Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар җырчылары 300 кило авырлыктан интегүче Ирек Габдрахмановны Германиядән туган ягына кайтару өчен хәйрия эшендә катнаша

Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасы залында «Мең рәхмәт» дип аталган зур хәйрия концерты узды. Концерт күп җырлар авторы, инвалид Ирек Габдрахмановка ярдәм итү максатыннан оештырылды.

news_top_970_100
Татар җырчылары 300 кило авырлыктан интегүче Ирек Габдрахмановны Германиядән туган ягына кайтару өчен хәйрия эшендә катнаша
Ирек Габдрахманов – татар кешеләренә җырлары аша таныш. Аның җырларын Габделфәт Сафин, Айдар Галимов, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров кебек танылган җырчылар да, сәхнәгә яңа аяк баскан яшь башкаручылар да җырлый.

Ирек әфәнде, тумыштан эндокрин системасы дөрес эшләмәгәнлектән, артык авырлыктан интегә. Аның тән авырлыгы 300 килодан арткан. Бүгенге көндә ул Германиянең Дюссельдорф шәһәре янындагы авылдагы бер тулай торакта яши. Читтә, Европада бер белмәгән кешеләр аны карый, дәвалый. Ул туган ягын, Башкортстанны, Бүздәк районы Яңа Актау авылын бик сагына. Иң зур хыялы - кайту.



«Мең рәхмәт» хәйрия концертын оештыручы журналист Рөстәм Исхаковның исә хыялы - Ирек Габдрахманов исән-имин туган ягына кайтсын өчен, аңа тиешле суммада акча җыю. Билет сатудан кергән акча шуңа тотылачак, дип ышандыра ул.

“Ирек абый белән вконтакте социаль челтәрендә таныштым. Шулай аралашып киттек. Ул гел туган ягыма кайтасым килә, дия иде. Бәлки, җырчылар белән хәйрия концерты оештырырсың, дип үзе мөрәҗәгать итте. Шуңа ярдәм итәсе килеп тотынган эш бу. Хәйрия концертларын 2014 елдан бирле оештырам. Башта “Иске Казанда милли моңнар” дип атала иде ул. Ноябрь азагында Казанда “Мең рәхмәт” дигән бер хәйрия концерты уздырдык. Шул концерттан кергән акчаның бер өлешен – хосписка, ә 70 мең сумын Ирек Габдрахмановка тапшырдык. Менә хәзер тагын ярдәм итәргә җыелдык. Халыкны җыю шактый кыен булды, чөнки күпләр танылган җырчылар катнашса гына килә. Күпчелек зал тулды, ләкин буш урыннар да бар”, - диде Рөстәм Исхаков.



Ирек Габдрахманов туганнарына авырлык китермим, дип, 2009 елда, Октябрьскида урнашкан картлар йортына китә. Табиблар аңа “эндокрин дисфункция” дигән диагноз куя. Аңа икенче төркем инвалидлык бирәләр. Эндокрин дисфункциядән интеккән кешеләргә Германиядә ярдәм күрсәтә алалар, махсус операция ясыйлар икән дигән сүзләрне ишетеп, ул, акча туплап, чит илгә юл тота. Әмма авырлыгы зур булу сәбәпле, аңа ярдәм итә алмыйлар. Шунлыктан ул “Кызыл хач” ярдәмгә мохтажлар интернатында кала.

 Ирек Габдрахмановны туган ягына кайтаруга акча җыюда җырчылар Гүзәлия, Ландыш Нигъмәтҗанова, Гөлназ Сираева, Фәнил Вакказов, Рәсим Низамов, Римма Никитина, Марат Фәйрушин, Гөлнара Габидуллина, Илсөяр Зарипова, Фирүзә Сибгатуллина, Марсилия, Риназ Мустафин, Миләүшә Хуҗина, Фәрит Мифтахов, Илнур һәм Алия Сәхбетдиновлар, Гөлназ Шакирова, Алмаз Хасанов, Марат Яруллин, “Сюрприз” бию коллективы катнашты. Алар, концертка килеп, җырларын башкарды. Тамашаны Камал театры артисты Илнур Закиров белән "Татар кызы" титулына ия Эльвина Нәҗипова алып барды. 



Ландыш Нигъмәтҗанова - "Мең рәхмәт" концертларында даими катнашучы. “Хәйрия концертларында теләп катнашам. Балаларга да, өлкәннәргә дә булышырга тырышам. Кирәкле һәм изге гамәл. Кешеләргә булышканнан соң күңелгә рәхәт булып китә”, - ди ул.

“Җырлы язмыш” концертын оештыруда шулай ук “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы һәм “Болгар” хәйрия фонды җитәкчесе, эшмәкәр Фәрит Мифтахов ярдәм кулы сузганнар.







“Хәйрия концертында катнашыр өчен сольный концертымны башка көнгә күчердем. Мөмкинлегем булганда мондый концертларында еш катнашырга тырышам. Бүген килә алмыйча берничек тә булдыра алмадым. Ирек абый Габдрахманов “Инстаграмнан эзлим сине” һәм “Пора пора” җырларымның авторы. Яшьләр арасында бу җырларым бик популяр. Бүген Ирек абый белән аралашып торабыз. Ул бүген безнең ярдәмгә бик мохтаҗ”, - ди җырчы Римма Никитина.







Җырчы Гөлназ Сираева Ирек Габдрахмановның яңа гына иҗат иткән “Гомерләр бер генә” җырын башкарды. “Ирек абый белән ВКонтакте челтәре аша таныштым. Бик күп матур җырлар авторы. Бүген аның яңа җырын башкарам. Концерттан җыелган акчалар аңа ярдәм итсен, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде”, - диде Гөлназ.



Публикация от Певица татарской эстрады (@gulnaz_siraeva)



Ирек Габдрахмановның Уран авылындагы йорты иске. Мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, аның өчен душы, бәдрәфе өйдә булу кирәк. Торак шартларын яхшыртуны сорап ул кайларга гына мөрәҗәгать итмәгән: Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовтан башлап Владимир Путинга кадәр. Татарстан Президентына да хат язган, тик җавап кына булмаган. Хәйрия концертыннан кергән акчаның яртысы йортны төзекләндерергә тотылачак, ди оештыручылар.

Ирек әфәндене туган ягына кайтару эше белән Германиядәге консуллык шөгыльләнә башлаган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100