Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Теләгәнеңне ашап та, нәфис калып була". Җырчы Иделия артык көч түкмичә ябыгырга өйрәтә

Кайчандыр Татарстанда популяр булган җырчы Иделия Марсның хәзер Майамида яшәгәнен беләсездер. Аның белән якыннан аралашу мөмкинлеге булмаса да, җырчы Иделия үзен оныттырмаска тырыша. Күптән түгел ул Инстаграмда туры эфирга чыгып, гәүдәсен - формада, авырлыгын - нормада тоту серен әйтте.

news_top_970_100
"Теләгәнеңне ашап та, нәфис калып була". Җырчы Иделия артык көч түкмичә ябыгырга өйрәтә
- Алдан әйтеп куям, мин акча түләтеп, төрле кызыктыру юллары белән ябыгырга тәкъдим итүчеләргә, ябыктыра торган массажларга ышанмыйм. Массажга йөрим, ләкин тәнне тарттыру өчен түгел. Нәрсә телим, шуны ашыйм. Шуңа күрә спорт белән шөгыльләнәм. Спортзалга атнага ике тапкыр йөрим. Хәзерге вакытта авырлыгым 51 кг, буем – 165 см, - дип хисап тотты Иделия.

Шуннан җырчы яхшы формада булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатуга күчте.

- Күптән түгел галимнәр бер кызыклы факт ачкан. Спорт белән шөгыльләнергә вакыты булмаган кешеләр өчен махсус күнегүләр бар. Әлеге күнегүләр 45 минут йөгерүне алыштыра.

12 минутта 45 минутлык программаны ничек үтәргә - Иделия өйрәтә

  1. Башта ике минут буе йөрәккә көч китерми торган күнегү эшләргә, аннары 20 секундка авыр күнегүгә күчәргә кирәк. Кеше шушы 20 секунд эчендә арырга тиеш. 
  2. Аннан соң яңадан ике минутка тыныч ритмга күчәргә кирәк. Моны 5 тапкыр кабатларга киңәш ителә. Бу якынча 12 минут дигән сүз.
Шулай итеп, үзеңне формада тоту өчен спортзалда кендек ертылганчы, сәгатьләр буе азапланырга кирәкми, - дип исәпли Иделия.



Иделиянең 4 сере

Инстаграмда Иделия инстадусларының сорауларына да җавап бирде:
  1. Туклану турында. Камыр ризыкларын бәйрәмнәрдә генә ашарга, баллыны чикләргә кирәк. Шикәр ул яшелчәләрдә дә бик күп, шуны да истә тоту мөһим. Мин берәр гамбургер ашасам, бу ризыктан бер ай буе тыелып торам. Туклануда һәрвакыт дисциплина булырга тиеш.
  2. Социаль челтәрләр турында. Дөресен генә әйткәндә, мин социаль челтәрләрне яратмыйм. Моның иҗат кешесе өчен начар булуын аңлыйм. Ләкин урамда телефонга төртелеп йөргән кешеләрне күргәч аптырыйм.
  3. Иҗат турында. Америкага 2009 елда күчендем. Казаннан китүем иҗатыма тискәре йогынты ясады, мине оныттылар. Бүгенге уңышларыма ирешү өчен 8 ел вакыт кирәк булды. Америкада мин контракт нигезендә эшлим, шуңа күрә җырларымны таратырга хокукым юк. Инглиз телендәге җырларны яздырганнан соң, татар телендә дә җырлар яздырырга телим. 
  4. Шәхси тормыш турында. Әлегә бу хакта берни дә әйтмим. Тиздән Инстаграмда шәхси тормышым турында җитди пост чыгарачакмын.
Иделия Марс 4 февральдә Казанга кайтырга җыенуын, чаңгыда шуарга теләвен әйтте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100