Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татар җыры - 2017" җиңүчеләре: Радик Юльякшин елның иң популяр җырчысы

Бүген Казанда "Татар җыры" XVIII халыкара эстрада фестивале узды. Быел артистлар барлыгы 24 номинациядә бүләкләнде. Аларга "Алтын барс" сыны тапшырылды.

news_top_970_100
"Татар җыры - 2017" җиңүчеләре: Радик Юльякшин елның иң популяр җырчысы

"Татар җыры"-2017 фестиваленең быелгы лауреатлары:

1. "Хит парадлар лидеры" - Ләйсән Гыймаева "Кил яныма".

2. "Ел ачышы" - Айгөл Рәхимова "Сәбәбен тап".

3. "Халыкчан җырчы" - Ришат Фазлыйәхмәтов "Көткәнсеңдер, әткәй".

4. "Яшьләр проекты" - Лилия Хәйруллина "Ышандырма сөю".

5. "Яңа исем" - Гүзәл Әхмәдиева "Китәм димә".

6. "Елның иң популяр җыры" - Илназ Баһ "Ярый әле син бар, туганым".

7. "Иң яхшы дуэт" - Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем "Ай-яй-яй".

8. "Универсаль артист" - Рифат Зарипов "Үземнеке бөтенләйгә".

9. "Тамашачы мәхәббәте" - Ильмира Нәгыймова "Әткәемнең бәләкәй кызы".

10. "Тамашачы мәхәббәте" - Рафаэль Латыйпов "Гомер үтсә дә".

11. "Иң яхшы танцеваль проект" - Ландыш Нигъмәтҗанова "Яндырма".

12. "Хит-парадлар лидеры" - Рамил Галимҗанова һәм Эльмира Сөләйманова "Сөям диген миңа".

13. "Үзенчәлекле проект" - Илсөя Бәдретдинова "Торып бас".

14. "Елның иң популяр җырчысы" - Радик Юльякшин "Роза".

15. "Халык мәхәббәте" - Рөстәм Закиров "Яшеннәр сызган юл".

16. "Иң яхшы лирик җыр" - Азалия Зиннәт "Мәхәббәт юлында".

17. "Үзенчәлекле моң" - Ришат Төхвәтуллин "Зәңгәр күзләр".

18. "Елның иң популяр җыры" - Иркә "Сыналган мәхәббәтем".

19. "Кабатланмас тавыш" - Филүс Каһиров "Шул карашың".

20. "Халык мәхәббәте" - Хәмдүнә Тимергалиева "Хыянәт".

21. "Татар радиосының махсус бүләге" - Айдар Галимов "Син булганда".

22. "Халыкчан җырчы" - Гүзәл Уразова "Онытмагыз безне".

23. "Иң яхшы эстрада-җыр театры" - Фирдүс Тямаев "Рәхмәтле мина Раббыма".

24. "ТМТV каналының махсус бүләге" - Зәйнәб Фәрхетдинова "Мин сине сөйгәнмен".  

"Татар җыры" фестивале турында тулырак соңрак "Интертат" сайтында укый аласыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100