Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов Гөлсиринне магистратурада укытырга теләми: "Укуны Венера Ганиевада дәвам иттерүнең мәгьнәсен күрмим!"

Күптән түгел генә Гөлсирин Абдуллинаның югары уку йортын тәмамлап, зәңгәр диплом алуы хакында язган идек. Җырчының зәңгәр төстәге дипломы укучыларыбыз арасында шау-шу уятты. Гөлсириннең продюсеры да ризасызлык белдерде. "Шаккатмалы хәл, инде Гөлсирингә дә кызыл диплом бирмәгәч... Башкалар үпкәләмәсен, әмма Венера Ганиеваның быелгы чыгарылышы арасында профессиональ сәхнәдә иң зур уңышка ирешкәне Гөлсирин Абдуллина!" - диде Рифат әфәнде Фәттахов Интертатка.

news_top_970_100
Рифат Фәттахов Гөлсиринне магистратурада укытырга теләми:  "Укуны Венера Ганиевада дәвам иттерүнең мәгьнәсен күрмим!"

Инстаграмда бу язмага "Нигә Гөлсириннең дипломы зәңгәр?", "Укымаган, концерт куеп йөргән", "Сез инде күптән кызыл дипломлы - эстрадада!" - дип борчылып язучылар да булды. Гөлсиринне, музыкага кагылышы булмаган "Фәнни тикшеренү нигезләре" дигән фәннән 4ле куеп, кызыл дипломсыз калдыру дөрес адым булды микән? Әлеге сорау белән җырчы кызның остазы Ганиева Венера Әхәт кызына мөрәҗәгать иттек.

 - Минем дә зәңгәр диплом иде. Дипломың зәңгәрме синең, кызылмы - ул бит киләчәгеңне хәл итми. Бүгенге көндә минем 4 укучым да Ваһапов фондында договор төзеп хезмәттәшлек итәләр. Быел аларны бик күп гастрольләргә йөртте, эшләтте господин Фәттахов (сүз Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов турында - ред.), балаларның укырга йөрергә дә вакытлары калмады, шул исәптән Гөлсириннең дә. Гастрольләрдән кайткач дәрескә киләләр, тавышлары арып беткән була. Шул арыган тавышларны кире формага кертү бик зур тырышлык һәм җаваплылык сорый. Рифат әфәнде Ваһапов фондында хезмәттәшлек итү өчен җырчыларны нәкъ менә Мәдәният институтыннан сайлады, консерваториядән түгел. Әлбәттә, без аңа бик рәхмәтле һәм аның ышанычын акларга тырышабыз. Шулай да кызыл диплом алыр өчен бит көне-төне укырга, дәресләргә әзерләнергә, семинарларда чыгыш ясарга кирәк. Һәрхәлдә Гөлсирин җыр буенча бишле билгесе алды. Дәүләт имтиханнарын да, дипломын да бишлегә яклады. Шуңа күрә бер дә борчылмагыз: киләчәк, тормыш ул үзе бәя бирә, барысын да үз урынына куя. Иң мөһиме - Гөлсирин инде танылган һәм тамашачы, халык тарафыннан кабул ителгән җырчыбыз!

- Әйе, чыннан да быел минем концертлар күп булды, диде Гөлсирин, укытучысының сүзләрен раслап. - Шуңа да карамастан мин укуны ташламадым, тырыштым, концертлардан төнге өчтә кайтып, иртән укуга йөгерә идем, - дип сөйләде җырчы.

Моңарчы Гөлсирин гел 5легә генә укыган, кызыл дипломга барган. Бер укытучы белән уртак телгә килә алмау нәтиҗәсендә, соңгы ел имтиханында аңа 4ле куйганнар.

- "Фәнни тикшеренү нигезләре" дигән фәннән имтиханда 4ле алдым, шуның аркасында кызыл дипломсыз калдым. Имтиханны яңадан биреп, шул 4лене төзәтергә теләгән идем, рөхсәт итмәделәр. Әй, "кызыллыкта" гына мени соң эш? Зәңгәрме, кызылмы, иң мөһиме кулымда дипломым, янымда үзем яраткан һәм мине хөрмәт иткән тамашачым бар! - диде Гөлсирин Абдуллина.

Ә менә Гөлсириннең продюсеры Рифат әфәнде Фәттахов зәңгәр дилом белән килешми һәм әлеге мәсьәләгә бик четерекле карый.

