Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинның директоры "Тыңлачы, сандугач" турында: "Илдар Юзеев шигыренең язмышы мондый фаҗигале булыр дип уйламагандыр"

Ришат Төхвәтуллинның продюсеры Рифат Фәттахов белән ызгышуы җырчының иҗатын яратучыларга күптән мәгълүм. Бәхәс башлыча җырчының иң популяр җыры – “Тыңлачы, сандугач”ны бүлешүгә бәйле. Җырның хокуклары продюсерында булгач, Ришат Төхвәтуллин бу җырның сүзләрен үзгәртеп җырлый.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинның директоры "Тыңлачы, сандугач" турында: "Илдар Юзеев шигыренең язмышы мондый фаҗигале булыр дип уйламагандыр"

Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында җыр текстының сүзләре үзенеке булуын белдергән иде. Продюсер әйтүенчә, ул җырның хокуклары юридик компаниядә, җырчының бу җырны башкаруын шушы оешма күзәтә. Татарстан Арбитраж суды Ришат Төхвәтуллин авторлык хокукларын боза, штраф түләргә тиеш дигән карар да чыгарган. Рифат Фәттахов бәхәсне үзара килешү юлы белән хәл итүгә чакыруын белдерде. “Ришат Төхвәтуллинның ул җырны җырларга теләге бармы икән дигән сорау туа. Хәзер ул интеллектуаль милек буларак җырның хуҗасы кем икәнлеген белә. Бу сорауның күтәреләсен чамалап, әлеге юридик фирма җитәкчесеннән: «Сезгә Ришат мәсьәләне уртага салып сөйләшик, хәл итик дип ничә тапкыр мөрәҗәгать итте», дип махсус сорадым. Бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән. Ел ярым бәхәс бара. Ул шул җыр белән бәйле бәхәсне матур итеп, цивилизацияле юл белән хәл итү турында бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән. Бу нәрсә дигән сүз? Бәлки, аңа шул җыр тирәсендә бәхәс куерту, кара пиар оештыру кызыктыр”, - диде продюсер.

Рифат Фәттахов "Бездә шигырьгә тулы хокук бар... Ә көе буенча тулы булмаган хокуклар", - дип белдерде. Ришат җырның көен көйләп йөри ала, әмма җырлый алмый булып чыга. Шул сәбәпле, Ришат Төхвәтуллин да проблемадан чыгу юлын тапкан. Ул “Тыңлачы, сандугач”ны үзгәртеп җырлый. Күрәсең, җыр тексты үзенә таныш булмау сәбәпле, ул кәгазьгә карап җырлый. 

   vk.com

Җырның оригиналь вариантын тәкъдим итә алмыйбыз - теләгәннәр аныYouTube каналыннан үзләре таба ала.

Җырчының директоры Эмиль яңа җыр текстының авторы Рәис Ханнанов икәнен әйтте. Укучыларга җыр текстларын чагыштырып карарга тәкъдим итәбез.

Илдар Юзеев шигыре, Рәис Ханнанов көе

Тыңлачы, сандугач

Тын калыйк, сөйләшмик,

Бу матур таңнарда.

Ни сөйли тибрәлеп,

Асыл кош талларда.

Кушымта.

Тыңлачы, сандугач

Серләрен көйли ич.

Ул минем хисләрне

Өздереп сөйли ич.

Тибрәлә йөрәгем,

Сандугач шикелле.

Оныт яр, кайгыңны,

Зарыңны, шигеңне.

Колак сал, асыл яр,

Илаһи бу моңга.

Мин шушы таңнарда

Әйләндем былбылга.

Йөрәккә асыл кош

Тик мәңге кунмастыр.

Шуннан да ак уйлар,

Саф хисләр булмастыр.

Рәис Ханнанов шигыре, Рәис Ханнанов көе

Тыңлачы, сандугач

Күл буе сандугач

Сайрыйдыр талларда.

Шуңа да яшь күңлем

Йокламый таңнарда.

Кушымта.

Тыңлачы, сандугач,

Үзәкне өзә ич.

Ул минем яшьлекне

Моңнарга күмә ич.

Ишет син, сөйгән яр,

Күзең ач, йоклама.

Шундый да эчкерсез

Татлы көй буламы?

Моңнарым язларда

Үрелеп назларга,

Былбылга әйләнеп

Ачылды таңнарда.

Күл буе сандугач

Син бит яшьлегем.

