Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар сәхнәсендә Кузнецова булып танылган Вероника ни өчен рус сәхнәсен Шакирова фамилиясе белән яуламакчы?

Вероника Кузнецова исеме белән танылу алган җырчы, “Ямьле” төркеме солисты Вероника “ТНТ” каналындагы “Песни” проектында катнаша.

news_top_970_100
Татар сәхнәсендә Кузнецова булып танылган Вероника ни өчен рус сәхнәсен Шакирова фамилиясе белән яуламакчы?
“ТНТ”га мин очраклы гына эләкмәдем, – диде Вероника “Татар-информ”га. – Барлык кастингларны да уздым. Аның беренчесе инде августта ук булган иде. Әлеге проект турында мин социаль челтәрләрдән күрдем микән, телевизордан ишеттемме – анысын хәтерләмим дә инде хәзер.



– Проектта сине яңача тәкъдим иттеләр. Без сине Вероника Кузнецова буларак белә идек, син хәзер Вероника Шакирова икән.

– Бәйгедә мин яңа фамилия белән чыгыш ясарга булдым. Бу – минем яңа тормышымны күрсәтә. Мин фамилиямне үзгәртергә, иремнең фамилиясен алырга хыялланып яшәдем. Яңа тормышка яңа фамилия белән керәсем килде. Дөрес, күпләр мине Вероника Кузнецова буларак белә. Әмма тормышымда да, иҗатымда да үзгәрешләр көтелә, шуңа күрә үземнең дә яңарасым килде.

Вероника Кузнецова “Туңдырма каптырмадың” исемле җыр белән популярлык казанды. Өченче үлчәмле күкрәкләрен иминиятләштереп тә дан казанган җырчы ул. Профессиональ эстрадага "Барс медиа" компаниясенең "Йолдызлар фабрикасы" проектыннан килеп керде. Хәзер "Ямьле" төркеме солисты. Бүген ул ире Марсель белән Мурат исемле малай үстерә.


– “Песни” проекты нинди этаплардан тора?

– Мәскәүдә без өч кастинг үттек. Алар кинотеатрда булды. Моның өчен безгә бүлмәләр бүлеп бирделәр. Шунда турлар узды. Әлеге проектта мин үземне сынау өчен генә катнаштым, җиңү турында уйлар, ышанычлар булмады да. Дөресрәге, кызыксынып, ирем ярдәм иткәнгә генә катнашырга булдым. Бу проектка, кастингка баруымның инициаторы да - ирем. Ул минем өчен яна-көя, хәтта миңа караганда да күбрәк дулкынлана.

Верониканың ТНТ телеканалындагы чыгышын түбәндәге язманың 50 нче минутыннан карагыз:



– “Ямьле” триосы Татарстанны “Төреквидение” конкурсында тәкъдим итәргә җыена. Төркем инде узган ел ук әлеге бәйгедә катнашырга тиеш иде. Инде монысы ныклы карармы?

– Безнең төркем “Төреквидение” бәйгесендә Татарстанның рәсми тәкъдим итүчесе санала. Әмма сәяси вазгыять сәбәпле, кыенлыклар килеп чыгып тора. Конкурс булачакмы-юкмы, монысы да әле сорау астында. Без инде анда ике елдан бирле җыенабыз. Әлеге дә баягы, шул сәяси вазгыять аркасында, оештыручыларның эше дә ярты юлда кала.

“ТНТ” каналында баручы “Песни” проекты Вероника Шакирова өчен дәвам итәчәк. Аңа Аида Гарифуллина һәм Максим Фадеев “әйе” дип тавыш бирде. Тимати исә җыр яңгыраганда ук “юк” төймәсенә басты.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100