Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сазаган буйдаклар: шоу-бизнестагы өйләнмәгән егетләр рейтингы

23 февраль көнне ирләргә игътибар аеруча арта. Менә "Интертат" электрон газетасы татар сәхнәсендәге буйдакларны барлап, рейтинг төзеде. Рейтинг егетләрнең яше буенча төзелде: олыраклардан - яшьрәкләргә. Кызлар, сез әзерме?

news_top_970_100
Сазаган буйдаклар: шоу-бизнестагы өйләнмәгән егетләр рейтингы

Беренче урында - 35 яшьлек Нияз Рахман. “Яңа гасыр” телеканалы корреспонденты, тамада 


(фото Инстаграмнан)

Ни өчен һаман өйләнмәгәнең ул менә ничек аңлата:

- Вакыт җитмәгән әле. Насыйп ярымны әлегә очратмадым.

- Булачак ярыңа нинди таләпләр куясын?

- Татар, мөселман кызы булсын. Акыллы, белемле булсын. Төп таләпләрем шул.

- Андыйлар бар, күп бит!

- Бардыр, сүз юк. Әлегә туры юлларның очрашканы, кисешкәне юк, күрәсен.

- Өйләнү, гаилә кору, гомүмән, кирәкме соң ул?

- Кирәк инде. Ничек кирәк булмасын? Һәр кешенең тормышында гаилә булырга тиештер дип уйлыйм. Чөнки тормыш кешечә булырга тиеш. Европача гына яшәп булмый бит инде. Үзебезчә – татарча яшәргә кирәк.

- Туганнарың, дусларың ник өйләнмисең дип башыңны катырмыймы әле?

- Һәр нәрсәнең үз вакыты дип саныйм. Вакыты җиткәч, бу эш чынга ашар.

Икенче урында - 34 яшьлек Эмиль Талипов. Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты

- Миңа татар кызы кирәк, тәртипле хатын кирәк. Татар хатын-кызында нинди гүзәл сыйфатлар булырга тиеш, шундый критерийлар буенча сайлыйм. Йөрәк белән генә сайларга түгел, һәрвакыт баш белән сайларга кирәк. Аллаһ Тәгалә синең тәртибеңә карап бирә аны. Синең тәртибен нинди, насыйп ярың шундый булачак. Синдә нинди сыйфатлар бар, аңарда да шундый сыйфатлар булачак.

- Гаилә кирәкме ул?

- Гаилә кору кирәк. Хатын-кыз өчен ул үзе бер бәхет. Мөһим нәрсә ул бу дөньяда. Үзебездән соң буын калдыру кирәк, балалар булырга тиеш. Кешелек дөньясы ахырзаманга кадәр яшәп торырга тиеш. 

Һәрбер нәрсәнең үз вакыты җитә. Акылы булган һәрбер кешенең ул планында булырга тиеш. Без туабыз, безнең Аллаһ Тәгалә каршында вазифаларыбыз бар. Без гаилә корырга тиеш, бала табарга тиеш, аларны үстерергә тиеш, бер-беребез өчен җавап бирергә тиеш. Беренче чиратта ул Аллаһ Тәгалә каршында җаваплык, аннан соң үзебез, әти-әниләр алдында җавап бирәбез. 

Үз тормышыңны аерым-аерым түгел, бергә корырга кирәк. Чөнки тормышта төрле хәлләр була: рәхәт чаклар да, авырлыклар да. Бәйрәмнәрне бергә уздырырга, кайгыларны бергә бүлешергә кирәк. 

Һәрбер кешенең бәхетле буласы килә. Никахта Аллаһ Тәгалә каршында ант итәсен икән, син аны аңлап эшләргә тиеш. Хәзер яшьләр авырлыкка өйрәнмәгән. Баш ватып тормый, әти-әнисенә чаба. Чөнки бөтен нәрсә бар, бөтен нәрсә әзер. Һәр әйбернең кадерен белми. Әти-әниләр сабырлыкка өйрәтмәгән. Сабыр булырга кирәк. Йөрәк белән янасын, көясен. Ә баш белән эш итәргә кирәк. Йөрәк белән баш гармониядә булырга тиеш. 

Мин тиң ярымны очраттым, гаилә корырга кирәк дип уйлыйм. Барысы да Аллаһ Тәгалә кулында.