Күңелемә моң салып

Булдың киләчәгем.

Ришат Төхвәтуллинның концерт директоры Эмиль белән шул хакта сөйләштек.

- Тамашачыларга яңа вариант ошыймы?

- Тамашачының күбесе җырның көен тыңлый. Яңа вариантның сүзләрендә дә “сандугач” сүзе булгач, текстка артык игътибар итми. Ошый дип уйламыйм. Нәрсә диләр әле? “Беренче тәэсир һәрвакыт озакка хәтердә кала”. Әлбәттә, тамашачы җырның беренче сүзләрен көтә.

- Нигә Ришат Төхвәтуллин Илдар Юзеев язган сүзләр белән җырлый алмый?

- Рифат Фәттахов Илдар Юзеевның улы белән килешү төзегән. Сүзләре Ришатның үзендә булмагач, ул җырлый алмый.

- Белүебезчә, Рифат Фәттахов бу җырның сүзләрен юридик яктан сатып алырга тәкъдим иткән. Каян килеп чыкты бу бәхәс?

- Конфликт дип әйтмәс идем, күпсанлы сорауларны һәм проблемаларны суд хәл итә. Ә, гомумән, җыр популярлык казангач кына Рифат Фәттахов сүзләрен сатып алды. Баштан ук композитор Рәис абый Ханнанов бу җырны Ваһапов фондына (Рифат Фәттахов бу фондның җитәкчесе - ИТ) түгел, ә Ришатка бирде. Рәис абыйның Ваһапов фондында документлары бар дип уйламыйм. Ришат Төхвәтуллин Ваһапов фондына барганчы ук, ул җырны яздырып, эшкәртеп чыккан иде.

- Ришатның Илдар Юзеевның сүзләренә хокукларны сатып аласы килмиме?

- Җыр Ваһапов фондына кадәр яздырылган, тиешенчә эшкәртелгән иде. Хәзер сатып алу гадел булмас иде, минемчә. Һәр җырның үз гомере дигәндәй, хәзер инде аның вакыты үтте. Ришатның инде хәзер табадан төшкән яңа җырлары бар. Ришат “Тыңлачы, сандугач” җырын гомере буе җырлый алмый бит инде. 

Әлеге җырның шундый язмышы булуы бик аяныч. Илдар Юзеев та шигыренең мондый фаҗигале язмышы булыр дип уйламагандыр. Бу бәхәсне аңлашылмаучанлык дип әйтер идем. Әлбәттә, шагыйрьнең беренче сүзләре белән җырлый башлагач, Ришатка җырның төп нөсхәсе ошый. Әйтергә кирәк, соңгы өч елда “Тыңлачы, сандугач” җыры программага кермәде. Әбиләр: “Улым, соңгы тапкыр килдем концертыңа, җырла инде”, – дип елый. Ришат: “Апа, җырлый алмыйм”, дип әйтә алмый бит, “юк” дип тә әйтеп караганы булды, ләкин олы апалар тезләнергә тотына, елый башлыйлар. Шуңа күрә дә, ул җырларга мәҗбүр.

- “Тыңлачы, сандугач” татарның классик шагыйре – Илдар Юзеевның шигыре. Аны үзгәртеп җырлау әхлакый кануннарны бозуга, караклыкка керә дип санамыйсызмы?

- Үзгәртеп дип... Бу бит ирексездән эшләнгән чара. Композитор җырны язган икән, ул да бит тамашачыларның тыңлауларын тели. Рәис Ханнанов бик матур сүзләр язды, хәтта ул иҗат иткән сүзләр җырга күбрәк туры килә, минемчә. Җырны икенче, өченче кеше җырлап караса да, тамашачының күңелендә иң беренче булып башкарган җырчы исендә кала. Рәис абый баштан ук сүзләрен язган булса, бәлки, әйбәтрәк тә булган булыр иде. Халык ялварып сораганга күрә, ул, Бәләбәйдә әбиләрнең елаганнарын күрде дә, аптыраганнан Ришатка үзе яңа сүзләрне язып бирде. Кабатлап әйтәм, Ришат Төхвәтуллин Ваһапов фондыннан киткәннән соң, концерт программасына “Тыңлачы, сандугач” җыры беркайчан да кермәде. Хәзер инде суд процессы бара.


Рифат Фәттахов исә бу җырны башка җырчылар да башкарырга мөмкин дип саный. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100