- Башкалар үпкәләмәсен, әмма Венера Ганиеваның быелгы чыгарылышы арасында профессиональ сәхнәдә иң зур уңышка ирешкәне - Гөлсирин Абдуллина! Аны хәзер халык белә, аның үз тамашачысы формалашып килә. Ә ул моңа ничек иреште соң?! Әлбәттә, концертларда, гастрольләрдә күп йөреп. Сәхнә яшь җырчыны үстерә, шомарта. Ә безгә килгәндә ул студентлар, кызганыч ки, сәхнәгә чыгарга бөтенләй әзерлексез була. Сәхнә хәрәкәтләрен бөтенләй белмиләр, сөйләм культурасы турында инде әйткән дә юк. Безгә, профессиональ режиссерлар, профессиональ актерлар, профессиональ нәфис сүз осталары чакырып, бу яшьләр белән бик нык эшләргә туры килә. Бәлки, киләчәктә мәдәният институты да студентлар белән сыйфатлырак эшли башлар?!

"Ә Гөлсириннең дипломына килгәндә, әлбәттә, шаккатмалы хәл. Инде Гөлсирингә дә кызыл диплом бирмәгәч... - дип аптырый Фәттахов. - Әмма Гөлсирингә борчылырга кирәкми: кызыл дипломны аңа халык үзе бирәчәк! Мин моңа ышанам! Гөлсирин тырышып эшләсә, иҗат итсә, аның Зур җырчы булып үсәргә бөтен мөмкинлекләре бар. Һәм шул вакытта аның белән бөтенесе дә горурланачак. Шул ук мәдәният институты да, шул ук Венера Ганиева да. Вакыт һәркемне, һәрнәрсәне үз урынына куя!!

Рифат Фәттахов үз тормышыннан мисал китерде:

- Заманында, университетны тәмамлаганда, берничә фәннән 4 лем бар иде. Минем остазым Флорид Әхмәтович Әгьзамов (урыны оҗмахта булсын) мине: "Әйдә, яңадан тапшыр бу имтиханнарны, син практикада зур уңышларга ирештең, сиңа кызыл диплом бирәсе килә", дип, кат-кат үгетләде. Әмма мин - җүләр, имтиханнарны яңадан тапшырып йөрмәдем... Аның каравы, безнең остазларыбыз студентлар турында ничек кайгырткан, ничек борчылган икән! Рәхмәт аларга! - дип хәтирәләрен яңартты Рифат әфәнде.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Венера Ганиева Гөлсирингә алга таба укуын дәвам иттерү, белемнәрен үстерү өчен магистратурага укырга керергә тәкъдим ясаган. Тик Гөлсирин генә әлегә җавап бирергә ашыкмый.

- Магистратурада бары ике генә түләүсез урын бар. Шуның берсен мин Гөлсирингә тәкъдим иттем. Әлегә аннан җавап юк. Чөнки продюсерлары Рифат Фәттахов Гөлсириннең алга таба укуын дәвам иттерүенә каршы килә. Мин үз чиратымда Гөлсиринне концертларга, гастрольләргә чыгарып җибәрергә әзер һәм бер вакытта да каршы килгәнем булмады. Килешү буенча Ваһапов фондына Гөлсириннең тагын ике ел эшлисе калды. Алга таба аның ничек хәрәкәт итәсе Аллаһ кулында. Шуңа күрә, бушка югары белем алу мөмкинлеге булганда, аны кулдан ычкындырырга ярамый. Рифат Фаттаховның Гөлсиринне укытырга каршы килүе белән килешмим һәм моны законсыз рәвештә кеше хокукларын бозу дип саныйм! - диде Венера Ганиева.

Рифат Фәттахов үз чиратында Гөлсириннең магистратурага кереп, укуын алга таба дәвам иттерүенә ни өчен каршы икәнен әйтте:

- Гөлсириннең магистратурада укуына, әлбәттә, мин каршы килә алмыйм. Әмма соңрак. Аның магистратурада уку өчен әле 10 ел вакыты бар, ә бүген аңа җиң сызганып эшләргә, үзен сәхнәдә күрсәтергә кирәк. Чөнки вакыт бара, конкуренция бик зур. Аннары, дөресен әйткәндә, Венера Ганиевада укуны дәвам иттерүнең шәхсән мин үзем мәгьнәсен дә күрмим, - дип сөйләде Рифат әфәнде.

Гөлсирин остазы Венера Ганиеваның тәкъдимен кабул итеп, укуын алга таба дәвам итәрме, әллә продюсеры Рифат Фәттаховны тыңлап, бушлай укудан баш тартырмы? Әлегә ул өзеп кенә төгәл җавап бирмәде. Барысы да шушы атна эчендә хәл ителәчәк, диде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100