Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телевидение алып баручысы Лилия Кадыйрова блогерлар турында: "Кызык-мызык кызык түгел, Татар-малай арба күрсәтә, Булат Браво кеше юморына копия ясый"

TMTV каналы алып баручысы Лилия Кадыйрова күптән түгел татар блогеры, инстаграмда "Кызык-мызык" тәхәллүсе астында язучы Илназ Габидуллинга шелтә белдергән икән. Ул аңа: “Илназ, кызык түгел бит. Нигә башка әйберләр язмыйсың?” - дип сораган. Минем: “Нигә алай каты бәреләсең?” - дип соравыма: “Татар блогерлары бармыни ул?” - дип җавап кайтарды Лилия. Тәнкыйтьче блогерларны яза белмәүдә гаепләү сәбәпле, аның стилен сакладык.

news_top_970_100
Телевидение алып баручысы Лилия Кадыйрова блогерлар турында: "Кызык-мызык кызык түгел, Татар-малай арба күрсәтә, Булат Браво кеше юморына копия ясый"

Лилия, татар блогерларын юк дип саныйсың мени? Ә Илназ, Ринат (Татар-Малай), Булат Браво?..

- Минемчә, татар блогерлары беренче чиратта татарча сөйләшә белергә тиеш. Алар татарча дөрес итеп сөйләшмиләр! Сүз байлыклары юк. Ринатны (tatar_malay) әле ничек тә булса акларга була. Китап укып, татар телен өйрәнгәнен беләм. Ә калганнар ник өйрәнми? Үзләрен татар блогерлары дип саныйлар икән, өйрәнсеннәр татар телен! Укысыннар китаплар, камилләшүгә омтылсыннар. Йолдыз булганнар, имеш…

- Аларның Instagram челтәрләрендә язылучылар саны артканнан арта бара бит!

- Арта дип әйтмәс идем. Карап барганым бар. Аларның язылучылары да, чама белән әйткәндә, унбиш яшьлек кызлар-егетләр. Илназ (kizik_mizik), гомумән, сәхифәсенә нәрсә куйганын карамый да кебек. Руслар әйтмешли, “все подряд” анда аның. Бераз гына фильтрларга да кирәктер бит инде. Аның контенты кызык түгел дип саныйм. Ә кеше шуны карый, көлә. Әллә минем юмор хисе белән проблемаларым бар, әллә кеше бераз җүләррәк.

- Башка конкурентлар юк, бәлки шуңа карыйлардыр? Татар халкы аңгыра түгел бит инде.

- Юк, аңгыра дип әйтмим. Кеше уйларга теләми дип уйлыйм. Менә, әйтик, Айваз Садыйровның юморын аңлар өчен, бераз булса да уйлап алырга кирәк. Ә Илназ белән Ринатның юморында уйларлык урын да юк. 

Әйе, килешәм. Конкурент булырлык инстаблогерлар юк. Алыйк, мәсәлән, Искәндәр Гайсинны. Блогермыни инде ул? Шул ук тел белмәү, әйеме?! Юморы да кызык түгел бит инде. Нәрсәдер эшләргә тырыша – бары шул. Аның бер яхшы ягы бар: ул үз контентын төзи. “Кызык-мызык” кебек, кеше төшергән әйберне куеп, блогер булырга омтылмый.

- Үзләренә язганың бармы?

Бар! Илназга язган идем. Миңа: “Ошамаса, карама”, - дигән җавап кайтарылды. Блогер булгач, бер урында утырмаска кирәк. Менә аңлатып карыйм: җырчылар һәрвакыт үз өстендә эшлиләр, шулай бит? Яңа җырлар яздыралар, клиплар төшерәләр. Ә безнең татар блогерлары бернәрсә дә эшләми. Блогер исемен үзләштергәннәр дә, бетте шуның белән. Аңа лаеклы булыр өчен, бернәрсә дә эшләргә кирәк түгел әллә?

Бәлки, аларны җырчылар белән чагыштыру дөрес түгелдер?

- Нишләп алар бер урында гына торалар соң? Шул ук өчпочмак та, шул ук әфлисун. “Баянный” юмордан китәргә вакыттыр. Алар бит үзләрен блогерлар дип атыйлар. Һәрбер исем яисә вазыйфа үзе артыннан бурычлар ияртә. Эшләсеннәр, тырышсыннар иде алар.

Булат Браво, Равил Исхаков һәм Денис Сальмановларга тукталып үтик әле. Менә алар нигә кеше юморын урлыйлар? Алалар да копия ясыйлар. Аңлыйм: яңа әйбер уйлап табу җиңел түгел. Әз генә булса да үзгәртеп, яңалык була алырдай элемент кертергә буладыр бит?! Ниндидер “треш” ясамакчы булалар. Бәлки аларны караучылар әлеге юморның урланганын белмиләрдер, шуңа әлеге контент яңалык булып күренәдер.

- Татар блогерларын кемнәр карый соң?

- Ринат (tatar_malay) үзен беренче татар блогеры дип саный. Рөстәм Миңнеханов белән дә фотога төште.

-  Ул үзен беренче татар блогеры дип танытты. Алга таба гына эшләргә, үсәргә теләми бугай. Хатыны Илүзәне дә, әнисен дә блогер итте. Илүзә бары тик 14 яшьлек кызлар аудиториясе өчен генә эшли. Ринат Татарстан районнары белән язылучыларын якынрак таныштыра. Бер дә начар түгел. Бары шуны аңламыйм: нигә ул капка янында торган арбаны күрсәтә? Халыкның арба күргәне юк әллә? Рөстәм Миннехановка килгәндә, Ринатка бары тик уңыш елмайды. 

- Ничек уйлыйсың, 2-3 елдан әлеге контент актуаль булудан туктамас микән?

-  Әгәр дә шулай ук дәвам итсәләр, әлбәттә, юкка чыгачаклар. Бу сүзләремнән соң миңа: “Үзең нигә эшләмисең? Кеше өйрәтеп утырасың”, - диярләр инде. Мин блогер түгел! Башымны өскә чөеп йөрмим. Ә алар үзләрен блогер дип атыйлар! Өстәвенә, үзләрен әллә кем урынына куялар. Әгәр дә син йолдыз икән, үзеңнең исемеңне акла. Кызык контент ясарга тырышырга кирәк. Һәм үтенәм алардан: тәнкыйтьне кабул итә белергә өйрәнсеннәр иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100