Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татар радиосы"ның җанлы концертыннан мең мизгел - фоторепортаж

Казанның "Пирамида" концертлар залында "Татар радиосы"ның туган көненә багышланган, елның иң җанлы музыкаль чарасы - "Җанлы концерт" узды. Тамашаның үзенчәлеге шунда - артистлар инструменталь ансамбльгә кушылып тере тавышка җырлады.

news_top_970_100
"Татар радиосы"ның җанлы концертыннан мең мизгел - фоторепортаж


Концерт җырчы Айгөл Рәхимованың "Сәбәбен тап" җыры белән башланып китте. Беренче бүлектә барлыгы 15 җырчы чыгыш ясады. Тамашачы Ринат Рахматуллинның "Чакыр гына мине", Ильмира Нәгыймованың "Алтын балдаклар", Рамил Айметдиновның "Сиңа", Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның "Өч син җырым", Раяз Фасыйховның "Ярат әле", Ләйсән Гыймаеваның "Кил яныма", Закир Шаһбанның "Кайда син гармун", Алсу һәм Азат Фазлыевларның "Күгәрченем-гөлкәем", Рамил Галимҗановның "Арабызга чит кертмәм", Илсөя Бәдретдинованың "Тукта вакыт", Ришат Фазлыйәхмәтовның "Яшәтәсе килә әнкәйләрне", Зөһрә Шәрифуллинаның "Су буенда учак яна", Хәмдүнә Тимергалиеваның "Җомга" җырларын тыңлады. Фирдүс Тямаев башка артистлардан аермалы буларак, ике җыр белән чыгыш ясады: "Язмыш" һәм "Санаулы дуслар". Олы буын җырчыларын тамашачы аеруча җылы алкышлады.



"Быел "Татар радиосы"на 16 яшь тулды. Мондый масштаблы концертны елына бер тапкыр уздырабыз. Юбилей елын зурлап үткәргәч, быел тере тавышлы концерт оештырырга булдык. Әмма бу тамаша беренче тапкыр гына үткәрелми. Хәтерләсәгез, берничә ел элек "Яңа сулыш" исемле концертларны да шулай ук инструменталь ансамбль белән оештырган идек. Концертта олы буын артистлары белән яшьләрне сәхнәгә чиратлаштырып чыгарырга тырыштык. Бүген уналты ел дәвамында хит булган популяр җырлар яңгырады. Концерт бик яхшы узды, халыкның энергетикасын тоеп эшләгәндә, шундый рәхәт", - диде Татар-информ хәбәрчесенә "Җанлы концерт"ның алып баручысы һәм сценарий авторы Гөлназ Сәфәрова.




Концертны барлыгы дүрт кеше алып барды: "Татар радиосы" ди-джейлары Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, җырчы Эльмира Кәлимуллина һәм Г.Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин. Гөлназ белән Айваз үзләре дә җырлап күрсәтте. Мәсәлән, Иркәнең "Карлыгач" җырын алар болай үзгәрткән: "Безнең авыл урамында балалар күренмиләр. Капкалар да бикләнмәгән, этләр дә йөгермиләр. Безнең инешнең ярына оя корган чегәннәр. Көн саен нидер пешерәләр, юкка чыга бәрәннәр!" Халыкка ошады бугай, көлешә-көлешә кул чаптылар.




Алып баручылар кайбер артистларны кызык итеп тәкъдим итте. Әйтик, Эльмира Сөләйманованы чыгарганда, аның ялтыравык ташларны бик яратуын, ялтыраган бөтен әйберне муенына, кулына, күлмәгенә куюын әйттеләр. "Соңгы арада аның янында оялчан, аз сөйләшүчән, ләкин бик моңлы итеп җырлаучы Галимҗанов фамилияле егет күренгәли. Әлмәт шәһәрендә очратып, асрамага алган, ди ул аны", - диде Гөлназ Сәфәрова.



Концертта иң үзенчәлекле киемле җырчы - Мөнир Рахмаев иде. Ул янәсе җылы якта ял иткән җиреннән тиз генә "Җанлы концерт"ка очып кайтты. Шуңа да Мөнир сәхнәгә башка ир-атлар кебек кәчтүм-чалбардан түгел, ә футболка һәм шортыдан чыкты.



Хәмдүнә Тимергалиеваның рэпер киеменнән төшкән видеосын "Җанлы концерт"та тәкъдим иттеләр. Анда Хәмдүнә апа хатын-кызларга колготки турында лайфхак сөйли. "Соңгы арада кайбер җырчылар миңа карап ютуб-каналлар ачты. Җырчы булсагыз, җырлап кына йөрегез! Безнең интернетка кагыласы булмагыз, бу - безнең сыер, без аны савабыз!" - диде "блогер" Хәмдүнә Тимергалиева. Ул шулай ук тиздән яңа социаль проект ачып, фонограммага җырлаучы артистларны җырлаудан туктатырга җыенуын да белдерде.




Концертның икенче бүлеге халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхине искә алу белән башланды. Экранда аның "Онытылыр димә" җыры яңгырады. Эльмира Кәлимуллина "Бәллүр чыклар", Мөнир Рахмаев "Ә мин әле яшь", Ильвина "Вакыт - дәва", Илдар Әхмәтов "Сиңа илтмәгән юл", Азалия Зиннәт "Күз нурым", Ландыш Нигъмәтҗанова "Мәхәббәт угы", Илназ Баһ "Бер күрешү - үзе бер гомер", ИлСАф "Кайталар кыр казлары", Эльмира Сөләйманова "Балан ачы шул балам", Артур-Марат "Әгәр мине бик сагынсаң", Иркә "Сыналган мәхәббәтем", Идрис Газиев "Мин барсына әзер мәхәббәттә", Айдар Галимов "Гомер буйлап барам" җырларын башкарды.



Концерт Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның чыгышы белән тәмамланды. Беренче җырын җырлагач, "әле генә "Әллә ялгыш, әллә язмыш" җырын башкардым. Үзем җырлыйм, үземнең көләсем килә. Әллә ялгыш килдем монда, әллә язмыш алып килде? Шулай да бер күрешү - бер гомер! Чакырган кешеләргә зур рәхмәт!" - диде ул. Концертта Салават Зәкиевич та, Фирдүс кебек, үк ике җыр җырлады.














































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100