Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар эстрадасы йолдызлары Яңа ел корпоративларында ничә сумга чыгыш ясый?

Эстрада йолдызларының акча эшләү чоры - яңа ел корпоративлары башланды. “Татар-информ” хәбәрчесе җырчыларның бәйрәм бәяләрен белеште.

news_top_970_100
Татар эстрадасы йолдызлары Яңа ел корпоративларында ничә сумга чыгыш ясый?

Миллион сумлык чыгышлар

Иң элек шуннан башлыйк - татар җырчылары прайсында үзгәреш бар: йолдыз-малай Элвин Грей Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салаватны кысрыклап чыгарырга да мөмкин.

Бәйрәмнәр оештыручы агентлыкларның берсе хәбәр иткәнчә, Салаватның “эш көннәрендәге” бәясе 600 – 800 мең сум тирәсе тора, ә Яңа ел корпоративларында 1 миллион сумга да җитәргә мөмкин. Ә 1 декабрьдә “Татнефть-Арена”да концерт куйган Элвин Грей шәхси чарада 500 меңгә җырларга да риза, тик бу Яңа ел корпоративларыннан тыш. Димәк, Элвин Грей чыгышының бәйрәм бәясе дә, Салаватныкы кебек үк, миллионга кадәр җитәргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, биш ел элек, 2013 елда Салаватның чыгышы 2,5 тапкыр кимрәк – 400 мең сум булыр иде. 

Уразова арзанрак

Хәзерге вакытта Элвин Грей белән "Красивая, хороший" җырына авторлык хокуклары буенча ызгышта булган Гүзәл Уразованың бәяләре тыйнаграк. Татарстанның атказанган артисты исемен йөртүче җырчының стандарт бәясе – чыгыш өчен 100 мең сум. Шоу-индустрия белгечләре ышандырганча, Яңа ел алдыннан бәяләре 150-200 меңнән дә ким булмаячак.

Җырларга һәм көләргә

"Көлдергеч" артист Данир Сабировның Яңа ел корпоративындагы чыгышы 100 мең сумга төшәчәк. Бонус: бу бәягә бер башкаручы гына түгел, ә тулы коллектив чыгыш ясаячак.

Данир Сабировны корпоративка чакырырга акча җәлләүчеләр аны татар дәүләт филармониясендә 2 һәм 3 гыйнвар көннәрендә тыңларга мөмкин. Юмористик шоуга билет бәясе 500-1500 сум тора.

Яңа ел корпоративын “Казан егетләре” төркеме якынча 100 меңгә дәртләндереп җибәрәчәк.

Гаилә парлары Азат-Алсу Фазлыевлар, Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева, татар "мачосы" Мөнир Рахмаев та якынча шушы бәя категориясенә керә.

Бәйрәм чарасында татар җырына иң түбән бәя 1 меңнән башлана. Бу бәягә яңа эшли башлаган җырчылар, консерватория студентлары чыгыш ясый.

P.S. Материал әзерләнгән вакытта, бер агентлык вәкиле, “графикны чагыштырып карап”, Салаватның йөз кешелек бәйрәм чарасында миллионга түгел, ә 650 меңгә чыгыш ясарга мөмкин икәнен әйтте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100