Өченче урында – 31 яшьлек Илфар Кәримов. "Болгар радиосы" баш мөхәррире-продюсеры

- Моңарчы насыйбымны очраткан булмаганмындыр инде, - дип аңлатты Илфар әлегә кадәр өйләнмәвен.

- Насыйбың нинди булырга тиеш?

- Аны, менә "шундый" булсын дип, төгәл калыпка гына салып әйтеп булмый бит инде. Беренчедән, ул татар кызы булырга тиеш. Икенчедән, аңлый торган булсын. Чибәр булуы да кирәк. Кияүдә булмаган кызга өйләнергә телим.

- Шундый кызны очратканыгыз юкмы?

- Бар. Өйләнергә исәп тә бар. Булсын иде инде, Алла бирсә.

Дүртенче урында - 30 яшьлек Ильяс Гафаров. "Иттифак" татар рэп төркемен оештыручыларның берсе, продюсер

- Булачак хатынымның, беренчедән, татар кызы булуын телим. Икенчедән, чибәр һәм акыллы булсын. Шәхес буларак кызыклы, эчке дөньясы бай булган кешене эзләдем. Билгеле бер вакытта өйләнү кирәк ул. Үсеп җиткәч. Ул табигый этап. Кеше гел ялгыз яши алмый бит инде. Билгеле бер вакытта аны ялгызлык туйдыра. Аңа якын кешесе белән яшәп, алга таба барырга кирәк. Моның өчен гаилә кирәк. Киләчәктә үзеңнән соң буын – балалар калдырырга кирәк. Әле өйләнмәдем, ләкин үземне ирекле дип санамыйм.

Бишенче урында - 29 яшьлек Мөнир Рахмаев. Җырчы

- Кайчан да булса өйләнергә кирәк инде. Дөресен генә әйткәндә, үз тиңеңне табуы авыр. Аеруча шоу бизнеста эшләгән кешегә. Монда очрашулар, кешеләр, аралашу күп. Күпчелек кыз моны аңламый. Алар күп акча да, күп игътибар да таләп итә. Кызлар күбрәк акча ягын карый: машина, күчемсез милек булсын аларга. Болар булмаса, әйләнеп тә карамый. 

Шоу бизнестагы егетләр үзләрен аңлаучы кыз табалмый интегә, минемчә. Хәзер шундый заман бит. Төшеп каласың килмәсә, йөгерергә, ыгы-зыгы килергә, күренеп торырга кирәк. Шул вакытта гына эштә уңышка ирешә аласын. 

Менә дигән кызны сайлап аласы килә. Тик моны озакка сузарга да ярамый, минемчә. Кайвакыт "менә таптым" дигәндә генә кире сыйфатларын күрәсен. Без дә бераз таләпчән, көйсез һәм кызлар игътибарыннан аздык бугай.

- Кызларга нинди таләпләр куясың?

- Иң беренчесе – матурлык. Кыз тәрбияле булырга тиеш. Дуслар алдында йөзгә кызыллык китермәсен, артыгын сөйләшмәсен. Минем өчен тәмле пешерсен. Яхшы гаиләдән булсын. Геннар да булачак балалар өчен мөһим бит. 

Шушы көннәрдән генә бер мисал. Яхшы кыз очрады, алга таба җитди уйлар баглый идем. Социаль челтәргә чәчәкләр тоткан сүрәтен куйган. Димәк, миннән башка тагын кемедер бар. Егет белән кыз бергә икән, ул башка кешедән шундый бүләкләр алмаска тиеш, минемчә. Ул чәчәкләрне кабул итеп, башкага өмет бирә бит. Шуңа мин араны өздем. 

Мин хәзер эзләнүдә, бу бик авыр. Хәзер кызлар статуска кияүгә чыга. Тотрыклылык булмаса, башкага китә. Бер кечкенә телефон хәбәре аркасында аерылучылар бар. Боларны күреп, 15-20 елдан соң кешеләр ялгыз яшәрләр, балаларны тәрбиячегә калдырып, проблемаларсыз гына көн күрер дигән тойгы уяна миндә.

Алтынчы урында - 28 яшьлек Айваз Садыйров. “Татар радио” баш мөхәррире

- Өйләнергә ният бар. Теләк тә зур. Ләкин әле, кызганычка каршы, офыкта тиң булырдай кешене кәргәнем юк. Бу минем таләпләрем зур дигәнне аңлатмыйдыр инде. Димәк әле насыйбы булмаган. 

