайчан гына Рөстәм Закиров, Сәгыйть Гыйбашев, Резидә Шәрәфиева, Резидә Кадыйрова һәм башкалар супер популяр иде. Бүген алар зал җыя алмыйлар. Без санаган ун җырчыны да әлеге көннәр көтә икән?! Сез ничек уйлыйсыз? 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100