Татар-малай сөйгән ярына Элвин Грей концертында тәкъдим ясады!
Татар-малай нигы белән популярлык казанган беренче татар видеоблогеры Ринат Галиәхмәтов сөйгән ярына тәкъдим ясар өчен Элвин Грей концертын махсус сайлаган. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

Татар-малайның тәкъдим ясавы да үзенчәлекле булган. Элвин Грей белән алдан килешү буенча, Илүзәне бер конкурста җиңүче итеп танытып, сәхнәгә чыгарганнар. Илүзә сәхнәгә чыккач, Элвин Грей "Бүләкне алып чыгам", дип, сәхнә артына чыгып киткән. Шул вакытта ут сүнгән. Ут янганда Илүзә сәхнәдә, үз янында чәчәкләр һәм балдак тоткан Ринат Галиәхмәтовны күргән. Ул Илүзәгә хатыны булырга тәкъдим ясаган һәм Радик Юльякшинга рәхмәтен белдергән.
"Мин әлегә кадәр шул хисләр астында. Тезләр калтырап тора", - дип, дулкынлануын яшермәде Ринат.
Радик Юльякшин: "Элвин Грей ЗАГСы әйбәт эшли", - дип шаяртып, яшьләргә рәхмәт әйткән. Аннары ул, бүләк итеп, "Кияүгә чык" дигән җырын башкарган.
Татар-малай моңарчы сөйгән ярының фотосын беркемгә дә күрсәтми иде. Популяр видеоблогерның иҗатын күзәтеп баручылар моны яхшы белә. Илүзә гел йөзен яшереп килде.
Һәм менә ниһаять, Илүзәнең кем икәнен дә белдек! Яшьләр туйны җәйгә планлаштыралар.
Яшьләргә бәхет телибез!
Татар-малайның ничек тәкъдим ясавының видеосын карый аласыз.