Татар гаиләсендә тәрбияләнгән егет буларак, мин, беренче чиратта, милли үзаңлы, татар телендә яхшы сөйләшүче, уйлый белүче, алга таба балаларга татарча тәрбия бирә алырдай кыз эзлим. Әгәр дә бу ягы булмаса, башка ягы каралмый. Калган таләпләр 100% ка туры килеп, бу пункт булмаса, каралмый. 

Үзе белән сөйләшкәндә мине якын җан, якын кеше итеп тоюы кирәк. Йөрәктәге урын аның өчен билгеләнгән. Айваз Садыйров хатыны вазифасына рәхим итсен. 

Бәлки, минем таләпләрнең шулай томанлы булуы да сәбәптер. Бәлки, 5 таләп куеп, шул таләпләргә туры килгән кыз тапсам, өйләнгән дә булыр идем. Монда бит, акылдан тыш, тагын йөрәк, ниндидер күңел дигән әйбер бар. Әлбәттә инде, бу очракта ир-ат акылны приоритет куеп эзләсә дә. Ләкин акыл белән файдаланып кына булмый. Күңел икенче урында торса да, үзенең теләген, фикерен җиткермичә калмый. Акыл белән: “Менә бу кыз миңа бик ярый бит!” – дип күп уйлаган очраклар булды. Акыл белән караганда барлык пунктлар да туры килә. Ләкин шул йөрәк, күңел әлеге кешеләрне этәрә. Күңел факторы соңгы сүзен әйтә. 

Миңа әле 28 яшь, 30 тулмаган. Мине өйләндерергә омтылу эшендә борчылучылар байтак. Алар эзләү белән шөгельләнүчеләр, төннәрен борчылучылар. Мин тыныч әле. Бәлки, 30 га җиткәч, мин дә бармаклардагы тырнакларны нерваланып тешли башлармын. Ләкин хәзер мин тыныч. Моңа, беренче чиратта, әти-әнинең мине куаламавы йогынты ясыйдыр. Тышкы факторлар зур роль уйный бит. Шуңа кеше шушы тышкы фактордан чыгып, җәмгыять уйлап тапкан законнарга буйсынып эш итә. “Өйләнергә тиеш, картаеп өйләнергә дөрес түгел”, – дигән фикерне тага. Европада бит андый рамкалар юк. 40 та, 50 дә өйләнә. 40 яшькә кадәр бергә торалар, балалары була, аннары өйләнәләр. Бездә икенче төрле. Шушы факторлар, әлбәттә, кыса. Миңа артык бәйләнмиләр әлегә. 

Шулай була бит: башта дуслар көлә башлый - яратып, сарказм белән. Аннары ул көлү сәерсенә башлауга әйләнә. Өйләнми – димәк, проблемалары бар. Мин алга таба миндә болай булмас дип гарантия бирә алмыйм. Кирәк дип өйләнү – ул бит булган өчен генә өйләнү була инде. 

Татарда элек-электән үк хискә урын бирелмәгән. Анда әти-әни хәл иткән. Кызлардан да, егетлләрдән дә сорап тормаганнар. Аның да файдасы булган. Менә яратышып, озак еллар йөреп, кавышканнар бер елдан аерыла. Димләп, көчләп кияүгә биргән кызларның тормышта бәхетле яшәүчеләрен беләм. Минем тынычлап, ашыкмыйча өйләнәсем килә. Еллар барган саен фикер үзгәрергә мөмкин. Елларны кире кайтара алмаганны аңлау, бабай булган килеш, балаларны балалар бакчасына алып баруны күз аллау куркыта башлар. Әгәр 30да да булмаса, әкренләп кыймшана башлармын. “Бу кеше нәрсә өчен ярамый?” – дип, алдан гына түгел, арттан да карый башлармын. Әле вакыт та, сайлау мөмкинлеге дә бар.

Җиденче урында - 28 яшьлек  Ришат Төхвәтуллин. Федераль дәрәҗәдә 2017 елда “Ел буйдагы” статусын алган буйдак. Җырчы

- Миңа 28 яшь. Мин әле минең тормыш рәвешемне һәм кимчелекләремне аңлап кабул итәргә әзер тугры тормыш иптәшемне тапмадым. Очрату белән өйләнәчәкмен!

Шулай итеп, матур, акыллы һәм тәрбияле татар кызлары, өметегезне сүндермәгез, мөмкинлекне ычкындырмагыз, алар әле буйдаклар!





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100