Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зариповның "Татар җырында" кемгә бирелергә тиешле "Алтын барс"ны алганы билгеле булды

Фирдүс Тямаев Рифат Зариповның "Алтын барс" өчен күпме түләгәне белән кызыксына. Җырчы фикеренчә, хәзер Рифат Зарипов "Алтын барс" биргән кешегә өйләнергә тиеш.

news_top_970_100
Рифат Зариповның "Татар җырында" кемгә бирелергә тиешле "Алтын барс"ны алганы билгеле булды
Җырчы Рифат Зарипов быел беренче тапкыр "Татар җырында" катнашып, беренче "Алтын барс"ын алды. Әмма... Рифат Зарипов алган "Алтын барс" бөтенләй башка җырчыга бирелергә тиеш булган икән! Бу хакта танылган юмор остасы Рифат Зарипов "Интертат" хәбәрчесе белән әңгәмәдә үзе белдерде!  

Рифат Зарипов "Татар җырында" "Уникаль артист" дигән номинациядә җиңде. "Уникаль артист булу өчен нишләргә кирәк" дигән сорау биргәч кенә, бераз югалып калды.

- Ай, белмим инде... Мине шулай дип игълан итеп чыгардылар. Үзе алып та бара, үзе юморист та, үзе җырчы да, үзе биюче дә дигән булып... Шушы әйберләр керәдер инде уникальностька. Белмим.

"Лауреатлар арасында кем өчен җан атасың", дип сорагач, Рифат: "Дустым Фирдүс Тямаев өчен" дип белдерде. "Ә Фирдүс кем өчен җан ата" дигәч, "Минем өчендер" дигән өметен белдерде. Әңгәмәдә янәшәдә генә басып торган Фирдүс Тямаев кушылды. "Алла Пугачева өчен" дип, Рифатның өметен өзде. Рифат белән Фирдүс шаярышып алдылар.

- Алла Пугачева бүген юк, катнашмый. Килә алмады. Алла Пугачеваныкын миңа бирделәр, - диде Рифат, "Алтын барсын" күрсәтеп.
- Алла Пугачеваныкын алдыңмыни син? - дип сорады Фирдүс.
- Әйе!
- Син аңа күпме должен?
- Ул миңа должен! - диде Рифат.
- Должна! - дип, дустын төзәтте Фирдүс.

Фирдүс Рифатның Алла Пугачевага нәрсә тиеш икәнен дә ачыклый башлады. Аннары үзе үк уйлап та тапты: "Өйләнәсең була", - диде Фирдүс Рифатка.

Рифат Зарипов "Татар җырында" "Исеңдәме" җырын башкарды. Видеода ул җырны да карый аласыз!




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100